Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәйрүзә Мостафина: «Сабан туе гүзәле»нең дәрәжәсе төшә»

Күпләр: «30 еллык тарихы булган бәйге бетүгә бармый микән?» - дип борчыла.

Ел да Чаллыда милли бәйрәмебез алдыннан уза торган «Сабан туе гүзәле» бәйгесенә чакыру алдым. Быел өстәвенә бу проектның 30 еллык юбилее да дигәч, кызыксынуым зур иде. Шул еллар эчендә бу татар бәйгесенә бармый калганым сирәк. Чагыштырыр мөмкинлегем бар диюем. Ә шулай да быел юбилей бәйгесе йомшак оештырылган иде. Минем белән килешүчеләр дә  булыр, килешмәүчеләр дә. Мин бу очракта «Энергетик» мәдәният сарае  залындагы тамашачы буларак фикеремне бәян итәм.

Тамаша 18 сәгать 30 минутта башланырга тиеш иде. Ул 20 минутка соңарды. Сәбәбе – жюри әгъзаларының килеп житмәвендә дип аңладым. Кичкә таба юлларның тыгыз вакыты, тоткарланырга да мөмкинсең. Тик 700 кешелек залга,  алдан ук игьлан ителгән чарага вакытында килеп житсәң, яхшырак инде. 
Әйткәнемчә, юбилей бәйгесе. Шуңа күрә сценарий буенча иң башта «Сабан туе гүзәле»нең тарихына тукталырга булганнар. Бу проект 1994 елда үткәрелә башлады. Аны оештыручы, концепциясен уйлап табучы, ул чакта Чаллы мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәйрүзә Зөфәр кызы сәхнәнең зур экраныннан бу вакыйганы искә төшерде: «1994 елда Рәфгать Алтынбаев Сабан туе алдыннан шундый бәйге уздырырга дигән бурыч куйды». 

Тарихка күз салсак, Чаллыда милли-азатлык хәрәкәтенең күтәрелеш еллары бу. «Сабан туе гүзәле» – алдынгы татар яшьләрен күрсәтә торган проект-бизәк булырга тиеш дип фаразланган. Анда иң алдынгы, иң булдыклы, чибәр кызларны сайлап, катнаштыру идеясе кабул ителгән. 

Экранга төрле еллардагы «Сабан туе гүзәле» тамашаларыннан җыелма видео тәкъдим иттеләр. Озвучкасы да булмагач, озаккаракка киткән кебек тоелды ул. Аннары сәхнә тутырып 30 ел эчендә Чаллы кызларының фирменный бәйгесендә катнашучылар чыкты, үзенчәлекле флешмоб булып алды. Аларга төрле елларда бәйгеләрне оештыруга өлеше кергән кешеләрдән сораштыру видеосы да ялганды. Аларны шулай күпләп сөйләтү кирәк булдымы икән?! Җитмәсә, озын-озак сөйлиләр, берсен-берсе кабатлыйлар. Бу урында минем бер хөрмәтле җитәкчем әйтә торган сүзләр искә төште. «Һәркем үзенә матур сөйләгән шикелле, тыңлаучылар турында да уйларга кирәк», – дия иде ул. 

Видеоларның сыйфаты турында да берничә сүз. Зур экранда бөртекләп әшләсәң дә гаеп-кыек ачык күренә. Ә монда ни стиль, ни формат исәпкә алынмаган. Дәрәҗәле чара өчен бу вак нәрсә түгел. Бу язмамда оештыручыларның исемнәренә тукталмыйм. Минем максатым аерым кешеләргә түгел, бәйгенең ничек килеп чыгуына игьтибар иттерү. 

Видеоларның бер өлеше тәмамлангач, сәхнәгә «Энергетик» мәдәният йорты җырчылары чыкты. Бик матур чыгышлар, тел-теш тидерерлек түгел. Шулай итеп 40 минутлап вакыт узды. Ә залда халык «Сабан туе гүзәле» финалистларын көтә! Ниһаять, алып баручылар Илнур Гомәров белән Фәнил Салихов игьлан итеп 10 кызны сәхнәгә чакырды. Алар икесе дә оста, «Сабан туе гүзәле» бәйгесен алардан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Финалистларның берсенә – 24 яшь, берничә студент һәм 4 мәктәп укучысы. Башта, гадәттәгечә,  визит карточкасы каралган. Һәрберсе үз һөнәрләрен күрсәтеп алды. Җырладылар, биеделәр, нәфис сүз сөйләделәр. Киемнәре бик килешле. 

Икенче чыгыш – гаилә елына багышланган күмәк композиция иде. Сценарий буенча бу ун кыз бер гаиләдән икән, әти-әниләре белән басуда чәчү чәчүдә катнашып, татар гаиләсенең асылын, хезмәт куеп, бәхетле тормышка ирешү фикеренә игътибар юнәлттеләр. Экрандагы видеода  кызлар әтиләренең комбайннарын кульяулык белән сөртә-сөртә басуга озаталар. Аннары кечкенә флаглар тотып каршы алалар. Бик гади сюжет. Бу урында жюри әгъзасы, шәһәр мэрының мәгариф буенча киңәшчесе Фәйрүзә Мостафинаның фикерен китерәм. Мин аннан да бәйге буенча фикерләре белән кызыксынмый  булдыра алмадым. «Бу урында кызларны ничек бәялисең? Аларның басуда флажок болгап торуларын мыни?!» – диде ул.

Аннары кызларга жюри сорау бирде. Милли традицияләребезгә, шәхесләргә, шәһәр тарихына кагылышлы сорауларга финалистлар   сүзләрне бутый-бутый булса да дөрес итеп җавап бирделәр. Тамашачы өчен кызык булмады. Кеше монда кызык,  шоу-тамаша карага килә. Моны режиссерларга онытырга ярамыйдыр.

Сабан туе гүзәлләре залга да төште. Алар жюри әгъзаларына тәм-том тапшырдылар. Сүз уңаенда,  жюрида  8 кешедән торган җитди состав: шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, мэр ярдәмчесе Рамил Хәлимов, шәһәр Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Винер Харисов, мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев, шәһәр мэрының мәгариф буенча киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов, «Алабуга» дәүләт музей тыюлыгы директоры Гөлзадә Руденко, Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм әлеккеге мәдәният идарәсе башлыгы  Рушания Кулакова. 

Бәйгедә катнашучылар һәркайсы кулларындагы ризыкны  мактады.  Танылган җитәкчеләр алдында терәлеп басып тору, сәхнәдә чыгыш ясауга караганда да каушаткандыр әле үзләрен дип уйладым мин. Тик кызкайларның сүзләре ышандырмый – ризыкларны алар, иманым камил,  үзләре пешермәгән. Алайса ник кирәк булган бу примитив номер? Аннары зур сәхнәдә, шәһәркүләм бәйгедә зәвык-эстетика таләпләре үтәлмәве күзгә ташлана. Ризыкларны  кайсы нәрсәгә төргән, төрмәгәннәре дә бар.  Жюри нәтиҗәләр чыгарырга сәхнә артына кереп киткәч, тамашачыларның кайберләре барып, ул ризыкларны капкалап та килде.

«Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары бик каты эшләде бу көнне. «Болгар»  дәүләт бию ансамбле чыгышын зал алкышларга күмде.

«Терпсихора» коллективы да сынатмады. Жюрины көтә-көтә концерт номерлары да җитмәде. Илнур Гомәров белән Фәнил Салихов сценарийдан тыш юк-бар турында да гап корырга мәҗбүр булдылар. 10 кыз арасыннан иң яхшысын сайлап алу җиңел булмады, ахры. Сәхнәгә чыккач, «Иң тыйнак», «Иң тапкыр», «Иң нәзакәтле», «Иң зәвыклы» һ.б. номинацияләрне атадылар. Жюри рәисе – шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов Сабан туе гүзәле дип 16 яшьлек индустриаль-педагогика көллияте студенты Әминә Гаянованы игьлан итте. Ул Сочига 7 көнлек юллама белән бүләкләнде. 

Әлбәттә, җинүченең кем булуына  каршы килүче булмады. Миңа калса,  аның урынында башкасы булса да, артык аптырамаслар иде. Жюри ничек иң нәзакәтле, иң тыйнак, иң чая, иң тапкыр һәм башка кызларны сайлагандыр?! Шәхсән мин үзем кызларның кайсы як белән алдыруларын чамаламый калдым. Бу нисбәттән жюри әгъзасы – Чаллы татар дәүләт театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның да фикере белән  кызыксындым. Ул да кызларның индивидуальлеге ачылып бетмәде дип килеште, җиңүчене сайлау авыр булуын яшермәде.  

Элек «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә 18-25 яшьлек җиткән кызлар көч сынаша иде. Грандиоз бәйрәм була торган иде ул. Зал шыгрым тула, тышта: «Артык билет юкмы?», – дип сорашып йөриләр иде хәтта. Бу проектның башында торучы Фәйрүзә Мостафина да быелгы бәйге мине рухландырмады, диде борчылып. «Гомумән,  соңгы елларда «Сабан туе гүзәле»нең дәрәҗәсе төшкән сыман. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары күбәюне дә хупламыйм. Мондый мәртәбәле бәйгегә студентларны, завод яшьләрен тартырга кирәк. Әлбәттә, максатчан эзләп, хезмәт куеп, талантлы яшьләрне табарга була», – ди ул.  

Фәйрүзә Зуфаровна оештыручылар бәйгенең максатын аңлап җиткермиләрме, дип тә шикләнә. Моның өчен проектны  яңабаштан күздән кичерү – перезагрузка ясарга тәкъдим итә. «Быелгы бәйге мине рухландырмады. Кайтканда Винер Харисовка да бу хәлне төзәтергә, бәйрәмнәрдән соң бер утырып эшлекле «разбор полетов» ясарга тәкъдим иттем. Ул ризалашты. Сүз 30 ел дәвамында Чаллының йөзек кашына әйләнгән милли проектның дәрәҗәсен күтәрү, яңарту турында бара», – дип уртаклашты ул. 

Резидә Юсупова

Рифкать Бильданов һәм  шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев