Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Факил Сафин Чаллыга татарларны җыйды

Чаллыда Әдәбият көннәре һәм Факил Сафинның «Минем җанда Галәм яши...» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Быел Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучыларның Чаллы бүлеге рәисе, язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Факил Сафин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан 26 февральдә Чаллыда Әдәбият көннәре һәм юбилярның "Минем җанда Галәм яши..." дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Традиция буенча башкаладан килгән каләм әһелләре һәм Чаллы язучылары башта мәктәпләрдә укучылар белән очрашты. 

Юбилей кичәсе Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында узды. Факил әфәндене котларга Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешмалары җитәкчеләре җыелды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Башкортстаннан йөзгә якын каләм һәм сәнгать әһелләре, журналистлар килде. Залда шулай ук мәгариф хезмәткәрләре һәм бик күп дәрәҗәле кунаклар урын алды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Факил Сафинга Котлау хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Июнь аенда шәһәр тәкъдимнамәсе буенча Факил Сафинга "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале бирелгән иде.

Милли Шура рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Факил Сафинны "Татар милләте алдындагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләде. 

Шулай ук юбилярга мәгариф министрлыгы милли белем бирү идарәсе башлыгы Илгиз Халиков "Остаз-педагог" күкрәк билгесен, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Иҗаттагы казанышлар өчен" медален, Россия Язучылар берлегенең Чаллыдагы вәкиле Вера Хәмидуллина "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. 

"Татмедиа" АҖнең медиа директоры Алсу Исмәгыйлова  генераль директор Шамиль Садыйковның Рәхмәт хатын җиткерде. Факил Сафин Түбән Кама шәһәре, Мөслим һәм Тукай районнары башлыкларыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр кабул итте. 

Бәйрәмгә ямь өстәп Факил әфәнденең өч оныгы Камилә, Вәсилә, Диләрә сәхнәгә чыгып бабаларының шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмдә Факил әфәнденең тормыш иптәше Ләйсирә ханым, уллары Илнур, кызлары Гөлнар, биш оныгы, шулай ук, бертуган апасы һәм сеңлесе катнашты.

Кичәнең тагын бер үзенчәлеге - алып баручы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина юбиляр янына утырып бәйрәмне әңгәмә форматында алып барды. Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Факил Сафинның "Саташып аткан таң" романыннан өзек күрсәтте. Кичәнең сценарий авторы - язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев