- Исәнмесез, мин журналист булам. Фәрит Кондызов исемле. Сезнең персидәтелегез белән телефон аша сөйләшкән идек инде. Ул килергә кушты. Һәрхәлдә, "килмәгез", дип әйтмәде инде. Сез берүк начар уйлый күрмәгез. Без сезне фәкать яхшы яктан гына язарга дип килдек. Начар яңалык кирәкми, тырнак астыннан кер җыеп йөрмибез. Без андый журналистлар түгел....
- Исәнмесез, мин журналист булам. Фәрит Кондызов исемле. Сезнең персидәтелегез белән телефон аша сөйләшкән идек инде. Ул килергә кушты. Һәрхәлдә, "килмәгез", дип әйтмәде инде. Сез берүк начар уйлый күрмәгез. Без сезне фәкать яхшы яктан гына язарга дип килдек. Начар яңалык кирәкми, тырнак астыннан кер җыеп йөрмибез. Без андый журналистлар түгел. Шуңа күрә сөйләгез, хөрмәтлем. Сөйләгез, рәхәтләнеп мактагыз, мактаныгыз. Ничек күбрәк мактыйсыз, шулай яхшырак. Сезнең авыл турында яхшы фикер туачак дигән сүз бит. Ә авыл турында яхшы фикер тугач, димәк, җитәкчеләрегез дә әйбәт дип уйлаячаклар! Сезне үрнәк итеп мисалга китерәчәкләр. Менә китә даныгыз, менә шөһрәт казаначаксыз! Шуңа күрә, сөйләгез, хөрмәтлем, тик тормагыз.
Әйдә, тәртип буенча барыйк. Фермагыз эшлиме? Сыерлар бармы анда? Ничә сыер бар? Илле? Юк, илле бик аз. Шундый зур авыл фермасында илле сыер бар дип язып булмый инде. Арттырыйк без аны бераз. Йөз итик... Тукта, йөз дә аз, дүрт йөз итик. Кем килеп тикшерә аны! Тикшерми беркем дә. Безне җитәкчеләр дә, тикшерүчеләр дә укымый, борчылмагыз. Безне син һәм минем кебек гади авыл кешеләре укый, дустым.
Алга таба киттек. Кем анда сезнең алдынгы сыер савучыгыз? Ничек инде берәү генә? Илле сыерны бер кеше савамыни? Ә-ә, унысы гына сөт бирә... Аңлашылды. Ярый, анысында эшем юк, сыер савучыгызның исеме ничек? Ничә литр сава инде Рауза апа? Тукта, тукта, ашыкма, язып куйыйм. Шәй-хи-е-ва Рау-за... 57 яшь... Түбән Көбекле авылыннан... Түбән Көбекле ничә чакрым соң моннан? Көн саен 7 чакрымны төшеп йөримени фермагызга?! Ә-ә, машина менеп алышлы булса ярый... Берүзе өченме? Бозау караучы белән трактористны да алып төшә? Алай булса гына. Берүзе өчен генә техника куып, бишне өчкә калдыру булачак бит, дип кенә әйтүем иде. Ягулыгы да кыйммәт бит аның хәзер. Финанс министрлыгының, Авыл хуҗалыгы министрлыгының әллә ни булышасы килеп тормый. "Икътисади кризис, үз товарларыбызны җитештерергә кирәк, авыл хуҗалыгын үстерергә!" диләр дә диюен, никтер елдан-ел авыл хуҗалыгына ярдәм күләме генә кими бара. Кайда мантыйк - аңламассың...
Ярый, еракка кереп китмик тагын. Юкса, баштан сыйпамаслар... Әйдә, дәвам ит, хөрмәтлем. Тагын нинди мактанырлык әйберләрегез бар? Юл начар? Хезмәт хакы бирмиләр? Тукта, тукта, мактанырлык әйбер сорыйм бит сездән. Ветераннар бармы? Тыл ветераннары? Йөз яшьлек әби бар? Менә бит! Ник әйтмичә торасың соң аны? Халык егылып укый бит шул йөз яшьлек әбиләр турында. Редакциябезгә кочак-кочак кайтаваз хатлары килә. Елый-елый язалар. Бигрәк тетрәндергеч язмышлары. Ул ачлык еллары, сугыш чоры, репрессия... Алабута бөккәннәре, кычыткан ашлары, кузгалак яшелчәкләре, кырдан өшегән бәрәңге җыеп ашаулар. Котчыкмалы авыр вакытлар. Элек бик авыр булган бит заманалары. Хәзер генә ул рәхәттә яши халык. Идарәчеләребезгә рәхмәт, кризисына да түзәрбез, санкцияләренә дә, инфляциясенә дә, бәяләрнең артуына да, сугыш кына күрсәтмәсен Ходаем. Калганы вак мәсьәлә, шулаймы?
Тагын читкә кереп киттек инде. Исеме ничек йөз яшьлек тыл ветеранының? Йөз түгел, туксан сигезмени? Йөз дип түгәрәкләп язсак, матуррак булачак инде ул үзе, шулаймы? Безнең редакциядә дә таләпләр кырысрак бит, хөрмәтлем. Йөз тулмаса, язма өчен премия бирмиләр. Бөтенләй бушка язганбыз булып чыга. Нишләмәк кирәк, заманасы шундый. Юлны булса да капларга кирәк. Беркем дә бушка алып килми безне монда, алып кайтып куям да дими. Шулай булгач, әйдә, тутырыйк инде без ул әбигә йөз яшьне. Кем белгән, бәлки, чынлап та йөздер үзенә? Элек кайбер кешеләрне, кыш туып та, документына "яз туган" дип язганнар бит. Беркем берни белмәс.
Кайда тора ул Сара әби? Тәк, язып куям: "Рауза ападан соң, Сара әби янына керәбез". Алга таба киттек. Фермерлар турында да язарга кирәк безгә. Ферма түгел, фермер - шәхси хуҗалыклар. Булдыклы кешеләр рәтенә керәләр. Авылның тоткалары. Бармы андыйлар? "Юк", дип башыңны селкеп утырма! Дүрт сыеры булса, фермер бит инде ул, хөрмәтлем! Хәзерге заманда дүрт түгел, бер сыер асраган кешегә дә һәйкәл куярлык. Унны дүрткә калдырып эшли бит алар. Утыз меңгә икмәген, ун меңгә печәнен, көтүгә чыккан өчен җәй буена алты-җиде мең түли дә, кышка егерме биш мең тәңкәгә ит сата. Яртысын сата. Яртысын үзенә ашарга калдыра. Үзенә, балаларына, туганнарына. Әйе, әйе, дөрес әйтәсең, туганнары керми. Аларга да акчага сата. Туганнар да кеше рәтендә түгел ул хәзер. Бик яхшы туган булса гына бераз ташлама белән сатарга мөмкин. Бер карасаң, дөрес эшлиләр дә!
Я булды, тагын читкә тайпылдык. Кем анда сезнең дүрт сыер асраучы фермерларыгыз? Гатин Рафис... Язып куйдым. Гомәров Шаһинур... Яздым. Сәрия Мөхлисова... Анысын да яздым. Ул да сыер асрыймыни? Ничәне? Бишне! Менә әйбәт. Гомәровныкы ничәү? Аныкы өчәү генә... Юк, сызып атарбыз Гомәровны, өч әзрәк булыр ул. Һәйкәл куярлык дип болай гына әйттем лә. Өч сыер асра да фермер бул, имеш... Ник кашың җимерелде тагын? Ә-ә, Гомәров синең туганмыни? Атаңның абыйсының уртанчы малае? Нишләп алдан ук шулай димисең соң аны! Сызмыйбыз, киресенчә, калын хәрефләр белән, асларына сыза-сыза язып куям! И-и, үзең дә инде, хөрмәтлем, сәркатиб булып утырган буласың тагын... Беренче булып әйтәләр андый кешеләрне! Менә дигән итеп мактап язып чыгарбыз үзен. Тик шулай да өч фермер күпкә китәр, яме. Шуңа арадан берсен, мәсәлән, э-э-э... Гатинны сызып ташларбыз.
Тагын ниләрегез бар? Музей бар?! Ике гасырлык?! Бик әйбәт бу! Музейларсыз - сәфәребез файдасыз! Шундый шигырь ишеткәнең бармы? Үзем яздым. Бик яхшы язма килеп чыгар. Халык кырылып укый бит шул музейлар турында. Шулай булмыйни! Бик кызык бит. Мәктәптә укыган чакларда берәр бәйге-мазарда җиңсәк, гел музейларга алып баралар иде безне. Бер кешегә дә таныш булмаган авыл яисә мәктәп музеена барабыз да рәхәтләнеп йокы туйдырып кайтабыз.
Берәр гыйбрәтле тарихлы кешеләр юкмы, шунысын әйт тә тәмамларбыз. Гыйбрәтле тарихка, гадәттә, авыр тормышлы, ачысын-төчесен күргән, шулай булуына карамастан, сыгылып төшмәгән, тырышып-тырмашып яшәгән кешеләр керә. Билгеле инде, тормышында хәсрәтле вакыйгалар да булса әйбәт. Әйбәт түгел инде, начар. Язма үтемле булсын өчен әйбәт дип әйтүем... Үлем-китемнәр... Фаҗигале рәвештә вафат булучылар... Бармы андыйлар, хөрмәтлем? Язып куям: Сара Хәкимова... Чү! Таныш исем... Теге туксан сигез яшьлек әби түгелме соң бу? Ник син минем башымны катырып утырасың, хөрмәтлем?! Бер яздык бит инде аны. Тормышы гыйбрәтле? Булса ни! Гыйбрәтле булыр инде ул йөз ел яшәгән кешенең тормышы. Аны тыл ветераны рубрикасына керттек бит инде.
Ярый, дустым, туктап торыйк без шушы урында. Бер еллык материал тупладык. Күп дип аптырама, шундыйрак замана хәзер. Шуңа күрә, бер елсыз көтмәссез мине монда, тынычлап эшләрсез. Кара аны, гәҗиткә язылырга онытма! Ташлама белән яздырабыз. Аннары артачак бәясе. "Болай да кыйммәт. Гел арттырып торасыз", дисеңме? Син алай сүгәргә ашыкма. Без арттырмыйбыз аны, хөрмәтлем, почта арттыра. Әгәр почта бәясен түлисегез килмәсә, килеп алырга да була, икеләтә арзанга төшәчәк.
Булды, киттем, дустым, исән булсак, бер елдан соң тагын күрешербез. Берүк Сара әбине исән килеш саклый күрегез. Безгә икенче елга да тыл ветераннары турында язарга кушачаклар.
Персидәтелегезгә сәлам әйт. Фәриттән сәлам, диген. Кайсы Фәрит икән дип башын катырсын. Хуш иттек!
Райнур Әгъләметдинов
Нет комментариев