Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Эшкә булган Фәния

    "Барлык күркәм сыйфатлар да - тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең, үз тырышлыгың белән ирешү, кешегә сер бирмәү, һәр нәрсәне үзең булдыру - авырлыклар аша тәрбияләнә", - ди Почет Билгесе, Халыклар дуслыгы орденнары иясе, 80нче яше белән баручы хезмәт ветераны Фәния апа Сөләйманова. Безнең буынны сугыш иртә олыгайтты. Берсеннән-берсе...

    "Барлык күркәм сыйфатлар да - тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең, үз тырышлыгың белән ирешү, кешегә сер бирмәү, һәр нәрсәне үзең булдыру - авырлыклар аша тәрбияләнә", - ди Почет Билгесе, Халыклар дуслыгы орденнары иясе, 80нче яше белән баручы хезмәт ветераны Фәния апа Сөләйманова.

    Безнең буынны сугыш иртә олыгайтты. Берсеннән-берсе авыр сынаулар чыныктырды, ныгытты. Олысына да, кечесенә дә авырлык килде, ә яшьләргә аерата авыр булды. Без олы кешенең көче җитмәслек эшләрдән интектек, чөнки сугыштан кайтмаган әтиләрне алыштырырга кирәк иде. Балачак ачлыктан, яшьлек фәкыйрьлектән арынмады.

    Мин үзем ундүрт яшемнән леспромхозда эшләдем. Авылга вербовщик килеп алып китте. Метриканы карады да, яшең җитми, ди. Мине монда кыерсыталар, барыбер китәм, дидем. Метрика югалды дип, аның копиясен 1932 елгы итеп ясадылар да, леспромхозга алып киттеләр. Эш авыр. Кайберәүләр кире кайтып китте. Ә мин калдым. Аңа кадәр үк бик күп кыен ашарга өлгергән идем инде, түзәрмен дип уйладым.

    Сугыш башлангач ук тол калган әнисенең дүрт баласын калдырып, иң кече өч яшьлеген үзе белән алып, кияүгә чыгып китүен күптән кичергән инде Фәния апа. Гаепләми, чөнки ни дәрәҗәдә авыр булганлыгын ул чакта да күреп белә, хәзер дә онытмаган.

    Күтәрәмгә калган колхоз атларын карап алҗыган әниләре чарасызлыктан гасабилана. Шул колхоз эше өчен олы улы белән сүзгә килеп, аралары бик бозылгач, башка чара тапмаганнан, күрәсең, җиде чакрымдагы күрше авылга, өч балалы ялгыз ир янына барып елыша.

    Җиде яшьлек Фәниягә утынын да, суын да ташырга, сыерын да саварга туры килә. Шул сыер ятим балаларны ач үлемнән саклап кала да инде. "Тамагын туйдырып кайткач, баскыч төбенә килеп, сауганны көтеп тора, китми иде. Аллаһы биргән ярдәм булды ул без исән калсынга", - дип искә ала Фәния апа.

    Тормышка чыккан әниләре дә бөтенләй ташлап бетерми. "Әллә нигә бер килеп, чәчләребезне кисеп китә, чөнки бетлибез. Сабын-шырпы юк диярлек, көлдән селте ясап, кер юарга мәҗбүрбез",

    Сугыш бетәр алдыннан гына абыйлары армиягә алына. Апасы читкә эш эзләп чыгып китә. Тугыз яшьлек кызчыкны күрше карчыгы спирт заводы директоры карамагына илтеп тапшыра, нәни балаларын багарга булышчы итеп. Хуҗабикә асрау кызны бер дә какмый-сукмый, үз баласыдай якын итә. Берничә елдан, инде шактый кул арасына керә башлагач, Фәнияне бу йорттан үги әтисе алып китә - әнисенә колхоз сепараторында эшләргә булышчы кирәк икән. Хуҗа, кызны ничек каршылаган булса, шулай ук өстен-башын карап озата. Китмәскә дә үгетләп карый, ләкин ризалата алмый, ни генә дисәң дә, әни якын, әни янына барасы килә бит.

    Леспромхозга килеп урнашкач, нянька булып торуның файдасы чыгып куя: шул йорттагы балалар белән азмы-күпме русчага өйрәнгән Фәнияне урман кисәргә түгел, эстакадада агачны сортларга аеручы итеп билгелиләр. Ундүрт кенә яшь бит, ничек җаваплылыктан курыкмаганмын, дип гаҗәпләнә хәзер үзе дә.

    Леспромхозда паспорт алганчы түздем. Бер ел эшләдем. Яхшылап акча да түләмәделәр. Өстемә кием дә юк. Авылдан киеп килгәннәре барысы да тузып бетте. Күлмәгемнең теткәләнеп тишелгән урыннарын күрсәтмәс өчен алъяпкыч бәйлим. Бухгалтериядә эшләүче бер кыз минем шул киемнәрне күреп бик кызганды да 300 сум хезмәт хакы бирде. Шәл алдым, ике күлмәк тектердем, итек, туфли алып кидем. Аннары кайтып киттем.

    Авылга кайткач, тагын үги әтигә артык кашык булдым. Колхоз ашарга бернәрсә дә бирми бит. Әти чабата үрә. Энем шуны бәләкәй арбага төяп урман юк якка алып китә дә бәрәңгегә алыштырып кайта.

    Авылдан ерак түгел карьер ачтылар, шунда таш чыгаруда эшләдем. Тачка белән ташып, баржага төйибез. Ташны Уфага төзелешкә алып китәләр. Безгә 80-100 сум акча түлиләр. Җәен шунда эшләп, тагын авыл советы рәисенә кайттым. Паспортсыз эшләтмиләр, дим. Сеңелем, синең метрикаң чиста икән бит дип, паспорт алып кайтып бирде. Пропискага кермә, чыгармаслар, дип кисәтте.

    Колхоз эшендә сугыштан имгәнеп кайткан кулсыз-аяксыз ирләр, шулар белән печән чабабыз. Аларга ике кашык, безгә берәр кашык солы оны бирәләр. Шуны өйдән алып барган бәрәңгегә сибеп ашыйбыз. Кибән башында гел мин торам. Берсе дә менми, чөнки кибән кую җаваплы ул. Биш-алты ир бәргәнне өлгереп басып барам.

    Ничек тә яшәргә кирәк бит, авылдан дүрт кыз, эшкә керергә дип, Уфага киттек. Ул елларны гади эшче бөтен җиргә кирәк. Тулай торакта урын алу өчен, вербовка белән химия заводы төзелешенә урнаштык. Бер начальник килде дә: "Кто-нибудь по-русски знает?" - дип сорый. Мин беләм, дим. Бригадир булырсың, ди. Завод салынасы урынга траншея казылган инде, читләрен, төбен тигезләргә кирәк. Нәрсәләр эшлисен теге начальник миңа русча аңлата, мин авыллардан җыелган яшьләргә татарча төшендерәм.

    Төзелештә, агач эшкәртү заводында ике ел эшләп, тагын авылга әйләнеп кайта Фәния. Язмышының бәхетле борылышы аны авылда көткән икән - шушы кайтуында аңа армия хезмәтен тутырып кайткан Туймөхәммәт атлы егетнең күзе төшә. Гармунчы егет шул ук кичтә озата да килә, чөнки туганнары инде алдан ук: "Муллаярның кызы кайткан, ычкындырма, эшкә бик булган ул", - дип колагына киртләп куярга өлгергән булалар.

    Фәниягә 20 яшь. Ике атна дигәндә, ул Туймөхәммәт белән илебезнең беренче эре гидроэлектростанциясе - Караиделдәге (Агыйделнең уң кушылдыгы, Уфа елгасы дип тә йөртәләр) Павловка ГЭСы төзелешенә чыгып китә. Туймөхәммәт станция салуда эшли. Хатынын исә эшкә чыгармый, гаиләнең матди хәле өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Фәния өйдәге эшләрне карап, балалар тәрбияли.

    1950 елда башланып, дистә ел дәвам иткән төзелеш тәмамлангач, Туймөхәммәт Сөләйман улы Братск ГЭСында алты ай эшләп кайта. Аннары аңа зур төзелешләр кузгалачак Татарстанга китәргә күрсәтмә бирелә.

    Зәй ГРЭСын, Түбән Кама ГЭСын, КАМАЗ заводларын төзүдә катнаша Туймөхәммәт Сөләйман улы Сөләйманов. Кайда гына эшләсә дә, уңганлыгы, җаваплылыгы өчен аны бик хөрмәт итәләр. Төзүчеләр арасында абруйлы оста була ул. Гаилә башлыгы хатынын һәм балаларын, торыр урын булгач, 1965 елда Чаллыга алып килә.

    Инде балалар исәйгәч, Фәния дә эшкә чыга - "Гидромонтаж" оешмасының кислород станциясенә баллон тутыручы булып урнаша. Соңрак кислород участогы электр челтәрләре предприятиесе составына күчерелә. Казан юлын төзергә комачаулаучы станцияне БСИга күчерәләр. Күчү мәшәкатьләре чорында да, Мәскәүдән сменага 80 баллон тутыра торган хәрби җайланмалар кайтарткач та кислород участогының эшендә бернинди өзеклек тумый.

    Аппаратларның көйле эшләвендә Фәния Сөләйманованың роле аеруча зур була. Югары белемле хезмәткәрләр эшләтә алмаган җайланмаларны ул көйләп җибәрә. "Фая, эшләтеп кара", - дип, участок башлыгы Анатолий Иванович Лебедев та һәрвакыт Фәния Сөләймановага ышаныч белдерә. Һәм Фәния холкына хас үҗәтлек белән кыен хәлдән чыгу юлын таба, төне буе схемаларны өйрәнеп, ипләп кенә төшенә дә иртәнгә эшләтеп җибәрә.

    Бригадирның кул астында барлыгы 15 кеше: компрессорчылар, тутыручылар, аппаратчылар һәм слесарьлар. Уникешәр сәгатьле, өчәр сменалы график белән эшлиләр. Хезмәт шартлары әйбәт оештырылган була. Кислород станциясендә эшләүчеләргә зиһен дә, физик көч тә таләп ителә. Аппаратура шактый катлаулы, аның төзелешен белергә, нинди вентильнең нәрсә өчен кирәк икәнен өйрәнергә кирәк. Аппаратчы игътибарлы булырга тиеш, анализ алу, күрсәткечләрне тикшереп тору таләп ителә.

    Аппаратны 12 сәгать саен чистартып, киптереп, баллоннарны даими сынап торырга да кирәк. Кыскасы, станциянең өзлексез эшләвен, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү, бригадада эшлекле дустанә атмосфера булдыру - барысы турында да кайгыртырга туры килә Фәния Нәбиулловнага. Кислород тутыручылар беркайчан да планны үтәми калмыйлар. Социалистик ярышта җиңүче вымпелларын аларның участогына квартал саен биреп торалар. Фәния апа уңышларның барысын да үзе белән бергә эшләгән кешеләрнең тырышлыгыннан күрә. "Җитәкчеләр дә бик яхшы иде, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, гел ярдәм итеп тордылар", - ди.

    Чирек гасыр бер урында эшләп, бик күп яшьләрнең остазы булган ветеран апа бүген, бик күпләр кебек, намуслы хезмәт, күтәренкелек белән яшәгән елларын сагына. Хәзер кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кырыслануына борчыла.

    Каһәрле сугыш еллары балачагын, яшьлеген алса да, эзсез үтмәгән дип саный Фәния апа.

    Безнең балачак булмады, без туйганчы ашый, эчә, уйный алмадык. Ятимлектә үстек, юньләп укый да алмадык. Кигән киемебез кырык ямаулы иде. Аңа карап, беребез дә юкка чыкмадык. Абый-апаларым да, тормышта үз урыннарын табып, матур гына яшәделәр. Эшкә мәхәббәт, булсынга диеп эшләү - сугыш еллары нәтиҗәсе. Тырышу, үҗәтлек, максатчанлык - сугыш елларындагы чыныгулар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: