Шəhри Чаллы

Эшмәкәрләр Чаллыга җыела

КФУның инжиниринг үзәгендә эшмәкәрләрнең чираттагы корылтае булды. Анда урта һәм кече эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Ә 14 июньдә Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы Чаллыда күчмә утырыш үткәрә.

Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылган очрашуда эшмәкәрләр җитәкчеләргә сорауларын, үзләрен борчыган мәсьәләләрне хакимияткә җиткерә алачаклар. Күчмә утырышка Тукай, Минзәлә, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә чакырылган. Бүгенге көндә Татарстанда эшмәкәрлек буенча 70тән артык проект төркеме барлыкка килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: