“Евро-5” не – үзебездә
11 ноябрьдә бар республика халкы өчен зур вакыйга булды. Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖнең бензин заводында «Евро-5» стандартлы бензин җитештерелә башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе катнашты.
«Евро-5» класслы товар бензинын җитештерүгә күчү өчен предприятиедә заманча технологияләр үзләштерү буенча шактый чаралар башкарылган. Экологик класслы «Евро-5» бензин составында зарарлы монометиланилин юк. Шулай ук, «Евро-4» стандартлы бензин белән чагыштырганда, күкерт тә шактый киметелгән, бу әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны азайтырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта «ТАИФ-НК» ААҖдә автобензиннар җитештерү күләме елына 600 мең тонна тәшкил итә. 2016 елда яңа төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы эшли башлаганчы, «Евро-5» сыйфатлы автобензин елына 530 мең тоннага якын җитештереләчәк. Ул эшли башлагач, заводның куәте елына 680 мең тоннага кадәр артачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК»ны илнең нефть эшкәртү тармагындагы иң инновацион мәйданчыгы дип атады. Ул ассызыклаганча, «ТАИФ» компанияләр төркеме бүгенгә бик күп җитди проектлар тормышка ашыра һәм «ТАИФ-НК» аның иң төп предприятиеләренең берсе санала.
«Без сезнең белән бергә уңышларыгызга сөенәбез. Нинди булса проблемалар туа икән, - борчылабыз, әмма, шуңа да карамастан, без билгеләгән барлык планнар да бүген республикада тормышка ашырыла - бу безнең икътисади потенциал һәм иминлек. Әлбәттә, хәзерге вакытта компаниядә булган алга китешләр яңа җиңүләргә рухландыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«ТАИФ-НК»да «Евро-5» стандартлы бензин сәнәгый җитештерелә башлауның әһәмияте турында сөйләгәндә, ТР Президенты: «Беренчедән, бу бөтенләй икенче бәяле, югары экологияле продукт. Аның төп кулланучысы - җирле, республиканыкы. Димәк, безнең шәһәрләр һәм торак пунктларда зарарлы матдәләр азрак бүленеп чыгачак дигән сүз. Федераль нормалар белән расланган таләпләрне без вакытыннан алда үтәдек», - дип канәгатьлек белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев