Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грейның концертында “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга мәҗбүр булганнар

Казанның Спорт сараенда иң популяр артист - Элвин Грейның концерты узды. Бию мәйданчыгы да, утыра торган урыннар да шыгрым тулы иде. Өч сәгать буе барган тамашада халык җырчы белән бергә җырлады да, биеде дә. Ләкин концерт тәмамланып, халык чыгар юлга юнәлгәч, күңелсез хәл килеп чыкты. Бер тамашачы (исемен Ләйсән диделәр)...

Казанның Спорт сараенда иң популяр артист - Элвин Грейның концерты узды. Бию мәйданчыгы да, утыра торган урыннар да шыгрым тулы иде. Өч сәгать буе барган тамашада халык җырчы белән бергә җырлады да, биеде дә.

Ләкин концерт тәмамланып, халык чыгар юлга юнәлгәч, күңелсез хәл килеп чыкты. Бер тамашачы (исемен Ләйсән диделәр) залдан коридорга чыга торган урында күпер ролен үтәүче "басма"дан чыкканда, аска егылып төште. Башы белән егылу сәбәпле, һушын җуйды. Бераздан аңына килде. Соңрак аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы хастаханәгә алып китте.

- Хәле авыр. Коса. Табиблар әлегә төгәл берни дә әйтмәде, бәлки, баш мие селкенгәндер. Тагын да куркынычрак хәл дә булуы мөмкин, диделәр, - диде Ләйсәннең иптәш кызы.
Ә без исә кызның сәламәтлегенә җитди зыян килмәгәндер дип өметләнеп, тизрәк савыгуын теләп калабыз.
Бу очракта җырчының гаебе юк, ләкин шулай да шундый зур залларда концерт куйганда, тамашачыларның куркынычсызлыгы мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирелсә иде.
http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев