Эшмәкәрләрне – парта артына
Татарстан эшмәкәрләрен, шул исәптән Чаллы эшкуарларын, виртуаль парта артына утырттылар. Шулай итеп, берәүләргә үз эшләрен башлап җибәрергә, икенчеләренә җитештерү күләмен һәм табышны арттырырга булышалар. Бу махсус программаның асылы нидән гыйбарәт соң?
"Бизнес-класс" - эшмәкәрлек үсеше өчен әзерләнгән махсус программа.
Ул - 6 модельле онлайн-курс. Үз эченә барлык документларның шаблонын алган. Шулай ук аның кысаларында иң әйбәт спикерлар, тәҗрибәле эшмәкәрләр, эшмәкәрлекне үстерү буенча җирле җитәкчеләр белән очрашулар да оештырыла. Моннан тыш, тест ярдәмендә дистанцион уку оештырыла, аннары иң уңышлылар Казанда укыйлар. Программа экспертларыннан киңәш алу мөмкинлекләре дә тудырыла.
Әлеге программаның өстенлеге - сыйфатлы эчтәлек, көчле экспертлар, остазлар һәм гамәли юнәлеш.
Бүгенге көндә базада 7361 кеше теркәлгән, аның 6339ы Татарстаннан. "Бизнес-класс"та 4000нән артык кеше укый инде. Программага кушылу өчен Business-class.pro сайтында теркәлергә генә кирәк.
"Шунысы әһәмиятле: укыту ике яклы. "Бизнес-класс" - әзер карарлар җыелмасы түгел, ә экспертлар һәм укучылар арасында даими тәҗрибә уртаклашу, алар теләсә кайчан бер-берсенә эшмәкәрлеккә кагылышлы сорау биреп, җавап ала алалар", - ди "Сбербанк" ПАОның "Банк Татарстан" бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев. Аның әйтүенчә, "Бизнес-класс" экспертлары - эшмәкәрләр. Аларның программада катнашучылар белән уртаклашкан белем, тәҗрибәләре 100% актуаль. Экспертлар арасында "Ашан", "Леруа Мерлен", "Мариотт", Рено", "Делойт" һәм башка компанияләргә консультация бирүче Тимур Соколов, "Business Engineering Servicesка нигез салучы Константин Холстинин да бар. Ул "Витрина А" реклама төркеменең капитализациясен 5 тапкыр арттыруга ирешкән.
- Безне сыйфатны, җитештерүне, күләмне арттыру кызыксындыра. Эшмәкәрләр өчен программалар күп, әмма алар эштән китеп өйрәнүне таләп итә. Уку өчен кая да булса барырга кирәк. Ә бу курс бик гади һәм уңайлы. Барысы да аңлаешлы итеп эшләнгән, артык нәрсәләр юк, тормышта очрый торган сорауларга төгәл җаваплар алабыз", - ди "Казан электр заводы"ның үсеш буенча директоры Андрей Лупин. Аның сүзләрен "Кәеф фабрикасы агентлыгы хезмәткәрләре дә хуплый.
Эшмәкәрләр өчен әлеге программа буенча шәһәр хакимиятендә дә укулар булды. Кама аръягы һәм Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасының бюджет-финанс комитеты рәисе Венера Иванова әйтүенчә, мондый дәресләр бик кирәк. "Гади һәм аңлаешлы итеп эшләнгән бу программа кемгәдер яңа эш башларга булыша, икенчеләр үзләрен борчыган сорауларга урында җавап, ә өченчеләр эш күләмен арттыру юнәлешендә киңәш алалар. Дүртенчеләр тәҗрибә уртаклаша. Иң мөһиме - "Бизнес-класс"та белем алу өчен эшне ташлап ерак китәргә кирәкми. Монда теоритик белем генә түгел, эштә файдалану өчен яңа технологияләрне дә өйрәнеп була", - диде ул.
Белем бирү программасын оештыручыларның берсе булган "Сбербанк"та, "Бизнес-класс"ның уңайлы һәм файдалы булуы турында уңай фикерләрнең күплеген әйттеләр. Проектка Татарстанның 43 районы кушылган, белем алырга теләүчеләрнең күпчелеге Казанда һәм Чаллыда.
Бүгенге көндә "Бизнес-класс"ның тулы версиясе Татарстан халкы өчен генә уңайлы. "Пилот программа өчен Татарстанны сайлавыбыз гаҗәп түгел. Чөнки республика эшмәкәрлекне үстерү буенча актив эшли. Без программада кызыксынган кешеләрнең күплегенә шатланабыз", - ди Рушан Сәхбиев.
Google компаниясе дә әлеге уникаль белем бирү программасын оештыручыларның берсе.
Безнең төп максат - үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә бизнес мөхиткә ияләнү һәм системалы белем алуда ярдәм итү. Программаның бер блогы интернет-маркетингка багышланган. Без эшмәкәрлектә заманча технологияләр куллану турында сөйлибез, - ди Googleның маркетинг буенча директоры Дмитрий Кузнецов. - Эшмәкәрләр үзләренең белемнәре, бизнес-кейслар белән уртаклашалар. Хезмәттәшләрен бизнес уеннарда һәм мастер-классларда актив катнашырга чакыралар. Шулай итеп реаль эшмәкәрлекне күз алларга ярдәм итәләр.
Зөлфия ГАЛИМ әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев