Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшкә бармыйча өйдә эшләүчеләргә хезмәт хакы тулысынча түләнә

Хезмәт кодексына “Хезмәт урыныннан читтәге вакытлыча эш” статьясын кертү тәкъдим ителә.

Проект нигезендә, хезмәт килешүенә өстәмә шартнамә төзеп, әнә шундый режимга күчәргә мөмкин булачак. Хезмәткәр эш урыныннан читтә кайда эшлисен үзе хәл итә. Хезмәт хакына килгәндә, эш бирүче билгеләгән хезмәт нормасын үтәгән очракта, читтән торып эшләвенә бәйсез рәвештә, үзгәрешсез калырга тиеш.

Хәзерге вакытта закон йә эш урынында гына, йә читтән торып кына эшләү формасын рөхсәт итә. Хезмәт кодексында берьюлы тегесен дә, монысын да куллану тыела. Шул ук вакытта бүген зур шәһәрләрдә байтак кеше, законга каршы килеп, нәкъ менә шундый режимны сайлап алган да инде: әйтик, дүрт көнен офиста үткәрсә, берәр көнне өеннән чыкмыйча гына эшли. Ә хезмәт хакы тулысынча түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару