Эштән җибәрергә телиләр
Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астаховны эштән азат итү мөрәҗәгате 100 меңнән артык тавыш җыйган, дип яза Газета.ру. Change.org сайтында дөнья күргән мөрәҗәгать, шторм вакытында исән калган балалардан Астаховның: "Ну чего, как вы поплавали?" - дип сораганнан соң пәйда булды.
Мөрәҗәгать авторлары Астаховның сүзләрен "кешелексезлек, җирәнгеч чикләнү, катылык һәм оятсызлык" дип бәяләгән. Владимир Путинга омбудсменны вазифаларыннан чыгаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арту дәвам итә. Элегрәк Астахов белдергәнчә, ул Америка сайтындагы петицияләргә игътибар итмәячәк.
18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек балалар тәшкил иткән 51 кешелек төркем (47 бала һәм 4 инструктор) Карелиядә Сямозере күлендә вакытта көймә белән штормга эләкте. 13 баланың гомере өзелде, 1 бала хәбәрсез югалган булып санала иде, бүген аның гәүдәсе табылды. Берничә җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев