Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Елына 146 млн кв.м торак төзелергә тиеш

ТР Хөкүмәте йортында аның рәислегендә "Торак төзү максатыннан федераль җир участокларын әйләнешкә кертү турында"гы киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды генераль директоры Денис Филиппов, Россия һәм Татарстанның министрлыклары һәм ведомстволары, эре төзелеш компанияләре җитәкчеләре катнашты.

"Россия Президенты Владимир Путин елына бер кешегә 1 кв.м чамасы торак төзергә кирәклеге турында әйтте. Безнең илдә 146 млн кеше яши", - диде Игорь Шувалов. Йорт салучылар фикеренчә, берничә ел элек җир булмау төп проблема булган", - диде ул. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фондын оештыру бу мәсьәләне чишәргә булышырга тиеш иде. Бүген мондый аерым структурага ихтыяҗ бетте, тиздән фонд эшчәнлеген туктатачак, диде ул.

"2008-2015 елларда Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды ярдәме белән 38 мең 150 га җир әйләнешкә кертелгән, - дип билгеләп үтте Денис Филиппов. Аның 22 мең 275 га фонд өчен сатуга җәлеп ителсә, тагын 15 мең 700 га күп балалы гаиләләргә җир бирү өчен РФ субъектларына тапшырдылар.

Җир участокларын җәлеп итү процессында кыенлыклар туды. Шулай итеп, төбәкләргә бирелгән җир участокларының бары тик биштән бер өлеше генә кулланылган. 2500 га - 180 участок торак төзү өчен яраксыз булу сәбәпле, федераль идарәгә кайтарылачак.

Җир хуҗалары - оешмаларның һәм учреждениеләрнең каршы килүе дә кыенлыклар тудыра. Мондый участокларның бер өлеше бөтенләй файдаланылмый, яки чүп-чар белән тулган. Бик аз өлешендә генә җиргә хокуклылар инвестицион программалар буенча торак төзи. Кагыйдә буларак, хокук бозып төзелеш алып баралар. Үз хезмәткәрләре өчен дип төзелгән йорттагы фатирларның күбесе ирекле базарга куела. Болай булырга тиеш түгел, диде Денис Филиппов.

Татарстан бу өлкәдә аерылып тора. "Татарстанда җир участоклары нәтиҗәле кулланыла. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды аша 8 проект чынга ашырылган. 300 гектардан артык җирдә төзелеш эшләре бара. Татарстан алымнары РФ нең субъектларындагыдан сизелерлек аерылып тора. Алар нәтиҗәле", - дип билгеләп үтте Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев