Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшләп үскән бала югалмый

69нчы мәктәп укучылары практика вакытында помидор-кыярлар үстерә.

69нчы мәктәп укытучылары шундый фикердә. Тәрбия хезмәт сөюдән башлана, эшләп үскән бала җәмгыятьтә үз урынын табачак, ди алар. Мәктәптә физик мөмкинлекләре чикле балалар белем ала. Әмма аларның тырышлыгы, үҗәтлеге һәркемне шаккаттыра. Мәктәп яны чип-чиста. Бер генә чүп үләне булсын! Юк! Чәчәкләр гөрләп үсә.

«Балалар ел саен ике атналык практика уза. Көненә ике сәгать кенә эшләргә тиеш алар. Әмма укучыларның кайберләре кайтып китми. Укытучы апаларына ярдәм итеп йөриләр. Шундый хезмәт сөючән, тырыш балалар үстерәбез», – дип сөенә мәктәп директоры урынбасары Рузил Кыямов.
Без килгәндә дә балалар эш белән мәшгуль иде. Берәүләре чүп утый, икенчеләре тырышып су сибә. Әлеге эшкә алар аеруча да җаваплы карыйлар. Мәктәп яны территориясе «Акварель – 2023» чәчәкләр бәйрәме бәйгесенә чыгарылган. Узган ел мәктәпләр арасында икенче урынга лаек булганнар. Быел максатлары зурдан – беренчелекне яулау.

«Әнә, карагыз, гөлбакчабыз ничек матур булып чәчәк атты. Мәктәбебез яны тагын да ямьләнеп китте. Чәчәкләргә су сипмәсәң, территорияне тәртипкә китермәсәң болай булмый ул! Ташландык аланга әйләнә дә куя. Без кулыбыздан килгәнчә мәктәп янын матурларга тырышабыз», – ди Егор Федонин. Егет быел 9нчы сыйныфка бара. Сабакташларын һәм укытучыларын бик нык сагынуын да әйтте ул. 

Алексей Рахманинның практикасы башланган гына. Көн саен иртәнге сигезгә килеп җитәм, ди ул. «Аеруча чәчәкләрне, чыршыларны карарга яратам. Кыяр-помидорларга су сибүе күңелле. Хәзер аларның өлгереп килә торган чагы», – ди Алексей. Безгә хуҗалыклары белән бераз мактанып та алдылар – теплицаларын күрсәттеләр.  Берсендә кыяр үсә, икенчесендә помидорлар пешеп утыра. Аннан тыш, кишер, суган, борчак, чөгендер, петрушка кебек яшелчәләр дә шактый. 

«Мәктәптә капиталь ремонт булу сәбәпле, яшелчәләрне быел әзрәк утырттык. Болай ел саен бәрәңге, кабак, кабачок та утыртабыз. Көз көне уңышны җыеп, балаларга тәмле салатлар ясап, ризыклар пешереп сыйлыйбыз. Иң мөһиме – балаларны хезмәт сөяргә өйрәтәбез. Максатыбыз шул. Алар безнең белән утырталар, чүп утыйлар, су сибәләр. Көзге уңышны да бергәләшеп җыябыз», –- ди биология укытучысы Яна Пищевских.

Балаларның табигатькә карата мәхәббәте дә уяна. Укытучылары әйтүенчә, алар чәчәкләрне өзгән кешеләргә хәтта шелтә белдерә. Үзләре үстергән матурлыкны кадерли беләләр.  

Мәктәпнең үз питомнигы да бар. Ике төрле чыршы, имәннәр тезелеп киткән. Аларны да балалар белән бергә күчереп утыртырга ниятлиләр. Бер почмакта алмагач, слива, чияләр үсә. Быел, кызганыч, җимешләре генә юк. Салкын алды, диләр. Әмма җиләк күп булган. Балалар, укытучылар, хәтта ремонт ясаучылар да авыз иткәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар мәктәп бала