Шəhри Чаллы

Энҗе Шиһапова: «Артист режиссер кулында пластилин булса, роль уңышлы чыга»

Чаллы татар Дәүләт драма театры артисты, республиканың Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Энҗе Шиһапова гыйнвар аенда дуслары, остазлары, хезмәттәшләре белән үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аны «театрның энҗесе» дип йөртәләр. Энҗе – күпкырлы талант иясе: педагог, оста машина йөртүче, бакчачы, уңган хуҗабикә, курчаклар тегүче, тугры дус. Гомеренең истәлекле көне алдыннан без яраткан артистыбыз белән әңгәмә корып, тормышындагы кайбер мизгелләрне барлап алырга булдык.

– Әти-әнигез исем кушканда, сезне татар театрының энҗесе булыр дип күз алдына да китермәгәндер? Сәнгать юлын сайлавыгызга кемнәр сәбәпче булды?
– Тумышым белән мин Түбән Кама шәһәреннән. Әнием дусты хөрмәтенә Энҗе исеме кушкан. Шуның өчен әле миңа 3 литр бал да бүләк иткәннәр...  Без  – татар телен мәктәптә, факультативларда гына өйрәнгән кешеләр. Ә каникулларны Апас районының Әлмәндәр һәм Зур Күккүз авылларында дәү әни, дәү әтиләрдә үткәрдек. Авыл баласына хас эшләрне башкарып, татар мохитендә тәрбияләнеп үстек. Туган телебезне, мәдәниятебезне яратуыбыз, милли традицияләрне хөрмәтләвебез, туганнарны кадерли белүебез барысы да – гаилә тәрбиясе нәтиҗәсе. 
Дәү әниле, дәү әтиле балачагымны бик сагынам, чөнки минем бүгенге уңышымда аларның роле дә бик зур. Дәү әнием китаплар, пьесалар укырга һәм спектакльләр карарга бик яратты. Авылыбызга театр килсә, дәү әтиебез йоклагач, дәү әни белән клубка спектакльләргә йөри идек. Тәнәфестә, аның йоклавын тикшергәч, янәдән кулбка йөгерә идек. Театр артистлары еш кына безгә кереп кунып та чыгалар иде. Әтием Фрунзе үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан кеше, әнием җырлар яратса да, оялчан, тыйнак булганга бер дә сәхнәгә чыкмаган. Ә мин әти кебек хисле, телгә оста. Хәтеремдә: татар теле укытучысы Мәрьям Закирова мине Тукай һәйкәле янында халык алдында татарча шигырьләр сөйләтте. Шул чакларда күңелемдә артист булам дигән яшерен хыял тугандыр да, мөгаен. Мин аны сыйныфташ кызга дә әйткән булганмын. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, ул: «Казан театр училищесы абитуриентлар җыя» дигән игълан күргән дә миңа әйтте. Мин тәвәккәлләдем дә, шунда укырга кердем. Остазларым Асия Хәйруллина, Илдар Хәйруллин, Рәүф Нуриев, Әмир Камалиев безне актерлык осталыгына, сәхнә теленә өйрәттеләр. Уку йортын тәмамлап, Чаллы татар Дәүләт драма театрына эшкә кайттым.
– Хыялларыгыз тормышка аштымы? 
– Аллаһка шөкер, коллективның 30 елга сузылган иң зур хыялы тормышка ашты: театрыбыз заманча, яңа бинага күчте. Шәхсән үзем Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә уйнарга теләгән идем. Анда Тәңкәбикә ролен башкардым. Бу минем иҗади эшчәнлегемдә аерым урын били торган роль, биеклек. Студент вакытымда «Кыйссаи Йосыф» спектаклендә уйныйсым килү хыялына режиссер Ринат Әюпов ирештерде. Ул бу спектакльне Чаллы татар Дәүләт драма театрында сәхнәләштереп, миңа Зөләйха ролен бирде. 
– Сезне режиссер Фаил Ибраһимовның яраткан артисткасы диләр?
– Бәхетле артистка иткәне өчен, мин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимовка рәхмәтле. Ул талантлы режиссер булуы өстенә, бик оста психолог та әле. Персонажларның холкын ачып бирә белә. Мин театр сәхнәсендә беренче тапкыр «Су буенда учак яна» спектаклендә Римманы уйнадым. Аннан соңгы рольләрем дә тамашачылар күңелендә үз урынын тапты дип уйлыйм. «Гашыйклар тавы» спектаклендәге Мөнирә дә гомерем буена мине озатып бара. Репертуардан төшсә дә, ул телевидение фондында саклана. Гомумән, Фаил Мирзоевич белән куелган һәр спектакль үзенең тамашачысын тапты. 
– Рольнең уңышлы килеп чыгу сере нидән гыйбарәт? 
– Театр артисты режиссер өчен ачык булырга, белемгә, яңалыкка омтылырга тиеш. Артист режиссер кулында пластилин булса, роль уңышлы чыга. Быелгы сезондагы «Капка» спектаклендәге ана роле дә бик яхшы килеп чыкты. Чөнки яшь булуына да карамастан, сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов рольне аңлата белә, нигезен дөрес төзи. Шунлыктан эшебез нәтиҗәле бара, тамашачыларны яңа сезонда 4 премьера белән сөендердек инде. 
– Телесериалга төшү теләге юкмы?
–  Аллаһка шөкер, ул хыялым да тормышка ашты. 2021 елның җәендә хезмәттәшләрем Чулпан Казанлы, Марсель Мөсәвиров һәм мин «Кайда син?» дигән телесериалда төштек. Яңа ел бәйрәмнәрендә аны телевизордан күрсәттеләр. 
– Белгәнемчә, сез әле «Тылсым» театр түгәрәгендә дә эшлисез.
– Әйе, дустым Чулпан Садыйкова белән, 2нче гимназиядә театр түгәрәге алып барабыз. Күпчелекне кызлар тәшкил иткән театр түгәрәге өчен пьесалар табу авыр булса да, без татарча спектакльләр генә куябыз. Яисә тәрҗемә әсәрләрне кулланабыз. Шунысы кызык: иң оялчан, тыйнак балалар артист булырга хыяллана. Берничә елдан алар остаралар, иҗади яктан үсәләр. Кечкенә артистларыбыз белән хәтта Халыкара бәйгеләрдә дә җиңүләр яуладык инде. 
– Дусларыгыз күпме?
– Аллаһка шөкер, җитәрлек. Дусларым арасында үземнән 8-9 яшькә өлкәнрәкләр дә бар. Миңа алар белән рәхәт. Татарстанның халык артистлары Булат абый, Гөлүсә апалар белән аралашкач, мин картлыгымнан курыкмыйм. Алар кебек зирәк, тырыш, актив буласым килә. Яшьләр белән аралашу исә позитив энергия бирә. Мин аларның талантына, тырышлыгына сокланам, алардан көнләшмим. Бүгенге яшьләр заман белән бергә атлый, алар интернет аша халыкара театр алымнарын беләләр. Бездә төрле яшьтәге артистлар эшли. Сәнгать җитәкчебез барлык буын вәкилләрен берләштереп, коллективны дус, тату гаилә итеп күрәсе килгәндер, мөгаен. Олег Кинҗәгулов җитәкчелегендәге театрыбызның киләчәге якты булыр дип өметләнәм. Киләчәктә үзебездә Аяз Гыйләҗев исемендәге театр фестивале уздырырга кирәк дип саныйм. 
– Энҗе – сез талантлы актриса, балаларның яраткан укытучысы, кадерле әни һәм яраткан әби... 
– Тормышымның һәр мизгеле минем өчен бүләк. Яраткан эшем, хөрмәтле тамашачыларым, күпләр кызыгырлык үрнәк, дус, тату гаиләм бар. Оныгым Ренатага карата мәхәббәтем галәм кебек чиксез. Аллаһы Тәгаләдән гаиләмне ташлама, аны якла, дип сорыйм. Вакыты җитеп, кызым оныгыма энекәш яисә сеңел алып кайтсын иде, чөнки балалар күбрәк булган саен рәхәт икән. Дәү әни булу мине яшәртте, тормышка карашымны үзгәртте. 
– Юбилеегызга нинди бүләкләр көтәсез?
– «Һәр мизгеле... бүләк» дип исемләнгән юбилей кичәсе 28 гыйнварда туган көнемдә булачак. Спектакльләрдән өзекләр, Равил Галиев, Виталий Агапов, Инзилә Сәлимова һәм башкаларның матур җырларыннан, котлаулардан торган иҗат кичәмне үзем теләгәнчә, матур итеп уздырсак – минем өчен иң зур бүләк шул булачак.

 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: