Җенси тәрбия туганнан үк башлана
Ничә яшьтән малайларны әтисе, ә кызларны әнисе юындыра башларга тиеш? Табиблар җавап бирде.
Чаллыда «Ата-аналар өчен университет» дип аталган шәһәр программасы кысаларында атна саен очрашулар үтә. Беренче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узучы әлеге чараларда төрле белгечләр – психологлар, табиблар ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Чираттагы лекциядә табиб-гинеколог-эндокринолог Светлана Хвостанцева һәм уролог-андролог Рашад Насибов чыгыш ясады. Алар җенси тәрбия, малайлар һәм кызларның сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте.
– Җенси тәрбия кайчан башланырга тиеш?
Светлана Хвостанцева:
– Бала туганнан соң. Ул әти-әниләрнең үз-үзен тотышыннан ук башлана. Әйтик, малайларга ирек бирү, холыксызлануларын да аңлау, кызларга йомшак, назлы булу өчен шартлар булдыру кирәк. Малайлар ипле, тәртипле, тыңлаучан була алмый. Билгеле, бу – өлкәннәр өчен бик уңайлы, тик бу аның табигатенә каршы килә. Исегездә тотыгыз, ул булачак ир-ат, әти.
– Ничә яшьтән малайларны әтисе, ә кызларны әнисе юындыра башларга тиеш?
Рашад Насибов:
– 3 яшьтән. Бу киләчәктә җенси идентификация (үз җенесеңне кабул итү) белән бәйле проблемалар булмасын өчен мөһим. Әтисе булмаган очракта, малай кешене абыйсы, бабасы, өлкән туганы аңа дөрес итеп юыну тәртибен күрсәтсен.
– Кыз баланы нәрсә белән юындырырга?
Светлана Хвостанцева:
– Бары тик су белән. Яңа туган сабыйларның җенес органнарында җыелган биз сыекчасын (секрет) стериль май тамызылган мамык белән чистартабыз.
– Малайларның җенес органы башындагы тирене (крайняя плоть) ничек карап торырга?
Рашад Насибов:
– Балага кече йомышын үтәгән вакытта бу урынны сак кына ачарга өйрәтергә кирәк. Сабыйларны, аеруча яңа туган балаларның җенес органнарын сабын белән юарга ярамый. Бары су кулланыгыз. Чөнки тире җыерылган урында сабын калса, термик пешүгә, бу үз чиратында травмага китерергә мөмкин.
– Сөннәткә утырту турында сөйләгез әле. Ясатыргамы-юкмы? Ясаткан очракта кайчан?
Рашад Насибов:
– Фәнни тел белән әйткәндә бу – операция. Әгәр аны дини күзлектән ясатасыз икән, сабый вакытны сайлау яхшырак. Шушы өлкәдә эшләүче белгеч белән киңәшләшегез, чөнки беренчедән һәр баланы индивидуаль карарга кирәк, икенчедән төрле яшьтә бу операциянең дә, анестизиянең дә үзенчәлекләре төрле. Куркынычсызлык турында сүз бара икән, кайсы яшьтә ясатудан бигрәк хирургның профессионал булуы мөһим. Шуны да истә тотыгыз: заманча таләпләр буенча балаларга барлык операцияләр дә наркоз белән ясала.
– Җенси өлгерү билгеләре кайчан күренә башларга тиеш?
Светлана Хвостанцева:
– Кызларның 6-7 яшьтә күкрәкләре үсә башласа, бу – иртә. Табибка барырга киңәш итәм. Күрем башлану вакыты хәзер 11 яшьтән алып 15 яшькәчә норма. Әгәр 9 яшьтә күреме башланган кызны әнисе гинекологка күрсәтсә, бу инде соң була. Чөнки, гадәттә, моңарчы икенчел җенси өлгерү билгеләре, әйтик, култык астындагы чәчләр күренә башлый. Шул вакытта ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 9 яшьтә дә күремне туктатырга була, табиб уколлар билгели, тик бу инде әниләрне борчуга сала. Күрем иртә килгән очракта кызларның буе үсми.
Рашад Насибов:
– Малайларда җенси өлгерү 11-13 яшьләрдә башлана. Улыгызның тәнендә төкләр чыгу, тавышы үзгәрү, мускуллары артуга игътибар итәргә була. Тик малайларда иртә түгел, соң өлгерү куркынычы бар. Әгәр 14-15 яшьтә дә шушы билгеләр күзәтелмәсә, табибка күренергә кирәк.
– Балалар җенес органнарын тоткаласа, бу куркынычмы?
Рашад Насибов:
– Юк. Бу нормаль күренеш. Җенес әгъзасын тотуны тыярга ярамый, бу киләчәктә психологик проблемаларга китерергә мөмкин. Кайбер ата-аналар кул белән кагылуны мастурбация дип уйлый, бу алай түгел. Малайларны моның өчен ачуланырга, куркытырга кирәкми.
Светлана Хвостанцева:
– Кызларга килгәндә дә шундый ук киңәшләр. Җенес әгъзалары безнең тәнебезнең бер өлеше. Борынын, колагын тотса, бернинди начарлыгын күрмибез ич. Әгәр бик еш тоткаласа, баладан сорашыгыз, аны бер нәрсә дә борчымыймы, юынганмы? Шул җитә.
– Бала белән кайчан табибка күренү яхшырак?
Светлана Хвостанцева:
– 3 яшьтә, проблемалар булмаса 5-6 яшьтә күренү яхшы. 8-10 яшьлек кызларны гинеколог белән таныштырырга киңәш итәм, чөнки бу вакытта инде икенчел җенси билгеләр күренә башлый. Аннары 14-15 яшьтә.
Тагын бер мөһим мәгълүмат – балаларны җенси органнарын үз исемнәре белән атарга өйрәтегез. Практикада шундый очрак булганы бар. Кыз баланың әгъзасын әнисе «кәнфит» дип атаган. Чит ир-ат кыздан кәнфит бирүен сорагач, ул нишләгән дип уйлыйсыз? Атамалардагы буталчык киләчәктә төрле куркыныч очракларга юл куярга мөмкин. Дөрес атама кызларда – «вагина», малайларда – «пенис».
– Ир-атларның төп җенес гормоны булган тестостерон дәрәҗәсе (күләме) түбәнәюнең нинди билгеләре бар?
Рашад Насибов:
– Ир-ат организмындагы бик күп функцияләр нәкъ менә тестостерон белән бәйле. Бу гормон кимүнең иң беренче билгесе – либидо, ягъни җенси кызыксыну кимү. Шунысы да кызыклы, гадәттә, хатын-кызлар белән кызыксынмаган ир-атларның эче үсә диләр. Чынлыкта, май катламы кимрәк ир-атларда тестостерон дәрәҗәсе дә кимрәк. Чөнки җенес гормоннары синтезы нәкъ менә май күзәнәкләрендә бара. Бу хатын-кызларда да шулай. Артык ябык хатын-кызларга балага узу авыррак. Тик, билгеле, май да чама белән булырга тиеш. Эмоциональ проблемалар, сидек юлларындагы авырулар да тестостерон кимү билгесе булырга мөмкин.
– Бала таба алмау проблемасы белән табибка мөрәҗәгать итүчеләр андрологта дәвалануның бик озакка сузылуын әйтә. Бу нәрсә белән бәйле?
Рашад Насибов:
– Беренчедән, проблеманың сәбәпләрен ачыклау өчен вакыт кирәк. Аннары, әйтик, процессның бактерияләр катнашында барганлыгын белгән очракта антибактериаль дәвалану билгеләнә. Аның вакыты 6 атна. Простатаның үзәгенә дарулар озак керә, бу аның төзелеше белән бәйле.
– Спермограмма ир-егетнең әти була алуы күрсәткечеме?
Рашад Насибов:
– Кызганычка каршы, спермограммасы яхшы булган ир-егетләрнең дә еш кына әти була алмавы ачыклана. Ягъни бу 100 процент гарантия бирә торган анализ түгел. Хәзер генетик тикшеренүләр узарга, мәни (сперматозоидларның) ДНК анализын ясатырга мөмкин.
– Паротит белән авырган малайлар соңыннан әти була алмый диләр, бу чыннан да шулаймы?
Рашад Насибов:
– Паротит чыннан да еш кына баласызлыкка китерә. Чөнки бу авыру вакытында мәни (сперматозоидлар) эшләп чыгара торган күзәнәкләр үләргә мөмкин. Шулай да пациентның сәламәтлеге ничек дәвалануга бәйле. Вакытында башланганмы ул, дөрес препаратлар кулланганмы?
– Кызлардагы поликистоз киләчәктә аларның балага уза алуына тәэсир итәме?
Светлана Хвостанцева:
– Поликистоз – ул овуляциянең һәр айны булмавы. Бу – вакытлыча, үтә торган процесс. Шуңа күрем башланганнан соң беренче 8 елда андый диагноз гомумән куелмый. Әгәр кыз бала артык ябык түгел, дөрес туклана, витаминнар кабул итә икән, борчылырга урын юк. Шулай да күрем даими булмаса, табибка күренергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев