Этләренә чип куйдырмаган хуҗаларга штраф салыначак
Яңалыклар тасмасы

Этләренә чип куйдырмаган хуҗаларга штраф салыначак

Закон проекты ТР Дәүләт Советына карауга кертелде.

1 июльдән этләрен теркәмәгән хуҗаларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, законны кабат бозган өчен 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Закон проекты ТР Дәүләт Советына карауга кертелде. Яңа кагыйдәләрнең үтәлешен ветеринария идарәсе тикшереп торачак. 

Исегезгә төшерәбез, 1 январьдан этләргә чип куя башладылар. Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев