Суд Чаллы эшмәкәрен СИЗОга җибәрде
Яңалыклар тасмасы

Суд Чаллы эшмәкәрен СИЗОга җибәрде

Чулаков гаебен танымаган.

Яр Чаллы суды Чаллы эшмәкәре Валерий Чулаковка сак чарасы билгеләде. Аны 2 айга тоткарлау турында карар кабул итте. Эшмәкәр 11 ноябрьгә кадәр Чистай СИЗОсында булачак. Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев та шунда. 

Тикшерүчеләр Чулаковның Түбән Суык-Су авылындагы 45 млн сумлык 25 җир участогын (аларның бер өлеше саклана торган зонада)  муниципалитет милкендәге Калмаш авылындагы 100 млн сумлык 5 участокка алмаштыруын ачыклаганнар. Нәтиҗәдә дәүләткә якынча 65 млн сумлык зыян килгән.

Судта Чулаков гаебен танымаган.

Эшмәкәрне якларга Чаллы адвокаты Руслан Ганиев алынган. 

 

 

 


суд утырышы мошенниклык

Нет комментариев