Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләр корылтайга әзерләнә

Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләрнең III корылтаена әзерлек буенча киңәшмә булды. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы Радмир Беляев, финанс комитеты рәисе Венера Иванова, сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать предприятиеләре үсеше һәм кадрлар әзерләү буенча генераль директор Марат Байкиев һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә кредит...

Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләрнең III корылтаена әзерлек буенча киңәшмә булды.

Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы Радмир Беляев, финанс комитеты рәисе Венера Иванова, сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать предприятиеләре үсеше һәм кадрлар әзерләү буенча генераль директор Марат Байкиев һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә кредит һәм лизинг программалары турында сүз барды. Эшкуарларның күпчелеге үзләренә кагылышлы федераль һәм республика программалары турында белми дә. Чарада субсидия алырга мөмкинлеге булган предприятиеләр исемлеген тулыландырырга кирәклеге әйтелде. Шулай ук техника һәм товар алганда корпоратив клиентларга ташламалы кредит бирү буенча Белоруссия тәҗрибәсе турында да сүз булды.

Сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать сәясәте һәм грантлар җәлеп итү буенча департамент директоры Данил Солтанов сәнәгать үсеше программалары һәм аларның көндәшлеккә сәләтен арттыру турында чыгыш ясады. "Программалар эре предприятиеләргә юнәлдерелгән (инвестиция проектлары 150 миллион сумнан башлана, ә НИОКР 2 миллиард сумга кадәр). Кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары игътибардан читтә кала, гамәлдәге дәүләт ярдәменең 30%ы кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кулланыла ала, программалар буенча сайлау таләпләре исә бу күрсәткечне 15%ка гына калдыра", - диде ул.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев