Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсезлек бездә түбән

Татарстанда соңгы ун ел эчендә эшсезлекнең иң түбән күрсәткече теркәлгән. Бүген Татарстан халкының 0,77 проценты (якынча 16 мең кеше) гына эшсез. Бу - республикадагы эшсезлекнең соңгы ун ел эчендә теркәлгән иң түбән күрсәткече. Яр Чаллыда теркәлгән эшсезләр саны ике меңнән артып китә. Шәһәрдә 7 меңгә якын буш эш урыны бар....

Татарстанда соңгы ун ел эчендә эшсезлекнең иң түбән күрсәткече теркәлгән.

Бүген Татарстан халкының 0,77 проценты (якынча 16 мең кеше) гына эшсез. Бу - республикадагы эшсезлекнең соңгы ун ел эчендә теркәлгән иң түбән күрсәткече. Яр Чаллыда теркәлгән эшсезләр саны ике меңнән артып китә. Шәһәрдә 7 меңгә якын буш эш урыны бар. Хәзер шуларның күбесенә Украинадан килгән качаклар урнашып йөри.

Татарстанда югары квалификацияле һәм югары технологик әзерлекле кадрларга да ихтыяҗ арткан. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары утырышында яңгыраган мәгълүматлардан аңлашылганча, хәзерге вакытта республикада 47 меңнән артык хезмәт вакансиясе исәпләнә. Икътисадның төрле тармакларындагы эре предприятиеләр элеккечә үк кадрлар кытлыгы кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев