Эштән гайрәтем чикте!
«Эштән гайрәт чигү» (выгорание) төшенчәсе нәрсәне аңлата ? Аны ничек танырга, билгеләре күзәтелгәндә үзеңә ничек ярдәм итәргә? Белгеч җавап бирде.
«Эштән гайрәт чигү» (выгорание) төшенчәсе нәрсәне аңлата ? Аны ничек танырга, билгеләре күзәтелгәндә үзеңә ничек ярдәм итәргә? Бу хакта HR (кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе), бизнес-тренер, персоналны үстерү буенча консультант, Чаллыдагы косметология клиникасында идарәче булып эшләүче Айгөл Шаһиева белән сөйләштек.
«Чиктән тыш ару проблемасы дөньядагы бар компанияләргә хас. Россиядә дә ул бар. Кешеләр пандемия вакытындагы курку хисеннән арынырга өлгермәде, башка ситуацияләр белән бәйле авырлыклар өстәлде. Билгеле, һөнәри йончу очраклары безнең компаниядә дә бар, чөнки эшебез кешеләр, аралашу белән бәйле. Шуңа хезмәткәрләребезнең кәефен күзәтеп торабыз», ди Айгөл ханым.
Аның әйтүенчә, эштән гайрәт чигү – берничә билгене үз эченә алган халәт. Ул эштә озакка сузылган стресстан соң, җыелып килгән ачу, үпкәне чыгара алмаудан һәм ял җитмәүдән барлыкка килә. Нәтиҗәдә, эмоциональ яктан нык арыгач, кеше «янып чыга». Ягъни, хезмәттәшләреннән «туя», берни белән дә кызыксынмый, бөтенләй эшлисе килми башлый. Кайбер җитәкчеләр моны сирәк очрак һәм аны хезмәткәр үзе хәл итәргә тиеш дип санаса да, чынлыкта башкачарак икән.
Әңгәмәдәшем 4 меңгә якын кеше катнашкан сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Җавап бирүчеләрнең 50 проценты озак вакыт үзен арыган, кәефсез итеп хис иткән, өчтән бере үз һөнәрен тиешенчә башкармыйм дип борчылган, биштән бере эштәге авыр көннән соң баш авыртуы, йокысызлыктан интегүенә зарланган.
Коллективта мондый халәттәге хезмәткәрләр булу компания эшчәнлегенә дә тәэсир итә һәм мәсьәләне хәл итмәгән очракта башка проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.
2019нчы елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һөнәри йончуны авырулар классификациясенә керткән. Ә интернетта Россиянең эре шәһәрләрендә «хезмәткәрләр бәхете буенча менеджер» вакансияләре күренә башлаган. Татарстандагы эре предприятиеләр бу максаттан прпофилактик чаралар үткәрә.
«Без исә хезмәткәрләрнең хәлен белеп тору өчен даими рәвештә әңгәмәләр, командага тупланып, интеллектуаль, бизнес уеннар үткәрәбез. Корпоратив чаралар оештырабыз» ди Айгөл Шаһиева.
Әгәр үзегездә эштән гайрәт чигү билгеләрен күзәтәсез икән, белгечнең мондый киңәшләренә колак салыгыз:
1. Ару ял итмичә эшләүдән башлана. Шуңа күрә ял итәргә өйрәнегез. Хәтта эшегез бик кызыклы һәм гаять мөһим булса да. Һәм соң чиккә җиткәч түгел, ә баштан ук даими тәнәфесләр булдырып. Шимбә-якшәмбе, эш көннәрендә кичләрен үзегез, гаиләгез, яраткан мавыгуларга багышлагыз һәм бу кагыйдәдән тайпылмаска тырышыгыз.
2. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Йокы өчен вакыт җитәрлек булсын.
3. Аягүрә ашауны, камыр ашлары белән капкалап алуны онытыгыз. Җитәрлек күләмдә су эчегез, туклануда организм өчен кирәкле матдәләр булдырыгыз.
4. Хәрәкәтләнегез. Гади генә күнегүләр дә стресска каршы торучанлыкны арттыра. Җәяү йөрергә тырышыгыз, биегез.
5. Телефон, телевизор, компьютерсыз уздыра торган вакыт кирәк – әйтик, йоклар алдыннан 1сәгать.
6. Әгәр тормышыгызны югарыда әйтелгәнчә көйләү, озак вакытлы отпуск та ярдәм итми икән, психологка мөрәҗәгать итегез.
Йончу кемгә яный?
– Эштә «яшәүчеләр» – эш аларның тормышында иң зур урынны алып тора, алар эштән соң да калып эшли, хезмәттәшләре урынына да чыга, шуңа чиктән тыш арый.
– Йомшак холыклы кешеләр. Алар башкаларның күңелсезлекләрен йөрәгенә якын ала.
– Үз эченә бикләнүчеләр - алар оялулары, читенсенүләре аркасында үзенә уңайсыз шартларны сайлый, хезмәттәшләре белән уртак тел таба алмый.
– Уңышка ирешүчеләр, һөнәрен тиешенчә үзләштергәннәр – аларга бу эштә калу кызык түгел, моның мәгънәсен күрми башлыйлар.
– Эшкә яңа урнашканнар яки аттестация үтүне көтүчеләр.
– 45 яшьтән өлкәнрәкләр – аларга яңа эш табуы авырлаша.
Эштән гайрәт чигү билгеләре.
Түбәндәге пунктларның 3тән артыгын үзегездә тапсагыз, димәк, ситуацияне үзгәртергә вакыт.
– Элек зур һәм катлаулы эшләр башкарып чыга идем, хәзер гади генә әйберләр өчен дә үз-үземне маҗбүр итәргә кирәк
– Бер нәрсә дә эшлисем килми
– Бер кемне дә күрәсем, аралашасым килми
– Мине беркем дә аңламый
– Хезмәттәшләр белән ачуланышам
– Ял көне ахырында эшкә барырга кирәклеге искә төшкәч, күңелем төшә
– Еш авырыйм
– Тиктомалдан баш авырта, ашказаны борчый
– Йоклап китеп булмый яки йокыдан уянып булмый, көне буе йокы килә
– Еш кына бар нәрсәгә дә ачуым килә
– Юктан да елыйсым килә
– Күңелдә курку, эч пошу сизәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев