Шəhри Чаллы

Эстрадага яңарыш кирәк

Та­тар эс­т­ра­да­сы ти­рә­сен­дә бә­хәс­ләр ты­нып тор­мый. Та­тар мә­дә­ни­я­те, сән­га­те­нә би­та­раф бул­ма­ган ке­ше­ләр җыр­чы­лар­ның зә­вык­сыз­лы­гы­на, әх­лак­сыз­лы­гы­на, прог­рам­ма­лар­ның тәр­би­я­ви әһә­ми­ят­кә ия бул­ма­вы­на бор­чы­ла. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, та­тар эс­т­ра­да­сы­на ка­ра­та Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та үз фи­ке­рен бел­дер­де. Бу хал­кы­быз­ны мил­ләт бу­ла­рак сак­лап ка­лу­да зур роль уй­на­ган җыр сән­га­тен­дә уңай үз­гә­реш­ләр бу­ла­ча­гы­на өмет уят­ты....

Ал­ла­га шө­кер, соң­гы ел­лар­да та­тар эс­т­ра­да­сы­на ка­ра­та вәз­гы­ять үз­гәр­де. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның та­тар эс­т­ра­да­сы­на ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр­не җит­ди проб­ле­ма­лар бе­лән янә­шә ку­юы хөр­мәт­кә ла­ек. Язу­чы, га­лим, мәгъ­ри­фәт­че Га­яз Ис­ха­кый, ха­лык­ны ту­лы­сын­ча бе­лим ди­сәң, аның җы­рын тың­лар­га ки­рәк дип язып кал­дыр­ган. Ди­мәк, җыр - мил­ләт­нең асы­лын бил­ге­ли тор­ган сән­гать тө­ре.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бү­ген­ге та­тар эс­т­ра­да­сы кү­ңел ачу­га һәм ак­ча эш­ләү­гә ге­нә кай­тып ка­ла. Ан­да тәр­би­я­ви­лек аз дип уй­лыйм.

Бү­ген­ге көн та­тар эс­т­ра­да­сы ту­рын­да төр­ле фи­кер­ләр әй­тер­гә бу­ла. Аңа һәр ке­ше үзе­нең күз­ле­ген­нән чы­гып бәя би­рә, ба­ры­сы да хак­лы. Бу те­ма бу­ен­ча бә­хәс тә мәң­ге­лек. Әм­ма ТР Пре­зи­ден­ты­ның әле­ге мәсь­ә­лә­не рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә­ге җит­ди мәсь­ә­лә­ләр бе­лән бер­рәт­кә ку­юы зур эш­нең ба­шы. Пре­зи­ден­ты­быз бу мәсь­ә­лә­не кү­тә­реп, җи­тәк­че­ләр­не, әдә­би­ят-сән­гать әһел­лә­рен куз­гат­ты, алар­ны хә­рә­кәт­кә ки­тер­де. Ә хә­рә­кәт ул - үсеш. "Үз­гә­реш җи­ле" про­ек­ты хә­рә­кәт­не баш­лау­да зур һәм уңыш­лы адым бул­ды. Дө­рес, ул да җә­мә­гать­че­лек, зы­я­лы­лар ара­сын­да кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ту­дыр­ды. Лә­кин шу­ны­сы бә­хәс­сез - "Үз­гә­реш җи­ле" да­и­ми исәр­гә ти­еш. Шу­лай бул­ган­да гы­на һа­ва чис­та­ра, яңа­рыш, яңа иде­я­ләр, по­зи­тив фи­кер­ләр бар­лык­ка ки­лә.

Рә­сим На­и­ле­вич, та­тар эс­т­ра­да­сы сән­гать­нең ча­гыш­тыр­ма­ча яшь тө­ре дип әй­теп бу­ла­мы?

Бу­ла­дыр. Без­нең мил­ләт­кә тый­нак­лык хас бит, пуб­ли­ка ал­дын­да чы­гыш ясау да уз­ган га­сыр ба­шын­да гы­на бар­лык­ка кил­гән. Дө­рес­рә­ге, Бол­гар дәү­лә­тен­дә Ис­лам ди­не ка­бул ител­гәч, азан әй­тү, на­маз, мө­нә­җәт­ләр әй­тү, ан­на­ры гы­на җыр­лау бар­лык­ка кил­гән­дер. Шу­ңа кү­рә та­тар эс­т­ра­да­сы­на яңа­рыш бик ки­рәк. Бү­ген­ге көн­дә ул үсеш ста­ди­я­сен­дә.

Ә без­нең җыр­ла­ры­быз­га моң ка­ян кил­де икән?

Без­нең җыр­ла­ры­быз хал­кы­быз­ның авыр, са­гыш­лы ва­кыт­ла­рын­да ки­леп чык­кан. Юк­ка гы­на җыр­ла­ры­быз­да хал­кы­быз яз­мы­шы ча­гы­ла ди­ми­без бит. Моң­лы җыр­лар әк­рен җыр­ла­на, әм­ма алар ха­лык­ка ише­те­лер­гә, аны уй­лан­ды­рыр­га, тет­рән­де­рер­гә ти­еш. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, хә­зер моң­лы җыр­лау­чы­лар аз. "Та­тар мо­ңы" те­ле­ви­зи­он фес­ти­ва­лен­дә кат­на­шу­чы­лар­ның да 10%ы гы­на җыр­ны моң­лы итеп баш­ка­ра. Ә бу­ын­нар­дан-бу­ын­нар­га кү­чә тор­ган моң бу­ен­ча та­мыр­ла­ры өс­тә тор­ган җыр­чы­лар так­мак сөй­ләп йө­ри­ләр. Икен­че­лә­ре исә сәх­нә­гә чы­гып кыч­кы­ра. Алар­да моң, көй­нең эзе дә юк. Җыр­чы­ның та­выш мөм­кин­лек­лә­ре төр­ле дә­рә­җә­дә бу­лыр­га ти­еш. На­дан, бе­лем­сез, бер­ни­чә но­та ти­рә­сен­дә ге­нә йөр­гән ке­ше­нең сәх­нә­гә чы­гуы дө­рес тү­гел.

Бер ва­кыт Чал­лы­да кон­сер­ва­то­рия, фи­лар­мо­ния ачар­га ки­рәк дия баш­ла­ган­нар иде.

Мон­дый уч­реж­де­ни­е­ләр­не ачар­га бу­ла. Әм­ма кон­сер­ва­то­рия 1000 ки­ло­метр­лы ра­диус­та бер бул­са җит­кән, чөн­ки ул уку­чы­лар ара­сын­нан җәү­һәр, ал­маз, ал­тын бөр­тек­лә­рен ара­лап, алар­ны зат­лы таш­ка әй­лән­де­рә тор­ган уку йор­ты. Ан­да сту­дент­лар­ны бик нык сай­лап ала­лар. Ә фи­лар­мо­ния әзер җыр­чы­лар­ны тәр­би­я­ләү, алар­га ме­то­дик яр­дәм күр­сә­тә тор­ган уч­реж­де­ние. Би­на­сы, җи­һаз­ла­ры, кадр­ла­ры бул­са, мон­дый оеш­ма­ның сән­гать­не үс­те­рү­гә фай­да­сы ти­яр иде. Бил­ге­ле ин­де ул ва­кыт­та сәх­нә­гә хал­ту­ра чы­гар­га ти­еш тү­гел. Хә­зер­гә яшь ар­тист­лар­га яр­дәм итү­че оеш­ма, прог­рам­ма­лар тө­зү һәм ка­бул итү бу­ен­ча ме­то­дик як­тан бу­лы­шу юк. Яшь­ләр "Прог­рам­ма­быз­га Са­ла­ват абый, Ви­та­лий дә­дәй, Хә­ния апа­ны­кы ке­бек эле­мент­лар кер­тә­без", - ди­ләр. Бу дө­рес тү­гел. Һәр җыр­чы­ның сәх­нә­дә үз юлы, үз сү­зе бу­лыр­га ти­еш.

Хә­зер җыр те­атр­ла­ры оеш­ты­ра баш­ла­ды­лар.

Әйе, күп җыр­чы­лар җыр те­атр­ла­ры оеш­ты­ра­лар. Алар ба­ры­сы да бер ка­лып­ка са­лын­ган. Прог­рам­ма­ла­рын­да мәгъ­нә­сез­лек, мил­ләт­кә хас бул­ма­ган мә­зәк­ләр өс­тен­лек итә. Кыс­ка­сы, алар тү­бән ин­тел­лект­лы ке­ше­ләр өчен әзер­лән­гән. Әм­ма бу җыр­чы­лар­ның мо­ңа ис­ләр кит­ми. "Та­ма­ша­чы­лар­га ошый, алар кө­лә­ләр..." дип җа­вап би­рә­ләр. Һәм сән­гать­нең иң олы мак­са­ты - тәр­бия икән­ле­ген оны­та­лар. Кон­церт­лар­да төр­ле жанр­лар­ны ку­шу бе­лән дә ар­тык ма­вы­га баш­ла­ды­лар. Хо­ре­ог­ра­фия җыр­ның эч­тә­ле­ге­нә ту­ры кил­ми, аның ма­тур­лы­гын бо­за. Шу­ны оныт­мас­ка ки­рәк - җыр ул тә­мам­лан­ган әсәр. Ул - ике иҗат әһе­ле: ком­по­зи­тор һәм ша­гыйрь­нең кү­ңе­лен­дә эмо­ци­о­наль шарт­лау нә­ти­җә­сен­дә бар­лык­ка ки­лә. Аның ба­шы, куль­ми­на­ци­я­се һәм аза­гы бар. Җыр - үзе сәх­нә әсә­ре. Ул бет­кәч, ке­ше уй­ла­ныр­га, моң­ла­ныр­га ти­еш. Ә без­дә җыр тә­мам­ла­ну­га сәх­нә­гә алып ба­ру­чы йө­ге­реп чы­гып, әх­лак­сыз­лык чи­ген­дә­ге мә­зә­ген сөй­ли. Җыр­ны хо­ре­ог­ра­фия, мә­зәк бе­лән бу­тар­га ки­рәк­ми­дер. Те­ма­ти­ка бу­ен­ча бәй­ләп алып бар­ган­да да уй­лап, сак эш итү за­рур.

Ай­рат Арыс­ла­нов­тан соң та­тар эс­т­ра­да­сын­да зә­вык­лы алып ба­ру­чы да кү­рен­ми.

Ай­рат абый Арыс­ла­нов еш ис­кә тө­шә. Нә­фис сүз ос­та­ла­ры аның яз­ма­ла­рын ка­рап, өй­рән­сен­нәр иде. Мил­ли мә­дә­ни­ят­кә тар­ту өчен кон­церт­лар­га ба­ла­лар­ны, онык­лар­ны алып ба­ра­быз. Лә­кин кон­церт­та әх­лак­сыз­лык, ир бе­лән ха­тын мө­нә­сә­бә­тен кал­ку итеп күр­сә­тә­ләр. Бу дө­рес тү­гел. Тәр­бия би­рү һәр­ва­кыт күз уңын­да бу­лыр­га ти­еш. Сәх­нә ке­ше­лә­ре со­ци­аль юмор, са­ти­ра ми­са­лын­да ха­лык­ны тәр­би­я­ләр­гә ти­еш­ләр.

Сез кон­церт­лар­да еш бу­ла­сыз. Кү­ңел­гә ке­реп кал­ган җыр­лар бар­мы хә­зер?

Без Ил­һам Ша­ки­ров, Фә­ри­дә Ку­да­ше­ва, Хәй­дәр Би­ги­чев­лар­ны тың­лап үс­кән бу­ын. Без алар­ның иҗа­ты­на га­шыйк идек. Кон­церт­ла­рын ка­рап, алар­га ку­шы­лып җыр­лый идек, хә­зер дә алар ре­пер­ту­а­рын­да­гы җыр­лар­ны тың­лый­быз, җыр­лый­быз. Алар баш­кар­ган зә­вык­лы җыр­лар ха­лык кү­ңе­лен­дә яши. Хә­зер дә һәр җыр­чы­ның ре­пер­ту­а­рын­да та­ма­ша­чы­ның кү­ңе­лен куз­га­тыр­лык, мәгъ­нә­ле җыр­лар бар. Әй­тик, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тист­ла­ры Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов, Хә­ния Фәр­хи ре­пер­ту­а­рын­да өс­тәл ар­тын­да җыр­лый тор­ган, ха­лык яра­тып тың­лый тор­ган җыр­ла­ры күп. Әм­ма күп­че­лек җыр­чы­лар­ның ре­пер­ту­а­рын­да оч­сыз­лы, бер көн­лек җыр­лар өс­тен­лек итә.

Эс­т­ра­да - ха­лык­ның күз ал­дын­да­гы өл­кә. Шу­ңа кү­рә бу те­ма һәр­ва­кыт ачык һәм бә­хәс­ле бу­лып ка­ла­чак...

Әл­бәт­тә. Тән­кыйть, бә­хәс­тән кур­кыр­га ки­рәк­ми. Бә­хәс­тә ха­кый­кать туа ди­ләр. "Үз­гә­реш җи­ле" ел­га 4-5 тап­кыр үт­кә­ре­лер­гә ти­еш. Бе­рен­че кой­мак тө­ер­ле бул­ды, ки­лә­чәк­тә бу про­ект ка­мил­лә­шер. Ми­ңа кал­са, жанр­лар­ны куш­кан­да сак эш итәр­гә ки­рәк­тер. Без­дә ор­кес­тр­лар, бию кол­лек­тив­ла­ры, алып ба­ру­чы­лар шак­тый, җыр­чы­лар би­хи­сап күп. Хә­зер ин­ст­ру­мент­лар, ап­па­ра­ту­ра­лар да көч­ле. Ка­мил­лек­кә, зы­я­лы­лык­ка ом­ты­лыр­га гы­на ки­рәк. Кон­церт прог­рам­ма­ла­ры­на ку­рай, скрип­ка, сор­най, ку­быз, бәр­мә ин­ст­ру­мент­лар­ны кер­тү дә отыш­лы бу­лыр иде. Иң мө­һи­ме: ча­ма хи­сен оныт­мас­ка ки­рәк.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: