Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләр мохтаҗларга булыша

Шәһәребездә иҗади хезмәтләргә игътибар артканнан арта бара. Яшьләр төрле проектлар эшлиләр, аларны гамәлгә ашыру юлларын да, җәмәгатьчелек белән бергә эзлиләр. Шушы көннәрдә " Татарстан" кунакханәсендә Чаллыда беренче тапкыр социаль ярминкә оештырылды. Әлеге чара кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларга юнәлдерелгән социаль проектлар тәкъдир ителде. Аның максаты социаль эшмәкәрлекне үстерүгә булышу. Бу үзенчәлекле...

Шәһәребездә иҗади хезмәтләргә игътибар артканнан арта бара. Яшьләр төрле проектлар эшлиләр, аларны гамәлгә ашыру юлларын да, җәмәгатьчелек белән бергә эзлиләр.

Шушы көннәрдә " Татарстан" кунакханәсендә Чаллыда беренче тапкыр социаль ярминкә оештырылды.

Әлеге чара кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларга юнәлдерелгән социаль проектлар тәкъдир ителде. Аның максаты социаль эшмәкәрлекне үстерүгә булышу. Бу үзенчәлекле ярминкәдә Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, 20гә якын кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашты. "Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар якын арада социаль эшмәкәрлеккә керергә мөмкин. Бүгенге чара - системалы проектның бер өлеше, аның нигезендә Татарстан икътисад министрлыгыннан субсидия алган проектларга мониторинг үткәрелде, - диде Татьяна Забегина. - Аның нигезендә социаль хезмәт күрсәтергә теләгән эшмәкәрләрнең реестры булдырыла. Әлеге оешмалар хакимият эшли алмаган эшләрне башкарырга әзер."

Бу көнне "Күңелебездә кояш" физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм фонды, "Изге йөрәклеләр фонды", Чаллының эшче яшьләр берлеге, "Ватан уллары" оешмасы, "АртШкола" үзәге, Тимур Исламовның хәйрия фонды, "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге, "Гаилә институтын һәм генофондны яңарту" оешмалары үз проектлары белән таныштырдылар.

Алар арасыннан "Чудо-дети" үзәге буенча Ася Кислова тәкъдим иткән проект 490 мең сум акча алуга иреште. Эшмәкәрләр ярдәмнең башка ысулларын да тәкъдим иттеләр: кемдер арендага бушлай бина белән булыша, икенчеләре проектны пропагандалый. Социаль ярминкәдә 770 мең сум акча җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев