Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эстрада йолдызлары май бәйрәмнәрен ничек уздырулары хакында сөйләде

Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли...

Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли башлый. Хәзер диңгезгә йөрү модасы бетте, хәзер кеше авыл өчен җан ата, хәтта авылларда йорт алучылар да күп. Эстрада сандугачлары бу хакта нәрсә әйтер? Алар май ялларын кайда уздыра икән? Әлфинә ӘЗҺӘМОВА: "Бакча эшләре минем өчен түгел" - Апрель ахырында Төмән якларына гастрольләргә кузгалабыз. 3-4 көнгә эш планлаштырылган. Аннары әти янына кайтып килергә иде. Ул ялгызы Кызыл Кама районының Яңа Бөртек авылында яши. Аннары, Казан тирәсендә 1-2 концерт булачак. Кыскасы, бәйрәмнәрдә ял белән эшне аралаштырып уздырабыз. Бакча эшләре миңа бөтенләй дә кирәк түгел. Җирдә казыну миндә бернинди дә кызыксыну уятмый. Җәй әйләнәсендә бакчада эшләгәннәр дә, кышын минем белән чиратта торып, ашарга сатып ала. Шуңа да, мәгънәсен тапмыйм. Сүз дә юк, кемгәдер бу шөгыль ошый. Ул бакчасында нидер үстерәм дигән максат та куймый, ә менә түтәлләр ясау, аларны утаудан ниндидер ләззәт ала. Әмма мин андыйлардан түгел. Һәр кеше бу тормышта яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Минем яраткан шөгылем - ул матурлык тудыру. Өйне һәрвакыт җыештырып, бизәргә яратам. Юына торган бүлмәмә кадәр матур булырга тиеш. Йортым минем күзләремне сөендереп торса, шуннан да рәхәте юк. Гомумән, мин матурлык яратам. Кибетләрдә матурлыкны күзәтәм. Әйбер алмасам да, аны күрүдән дә миңа күңелле. Кунакка йөрим, аларның матур йортларына сокланап, үземә ниндидер үрнәк алам. Табигатькә чыксам, анда шаккатып йөрим. Кошларга, җәнлекләргә карыйсың да, фәлсәфи уйларга чумасың. Тормышлары ничек кызык икәнен, үз законнары белән яшәгәннәрен күзәтәсең... Алсу Әбелханова: "Самарада кызынырга җыенам" - Май бәйрәмнәре Самара шәһәрендә узачак. Дусларның туе, чакырдылар. Гаилә белән барырга дип торабыз. Майда анда инде җылы була, кызынып ял итәчәкбез. Без - шәһәр балалары булгач, авыл көтми. Эш графигы тыгыз: "Айфара"ның юбилей концертларында катнаштык, ТМТВ телеканалының премияләрен тапшыру тантанасында... Гүзәлия белән яңа дуэт яздырдык. Хәзер шул җырга клип төшермәкчебез. Матур, эчтәлекле җыр. Хатын-кыз табигате буенча җәй һәм кыш кебек була ала. Әмма нинди генә булса да, аңа мәхәббәт кирәк. Җыр шуның хакта. Клипта мин - кыш, ә Гүзәлия җәй булачак. Инде Сабантуй графигы да төзелә башлады. Июньдә Болгариягә барачакмын. Ел саен чит ил Сабантуйларында катнашам. Эш сәфәре белән барып, Австралия, Франция, Кытай, Германия һ.б. бик күп илләрне күрдем. Артист һөнәренең шундый күңелле ягы бар: ял да итәсең, матур җирләр дә күрәсең. Гөлназ Сәфәрова: "Миндә көч җитәрлек" - Алла боерса, май бәйрәмнәрен авылда, әби янында уздырачакбыз. Көндез, гадәттәгечә, бакча эшләре, ә кич - шашлыклар. Май - гаиләбез өчен бәйрәмнәргә бай ай. Бере көнне Гөлсинә әбиемнең туган көне, ә тугызы - әтиемнеке. Әтинең туган көне көнне бәрәңге утырту гадәте дә бар әле. Әбиемә бүләкне инде сайладым. Махсус Казанда уздырылган ярминкәгә чыгып, җылы һәм йомшак аяк киеме алдым. Аңа киемне бернинди проблемасыз сайлыйм, чөнки үлчәм һәм зәвыкларыбыз туры килә. Соңгы ай гастрольләргә бай: Чаллы, Уфа, Мәскәү... Режим белән тукланмасам да, тиешлечә йокламасам да, миндә көч җитәрлек. Ходай бирә ул энергияне! Миндәге булган бөтен потенциал әлегә җигелеп бетмәгән дип уйлыйм, ул әле старт ала гына! Зөлфәт Зиннуров: "Май бәйрәмнәре - җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре" "Без, авыл балалары, ялның нәрсә икәнен беләбез мени ул?! - Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре. Өй тирәсен тәртипкә китерәсе бар. Җәйге веранданы юып, аны җәйгә әзерләргә кирәк. Авылга да кайтып киләсе иде, анда да эш җитәрлек. Тормышымдагы яңалыкларга килгәндә, бар да Аллага шөкер. Кызлар үсәләр, үзара бик дуслар. Аеруча кечкенәсе апасы өчен җан атып тора. Күрсә, кулларын чәбәкләргә тотына, шундук елмая, көлә башлый. Һөнәрләре көннән-көн арта. Шкафларны ачып ябарга, биектәге әйберләрне тартып төшерергә ярата. Беркөнне хәтта шкафны аударган. Җитмәгән җире юк, мәш килә. Зәлияне, аның һөнәрләрен тамашачы "Инстаграм" аша күзәтә ала. Анда без кызым белән һәрдаими нинди дә булса темага багышланган пантомималар төшерәбез. Зәлиягә бу эш бик ошый, теләп катнаша. Әнвәр Нургалиев: "Бакча эшеннән куркып тормыйм" - Гадәттә, 1 майда Дүртөйлегә - әби белән бабайга, 9 майда Әлшәйгә әти-әни янына кайтабыз. Быел да шундый планнар. Дүртөйледә ел да туганнар белән Агыйдел буенда "Сезон ачу" уздырабыз. Үзебез маринадлаган шашлыкны һәм тагы да бер тәмле ризык - "торпеда"ны пешерәбез. "Торпеда"ны кайсыдыр якта "торба" дип тә әйтәләр: махсус торба эчендәге тартмада бәрәңге, ит, кәбестә томаланып пешерелә. Файдалы да, шул ук вакытта телеңне дә йотарлык була. Авыл малае буларак, бакча эшеннән куркып тормыйм. Уфадагы бакчаны да, әниләрнекен дә тәртиптә тотабыз. Май ялларында сөрдереп, бәрәңгесен утыртып, түтәлләр эшләп, язгы эшләрне тәмамлап куярга иде. Гүзәл ӘХМӘТОВА: "Хезмәт бәйрәмен хезмәт белән үткәрик" - 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Бу ялларда күбрәк хезмәт итү кирәк, минемчә. Хезмәт бәйрәмендә 8 сәгать кенә түгел, бәлки 12 сәгать эшләргә дә әзермен. Ялларда авылга кайтып бәрәңге утыртырбыз, язгы бакча эшләрен башкарырбыз дип торам. Шундый кояшлы, якты көннәрдә хезмәт итмичә, башкача ял итүне күз алдына да китерә алмыйм. Авыл җирендә эшнең беткәне юк бит! Арып-талып эшләгәч, рәхәтләнеп мунча керәбез. Табигатькә чыгып, шашлык та пешерәбез. Туганнар белән кунакка йөрешәбез. Бәйрәм көннәрен ел саен эш белән ялны бергә алып барып, күңелле итеп уздырабыз. 9 май көнне ял итәргә яратам. Беркайда да чыкмыйча, рәхәтләнеп телевизордан Җиңү парадының туры эфирын карарга иде. Хәния Фәрхи: "Бәйрәмне әнием янында уздырам" - Ялларны, традицион рәвештә, Тәтешледә уздырырга иде. Ел да туган авылым Салаюага кайтып, йортның йозакларын ачып, бакчада шашлык кыздырабыз. Бу көнне аеруча 87 яшьлек әнием көтеп тора, авылны ул нык сагына. Кызганыч, авылыбызда хәзер кеше яшәми, йортлар буш. Күп авылдашлар район үзәгендә яши, кайтканда аларга да эндәшәбез. Авылда бергәләп бәйрәм ясыйбыз. 9 майга Казанга кайтабыз, чөнки анда Илнур киявебезнең туган көне. Ничә ел инде матур гадәтем бар: туган яктан үсентеләр алып китеп, шуларны Татарстандагы бакчабызга утырту. Фирүзә сеңелем тәрәз төбендә күп итеп барлык яшелчәләрне алдан ук утыртып куя. Туган яктан алып киткән үсентеләрне үстерү ничектер күңелгә рәхәтлек бирә, монда үзенчә туган як белән бәйләнеш табам. Азалия Исмәгыйлева, shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев