Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Энергосбыт” хезмәткәрләренә 167 мең сум күчергән

“Смс белән заявка номеры килергә тиеш, шуны әйтегез”, - дип сораганнар.

67 яшьлек шәһәрдәшебезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, үзләрен “Энергосбыт” хезмәткәрләре дип атаганнар. Шалтыратучылар электр исәпләү җайланмаларын алмаштырырга кирәклеген әйткәннәр. “Смс белән заявка номеры килергә тиеш, шуны әйтегез”, - дип сораганнар. Шәһәрдәшебез мошенниклар тозагына эләккәнне аңламыйча, кодны хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, шәхси мәгълүматларга юл ачып, банк счетындагы 167 мең сумыннан колак каккан. 
Хатын-кыз балансында акча югалганын аңлагач полициягә шалтыраткан. Җинаять матдәсе буенча, зыян кылучыга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Гүзәл Шиһапова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев