Эшмәкәр Чулаков эшендә яңалык бар
Аны суд залыннан өенә җибәрделәр.
Чаллы судында эшмәкәр Валерий Чулаков ( Ул Тукай районында җир участокларын алмаштырып, дәүләткә 65 млн зыян китерүдә гаепле дип табылган иде) эше буенча чираттагы утырыш булды. Бу хакта монда язган идек.
Анда Валерий Чулаков гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде. Моннан тыш, ул тикшерүчеләр белән актив хезмәттәшлек белдерә башлаган. Җинаяткә кагылышлы кешеләр буенча күрсәтмәләр бирә.
Ул җир участокларын Тукай районына кайтару турында карар кабул иткән. Бу хакта судта, ТР тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге өлкән тикшерүчесе Марат Хадеев хәбәр итте.
Тикшерүчеләр һәм адвокат Чулаковны өй арестына җибәрүне сорады. Суд аларның соравын канәгатьләндерде: эшмәкәрне 11 январьгә кадәр Белоустагы йортына өй арестына җибәрде. Аңа интернет, телефон куллану, өйдән чыгу катгый тыела. Валерий Чулаков өйдәге кешеләр һәм тикшерүчеләр белән генә сөйләшә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев