Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эссе һавада кемнәргә спорт белән шөгыльләнергә ярамый?

Табиб Раушания Ночевкина сәламәтлекне саклау буенча киңәшләрен бирде.

17-23 июнь атнасын РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы физик активлыкның мөһимлеге турында мәгълүмат атналыгы дип игълан итте.
 
Физик активлык - сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим аспектларының берсе. Ул йөрәк-кан тамыры авырулары, инсульт, диабет һәм яман шеш кебек чирләрне профилактикалауда һәм дәвалауда ярдәм итә. Шулай ук гипертония булдырмауда, тән авырлыгын саклауда һәм психик сәламәтлекне яхшыртуда өлеше зур.

Физик активлык тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Аңа җәяү һәм велосипедта йөрү, спорт белән шөгыльләнү керә. Актив ял итү һәм уеннар да күңелгә һәм тәнгә сихәт өсти. Сер түгел, җәй көне физик активлык арта. Кемдер бакчада түтәлләр казый, кемдер диңгезгә бара… Ком өстендә яткан иң ялкау кеше дә суга кереп йөзеп чыга. Бу – шулай ук актив хәрәкәт. 
 
Чаллыда берничә көн рәттән аномаль эсселек тора. Мондый вакытта физик активлык сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен нишләргә соң? Дәвалау-физкультура диспансерының спорт медицинасы бүлеге мөдире Раушания Ночевкина берничә киңәш бирде. 
 
Эссе һавада физик активлык кайбер авыруларны китереп чыгара. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылырга, эссе бәрергә яки кояш сугарга мөмкин. Шуңа күрә табиб спорт белән ачык һавада түгел, ә кондиционерлы тренажер залларда шөгыльләнергә киңәш итә.

"Әгәр дә паркта яки урманда йөгерергә, физик күнегүләр ясарга яратасыз икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәм моны иртәнге вакытта, 10:00 сәгатькә кадәр яки кич белән, һава температурасы төшкәч, башкарыгыз (16.00 сәгатьтән дә иртә түгел)", - ди табиб Раушания Ночевкина. – Эсседә организм сыеклыкны күбрәк югалта. Шуңа күрә аны даими тулыландыру кирәк. Җәяүләп йөрсәгез дә үзегез белән су йөртегез.

Эссе вакытта күнегүләрнең күләмен, вакытын һәм интенсивлыгын, кешенең шәхси үзенчәлекләренә карап, 30-40 процентка киметергә кирәк. Шулай ук челлә  вакытында көч таләп итә торган күнегүләрне йөзү, аквааэробикага яки йогага алыштырырга киңәш итәм.  
Эсседә организмга тагын бер куркыныч яный - тәннең капланмаган өлешләре кояшта пешә. Шуңа күрә физик күнегүләрне кызу кояш астында ясарга ярамый. Җыңелчә кием кияргә һәм башны капларга кирәк.
Кызуда организмыңа игътибарлы булу һәм аның сигналларын аңлау мөһим. Арыганлык, баш әйләнү яки авыртуны сизсәгез, бу эссе бәрү яки сусызлану билгеләре булырга мөмкин. Мондый очракта күнегүләрне туктатыгыз. Күләгәдә ял итегез. Үзегезне яхшы хис иткәч кенә күнегүләрне дәвам итегез.
Гипертония, аритмия, онкология, кайбер тире авырулары булса, эссе һавада спорт белән шөгыльләнергә ярамый. Хәлегез китеп торса яки күптән түгел генә авыру кичергән булсагыз да сак булырга кирәк. Артык эшләмәгез, органимыгызны өзлегүдән саклагыз. Сәламәт булыгыз!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев