Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Энҗе Шиһапова: “Шекспир драмасында уйныйсым килә” (27 март – Халыкара театр көне)

Театр - сихри дөнья. Биредә эшләү фидакарьлек һәм иҗади эзләнүләр таләп итә. Татар театрлары артистларының хезмәте бигрәк тә җаваплы. Алар татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны, туган телебезне саклауга зур өлеш кертәләр. Шөкер, Чаллы татар дәүләт драма театрында милләтебез горурлыгы булган шәхесләр шактый. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия...

Театр - сихри дөнья. Биредә эшләү фидакарьлек һәм иҗади эзләнүләр таләп итә. Татар театрлары артистларының хезмәте бигрәк тә җаваплы. Алар татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны, туган телебезне саклауга зур өлеш кертәләр. Шөкер, Чаллы татар дәүләт драма театрында милләтебез горурлыгы булган шәхесләр шактый. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Энҗе Шиһапова да бар. Ул театр репертуарындагы бик күп спектакльләрдә уйный. Тамашачы аны Айгөл, Мөнирә, Зөләйха, Гайшә, Галия, Мария Александровна һәм башка рольләре өчен яратты, үз итте. Халыкара театр көне алдыннан яраткан артистыбыз Энҗе Шиһапова белән очраштык.

- Сез - Түбән Кама кызы. Мәктәптә яхшы укыгансыз. Укытучылар тырыш укучысын башка өлкәдә күрергә дә теләгәндер. Әмма театр училищесына кергәнсез. Сәнгатькә нәрсә җәлеп итте?

- Һәр кыз бала артист булырга хыялланадыр. Ә сәнгатьне ярату гаиләдән килә. Әнием Алсинә студент вакытында Г.Камал театрының бөтен спектакльләрен дә карап барган. Әтием Фрунзе үзешчән сәнгатькә йөргән. Дәү әнием Хәлимә пьесалар укып, театр белән "җенләнгән". Авылга театр килсә, артистларны һәрвакыт аңа кунарга керткәннәр. Мин дә спектакльләргә йөрергә яратам.

Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә йөреп, җырларга, биергә, баянда уйнарга өйрәндем. Татар теле укытучысы Мәрьям Заһидуллина миңа сәнгать юлыннан китәргә киңәш бирде. Хәзер ул мин уйнаган спектакльләрне карап бара. Рәхмәт аңа.

- Училищега кергәндә, Л.Толстойның "Война и мир" романыннан өзек укып, рус төркемен сайларга җыенгансыз. Хәзер татар театрында эшләвегезгә үкенмисезме?

- Имтихан нәтиҗәләрен белергә баргач, үземне кабул ителүчеләр арасында тапмадым. Баксаң, мине татар бүлегенә алганнар икән. Ул вакытта татарчам чамалы иде. Шуңа күрә Апас районы авылларында яшәүче әбиләрем янына кайтып, татар телен ныклап өйрәндем. Училищеда Илдар Хәйруллин, Әмир Камалиевлар укытты. Хәзер татар театрында эшләвемә бер дә үкенмим. Тик татар артистлары татар әдәбияты белән беррәттән, рус һәм чит ил әдәбияты белән дә кызыксынырга тиеш, дип уйлыйм.

- Училищедан соң Г.Камал театрында эшкә калу мөмкинлеге булмадымы?

- Без училищены тәмамлаган елны Камал театрына Мәскәүдән щепкинчылар кайтып төште. Илдар Хәйруллин безне үзе эшли торган театрда калдырырга теләсә дә, башкалар кыстамады. Шул вакытта Чаллыдан режиссер Фаил Ибраһимов килеп, шәһәрдә яңа татар театры ачабыз, аның киләчәге өметле дип, Илсөяр Хакова белән мине үзләренә чакырды. Аллага шөкер, биредә мин бәхетле артистка булдым, беркайчан да рольсез тормадым. Фәнәвил Галиевның "Су буенда учак яна" спектаклендәге гашыйк кыз Римма белән башланган иҗат юлым уңышлы булды. Аннан соң тамашачы күңелендә урын алган уйландыра торган бик күп рольләрдә уйнадым.

- Сезнең Антон Чеховның "Дядя Ваня" әсәрендә уйнарга дигән хыялыгыз тормышка ашты. Театр тәнкыйтьчеләре югары бәяләгән бу спектакль тамашачылар арасында каршылыклы фикерләр тудырды.

- Сүз дә юк, Чехов белән тамашачыларны театрга китереп булмый. Ә "Дядя Ваня"ны сәхнәгә кую - театр өчен тәҗрибә, артистлар өчен мәктәп. Ул - репертуарыбызның бизәге. Чехов әсәре бүген дә актуальлеген югалтмый, шуңа күрә мин аны мәктәп укучыларына күрсәтер идем.

- Соңгы елларда Чаллы татар дәүләт драма театры репертуарында халык ярата торган спектакльләр барлыкка килде. Уңышның сере нидә?

- "Гашыйклар тавы" 1991 елдан бирле бара, чөнки Илдар Юзеевның һәр сүзе йөрәккә үтеп керә. Вәсим Әхмәтшин ясаган музыкаль бизәлеш тә бик матур. "Ике хуҗаның хезмәтчесе"н дә тамашачылар бик җылы кабул итте. Хәзер "Язмыш сынавы" тулы заллар җыя. Аны Зифа Кадыйрова иҗатын яратучылар карый. Шунысы сөенечле, кешеләр китап укыйлар әле. Уңышка ирешү күп нәрсәгә бәйле. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы"н сәхнәләштерер алдыннан, сәнгать советында мин җитди режиссер кирәк, дигән идем. Шөкер, остазым, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин белән эшләү барыбыз өчен дә рәхәт булды. Без һәр репетицияне көтеп алып, яратып эшләдек. Драмада артистлар составы да көчле. Остазым куйган спектакльдә уйнау миндә җаваплылыкны тагын да арттырды, яшьләргә үрнәк буласым килде. Шөкер, ролемне тамашачылар яратты. Бу драмада төп герой Әлфияне Индира Маликова бик оста уйнады. "Язмыш сынавы"ның уңышы нигезендә Зифа Кадыйрованың исеме булуы, режиссер, композитор, рәссам эше һәм артистлар рольләренең тәңгәл килүе тора. Тамашачы гади, җырлары истә калырлык, сүзләре үтемле булган спектакльләрне ярата бит.

- Кызыгыз Диана Сезнең иҗатка карата нинди фикердә?

- Театр - ул минем гаиләм. Кызым шунда үсте. Ул минем иҗатымны ярата. Өч яшендә "Зөләйха" спектаклен ахырына кадәр карады. Диана зур инде, ул КФУның 3нче курс студенты.

- Сез нинди девиз белән яшисез?

- Әнием: "Кызым, алынгансың икән, ахырына кадәр җит, туктап калма", - дия иде. Мин шул девизга тугры булып, алдыма куйган максатыма ирешергә тырышам.

- Энҗе, артист булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

- Песиләр яратам, бәлки ветеринария табибы булыр идем. Укытучы һөнәре дә бик ошый. Хәзер дә балалар белән эшләргә, киләчәк буында үз һөнәремә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

- Һөнәри бәйрәм уңаеннан, үзегезгә һәм хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?

- Театрдагы барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Иҗади уңышлар, һөнәребезгә тугры калуларын телим. Театрдан тамашачылар өзелмәсен. Кызыклы шәхесләр белән берлектә яңа проектларны тормышка ашырырга насыйп булсын. Үземнең Шекспир драмасында уйныйсым килә. Еллар узса да, Шекспир әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Заманча итеп куйсаң, матур спектакль булачак. Татар театрлары эзләнергә, заман белән бергә атларга тиешләр. Тик һәр нәрсәдә чама хисен югалтмаска кирәк. Алтын урталыкны табып иҗат итсәк, тамашачылар да, иҗат коллективлары да отачак.

- Без, "Шәһри Чаллы" редакциясе хезмәткәрләре, татар дәүләт драма театры коллективын Халыкара театр көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Спектакльләргә тамашачылар зал тутырып йөрсен!

Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев