Этләр якланган, ә кешеләр?
Сез ничек уйлыйсыз, урам этләре проблемасын ни рәвешле хәл итәргә мөмкин?
Казанның Самосырово бистәсендә шушы көннәрдә коточкыч фаҗига булды. Азык-төлек кибетендә кассир булып эшләгән 48 яшьлек хатын-кызны эшенә барганда этләр талап үтерде. Кайбер мәгълүмат чаралары аның тәне өзгәләнеп беткән дип тә язып чыкты. Хокук сакчылары үлемнең башка сәбәпләре дә булуы мөмкин, әйтик, хатын-кыз үлеп, аннары этләр ташланган булуы да ихтимал, дип белдерде. Шулай да социаль челтәрләрдә кешеләр сукбай этләрнең күп булуына зарланды, үзләре һәм балаларының сәламәтләге өчен куркуын искәртте. Ә сез ничек уйлыйсыз, урам этләре проблемасын ни рәвешле хәл итәргә мөмкин?
Альберт Шакиров, блогер:
– Сукбай этләр проблемасы хакында күпме тукысаң да алга китеш юк. Минем фикер элеккечә – кайда эт көтүе күренә, шунда атып юк итәргә. Эт хуҗаларына штрафлар, приютлар, волонтёрлар да булсын ди, тик ул чаралар берсе дә фаҗигадән саклап кала алмый. Сукбай этләр санын арттыру гына ул.
Руслан Шакиров, күпбалалы әти:
– Мин гаиләм белән Тукай районында шәхси йортта яшим. 2 ел элек минем 3 яшьлек улыма урамда көпә-көндез хаски эте ташланды, аның битен җәрәхәтләде. Балам белән шундый хәл килеп чыккач, мин шуны аңладым – хайваннарның хокуклары кешенекенә караганда күбрәк икән.
Уйлап карагыз, улымны тешләгән этне тотып, питомникка озаттылар. Чөнки монда урын юк иде. Димитровградка кадәр машина белән илттеләр. Дәүләт тарафыннан аңа махсус урын бирелде, көн саен ашарына күпмедер күләмдә акча сарыф ителә. Ни өчен? Чөнки кайчандыр хайваннарны яклаучылар үз мәнфәгатьләрен җитәкчеләргә ирештерә белгән. Тик нәтиҗәсе аяныч.
Эшем янында да сукбай этләр күп йөри. Кешеләр шуларга һәрвакыт ашарга китерәләр. Үзләренчә яхшылык эшлим дип уйлыйлардыр инде, тик бу начар күренеш. Чөнки этләр тазарып беттеләр, кайберләре миннән дә авыррактыр. Әгәр бер көн кешегә ташлансалар?! Алай булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Бу бит җавапсызлык.
Кызганычка каршы, хәтта хуҗасы булган этләрдән дә куркыныч янарга мөмкин. Ул кешеләр, эт асрап, үз өсләренә никадәр җаваплылык алганнарын, мөгаен, аңлап та бетермидер. Әйтик, минем улыма ташланган эт тә кыйммәтле токым санала иде. Аны бит кемдер сатып алган, аннары туйдыргач, чыгарып ташлаган. Бу бит җавапсызлык.
Кызганычка каршы, сукбай эт кешегә ташланган очракта, беркем дә гаепле булмый. Янәсе, хайван бит моны уйлап эшләми, аны ничек инде җәзага тартасың? Чынлыкта җаваплылык кеше өстендә – сукбай этләр турында закон чыгаручылар, ул закон үтәлешен тикшерүчеләр, ветеринарлар, приюттагылар намусында.
Катгый кагыйдәләр кертелергә тиеш дип саныйм. Әйтик, Чаллыда яки Казанда сукбай этләр саны билгеле бер күләмнән арта икән, димәк аларны йоклатырга кирәк. Фаҗигаләрне булдырмас өчен бу хакта һәрдаим сөйләп тору мөһим. Берләшеп, җитәкчеләргә үз фикеребезне җиткерү зарур.
Балаларыма исә үзем хәзер эт куркыта торган җиһазлар, газ баллончигы алдым. Шулай да җәмгыять тә кешене якласын иде.
Зөлфия Фоатова, журналист:
– Казандагы әлеге коточкыч вакыйга Россия халкын гына түгел, хәтта чит ил кешеләрен дә шаккаттырды. Бу хәбәрне ишеткәч, үземнең дә этләр тешләгән яраларым сыкрап куйды.
Беренче тапкыр мине авылда мәктәптә укыганда күршеләрнең көчеге тешләгән иде. Аның азау тешләреннән калган яра йөрәккә төшәрлек итеп авырткан иде. Ул чакта табибларга да мөрәҗәгать итмәдем. Аллаһка шөкер, бар да төзәлде.
Икенчесендә инде башка бер эт кулымнан тешләп алды. Ул зыялы кешеләрнеке булса да, миннән гафу үтенүне дә кирәк тапмадылар. Чаллыга баргач, котырудан прививка ясаттым.
Аннары еллар узгач, шул ук кешеләрнең эте әнинең аягын тешләде. Район хастаханәнең кайда икәнен дә белмәгән әниемә дә шактый гына табиблар янына йөрергә туры килде. Ярый әле эт хуҗасы үзе йөртте.
Әйтәсе килгән сүзем шул, этләрнең ваемсыз хуҗаларына каршы законлы рәвештә катгый чаралар күрергә кирәк. Әйтик, кешегә ташланган очракта саллы штраф түләтергә. Бәлкем шуннан соң көпә-көндез этләрен урамда йөртмәсләр иде. Кешеләр бит этне урамны түгел, ә үз хуҗалыкларын саклау өчен асрыйлар.
Фидәрис Хәбибуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы:
– Чаллы шәһәре территориясендә караучысыз калган хайваннарны аулау «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» МАУ махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан башкарыла. Ул моны шәһәр Башкарма комитетының район администрацияләре тарафыннан бирелә торган заказ-нарядлары нигезендә эшли. Аерым алганда, Комсомол районы буенча заявкалар түбәндәге номерлар буенча кабул ителә: 71-42-24 һәм 70-34-27 (эш көннәрендә). Шулай ук, 112 номерлы БДС аша хәбәрләр кабул итәбез.
Агымдагы елда «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» МАУ адресына без 87 заказ-наряд җибәрдек, хуҗасыз 507 хайванны тоттык.
Сукбай этләр күргән очракта кайда мөрәҗәгать итәргә?
Яшәү урыны буенча Чаллының район башкарма комитетларының торак-коммуналь хезмәтләр бүлегенә шалтыратып, гариза калдырырга кирәк.
Комсомол районы – 71-42-24 һәм 70-34-27 (эш көннәрендә).
Үзәк районы –47-55-33
Автозавод районы – 56-50-71;
Ашыгыч очракларда бердәм диспетчерлык хезмәте (ЕДС)ка 112 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев