Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эше дә, гаиләсе дә – горурлыгы

«Татэнерго» АҖ» филиалының «Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесендә үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы намуслы хезмәткәрләр шактый. Шуларның берсе слесарь Рәфикъ Гомәров.

«Татэнерго» АҖ» филиалының «Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесендә үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы намуслы хезмәткәрләр шактый. Предприятиенең матбугат хезмәтендә эшләүче Ләйсән Ханова: «Энергетиклар көненә Рәфикъ Гомәров турында газетага языгыз әле. Ул бездә күптәннән эшли», – дигәч, бу эшкә теләп алындым. Беренчедән, Рәфикъ Гомәрович биредә 38 ел эшли, икенчедән, ул шәһәребезгә талантлы, зыялы, чын татар егете үстергән әти дә. Сүзем газетабызның дусты, «Пятачок»ларыбызның алыштыргысыз алып баручысы Илнур Гомәровның әтисе турында. 

Рәфикъ абый Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туып-үскән. Яшьтәшләре кебек үк мәктәптә укыган, армия сафларында хезмәт иткән. Армиядән кайтып, икенче көнне үк шабашкага чыгып киткән. Татарстанның төрле төбәкләрендә төзелештә, башка шундый эшләрдә эшләгән. Нинди эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарганга гел хөрмәттә булган.

1986 елдан ул язмышын Чаллы һәм «Татэнерго» АҖ филиалының «Чаллы җылылык челтәрләре» (ул вакытта исеме ПТС булган) предприятиесе белән бәйли. Слесарь булып эшкә урнаша. Ул чакта уллары Илнурга алты ай чамасы гына була. Предприятиедән башта бер бүлмәле, кызлары Рузилә тугач өч бүлмәле фатир, аннары балалар бакчасыннан урын да бирәләр. 

– Ул чакта һәр йортка 4әр торба тоташа иде. Торбалар бик тиз сафтан чыга, шунлыктан шартлау, ярылулар еш була иде. Көненә 3-4 чокыр казый, парлы, җылы чокырларда эшләп, салкынга чыга идек. Гадәттә торбалар шартлау бәйрәм көннәрендә, я концертта чакларда була. Туган көнемдә кунакларны ташлап китәргә дә туры килгәне бар. Эшең шул булгач, җырлап утырып булмый, авария урынына торып чабасың. Бу рәхәт нәрсә түгел, хезмәтемне яратканга, кешеләрдән рәхмәт ишетеп торганга эшемнән китмәдем. Хәзер инде ел саен торбаларны заманча технологияләр, сыйфатлы материаллар белән ремонтлыйлар. Торбалары да, техника да яхшы. Күп нәрсәне автомат «күзәтеп» тора». Аллаһка шөкер, гадәттән тыш хәлләр, аварияләр сирәк була. Без күбрәк предприятие карамагындагы коеларны, краннарны, башка әйберләрне контрольдә тотабыз. Авария булса, шунда барабыз, – дип сөйли Рәфикъ абый үз эше турында. 

Чыннан да, элеккеге эш белән хәзергесе җир белән күк арасы. Хәзер җылылык һәм су торбаларының торышын предприятиенең Казандагы төп офисында компьютердан операторлар күзәтеп тора. Алардан сигнал килсә, слесарьларга авария булган урынга барып, торбаны төзәтәсе генә кала. Рәфикъ абый эшеннән зарланмый. «Җитәкчеләребез хезмәткәрләр өчен барлык шартларны тудыра. Хезмәт хакы лаеклы. Ел саен санаторийга бушлай юллама бирәләр. Аллаһка шөкер», – ди ул. 

Рәфикъ абый эшендә генә түгел, гаиләсендә дә хөрмәтле кеше. Ул улы Илнур беренче сыйныфка укырга кергәч хатыны Гөлсинәне эштән туктаткан. «Балалар тегендә-монда йөрмәсен, музыка мәктәбенә, түгәрәкләргә йөрт дип, үзем ике-өч урында эшләдем. Балаларыбызны кулларыннан җитәкләп йөрттек. Хәзер уңышларына сөенеп туя алмыйбыз», – дип ул үзеннән-үзе балалары турында сөйләүгә күчте.

 Үзе гармунда, баянда оста уйнаган әти малае Илнурны да 2нче музыка мәктәбенә йөртә. Аннары Гөлсинәсе җырга гашыйк улын «Сердәш», «Җәүһәр» ансамбльләренә алып бара. Балаларның буш вакытлары бер дә булмый, аңа карап алар мәктәптә дә, югары уку йортларында да начар укымыйлар. Илнур «Калкан» лицеен да, институтны да кызыл дипломга тәмамлый. 

Җәйләрен балалары каникулны авылда печән чабып, чүп утап, әби-бабайларына булышып үткәрәләр. Илнур исә авылдашы Иркә белән бергә җырлап та йөри. Авылны, җирне ярату үзенекен итә. Гомәровлар ЗЯБ бистәсенең Рябинушка бистәсендә үз йортларын төзергә карар кылалар. Йортның бүрәнәләрен генә кешедән өйдерәләр, калган бар эшне Рәфикъ абый улы Илнур белән бергәләп башкара. Тавык, казлар үстерәләр, яшелчә, бәрәңге утырталар. Өйләрендә попугай, аквариум бар. Өйдәге барлык эшләргә хәзер оныклары Туфан белән Рифат та кушыла. 

Рәфикъ абый сүз саен Аллаһка шөкер дип, тормыштан канәгатьлеген белдерә.

– Эшемнән дә, хатынымнан да уңдым. Балаларыбыз акыллы, тәртипле булып үстеләр. Икесе дә милләтебезгә хезмәт итәләр. Илнур Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә иреште, Чаллының дәрәҗәле алып баручысы. (Илнур бүгенге уңышлары өчен әти-әнисенә рәхмәтле.) Кызым Рузилә – Чаллы татар дәүләт драма театрында баш администратор. Оныкларыбызга да күз тидерерлек түгел. Икесе дә әтиләре укыган мәктәпкә, музыка мәктәбенең баян классына, педагог Владислав Лычакка йөриләр, җырлыйлар. Әтиләре догалар өйрәтте. Дүртенче сыйныфта укучы Туфаныбыз әтисе белән җомга намазына йөри. Ел саен корбан чалып, аш уздырабыз. Барыбыз бергәләп дус-тату яшибез. Әти-әниләре эштә булгач, оныкларыбызны мәктәп, түгәрәкләргә, төрле чараларга йөртәбез, – ди бәхетле әти, яраткан бабай. 

Уллары Илнур ел саен берәр чит илгә юллама алып бирә. «Без оныкларыбызны беркайчан да үзебездән калдырмыйбыз, әти-әниләрен ял иттерәбез. Машина белән Кабардино-Балкариягә, Дагыстанга да бардык. Сәламәтлек барында балаларга күбрәк ярдәм итәсебез килә», – ди Рәфикъ абый. 

/ Фото гаилә архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энергетиклар НЧТС Илнур Гумеров