Фарис Галләмов: «Җидешәр мең кешене гипноз белән дәвалый идем»
Шәһәрдәшебез белән тормышы, яраткан эше, сәламәтлек турында әңгәмә кордык.
90нчы елларда ул зур-зур мәдәният, спорт сарайларында җидешәр мең кеше җыеп сеанслар үткәрде. Гипноз аша авыру-сызлануларын, курку-газапларын онытырга дип, илаһи затка тиңләп киләләр иде аңа. Сүзем - танылган психотерапевт, Россия сәламәтлек саклау министрлыгы отличнигы Фарис Галләмов турында.
– Фарис абый, Сез кайсы яктан?
– Кукмара районы Күкшел авылында туып үстем. 16 яшемдә өйдән чыгып китсәм дә авыл белән араны өзгән юк. Анда йорт та салдым, авылдашларым, чордашларым белән очрашам.
– Әти-әниегез кем?
– Әнием Зөлфәрит мине үзе генә үстерде. Бабам юл салучы булып эшләгән, ике катлы йорты булган, тик аны кулак диеп авылдан сөргәннәр. Ул качкан, ә биш баласын урамга куып чыгарганнар. Олы апасы кияүгә чыгып Әгерҗе районына киткән, ә әнием 3 туганын карап үстергән.
– Ул нинди тәрбия бирде?
– Әниемә рәхмәтлемен, кешене рәнҗетмәскә, урламаска, алдашмаска өйрәтте. Миңа 78 яшь, бүгенгәчә шулай яшим.
– Әниегез кем булып эшләде?
– Ул авырды, шуңа миңа бик иртә эшләргә туры килде. Инде икенче класста көтү көтә идем, һаман да эштән туктаганым юк.
– Табиб булу теләге ничек барлыкка килде?
– Миндә андый теләк гомумән юк иде. Классыбызда бик акыллы бер кыз бар иде, мәктәп директорының кызы. Ул уку алдынгысы, ә мин 3ле, 4легә барам. Шуңа гашыйк булдым. 8дән соң ул район үзәгенә югары сыйныфларны тәмамларга китте. Ә мин эшкә һәм кичке мәктәпкә кердем. Алтын медальгә укуны тәмамдаган ул кыз медицина институтын сайлады. Мәхәббәт мине дә шул уку йортына китерде. Ничек тырышсам да өченче елны гына керә алдым.
– Нинди факультетны сайладыгыз?
– Санитар-гигиена. 6 ел белем алганнан соң санэпидемстанциядә баш табиб эшләдем. Аннары укулар үтеп, 1978 елдан дәвалау эшенә күчтем. Әгерҗе районы Исәнбай авылында хастаханәнең баш табибы, тагын укыганнан соң Түбән Кама шәһәрендә нарколог булып эшләдем.
– Ә ни өчен наркология юнәлеше буенча киттегез?
– Терапия буенча эшкә керү авыр, а наркологлар җитми иде.
– Психотерапиягә кереп китүегез турында да сөйләгез әле.
– Нарколог булып эшләгәндә миңа эчкечелектән дәваланырга киләләр иде. Дөресен әйткәндә, 80 проценты дәваланудан бигрәк, прогуллар өчен эштән кумасыннар дип килә инде. Үз-үзенә карата тәнкыйти караш аларда юк диярлек. Бу пациентларга аракыдан костыра торган дару бирәләр иде. Нәтиҗәдә кешедә спиртка карата җирәнү хисе туарга тиеш. Курсларны 4-5 нарколог чиратлап үткәрә идек. Мин үткәргән көннәрне хәтта укол ясарга кирәкмәгәнлеге ачыкланды. Чөнки тавышым опера артистларыныкы кебек көчле, тәэсире яхшы, ышандыра торган. Ягъни мин сөйләгән вакытта кешенең дарусыз да аракыдан күңеле болгана башлый. Моңа игътибар итеп, 1986 елны психотерапиягә китәргә булдым. Җиңел булмады. Чөнки Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәүгә укырга юллама бирмәделәр. 3 ел буе.
– Ничек алдыгыз ул документны?
– Мәскәүдәге СССР сәламәтлек саклау министрлыгы каршында эшләүче фәнни-тикшеренү институты директоры Рөстәм Үтәмешев якташым икән. 1937 елны аның әтисен кулак дип күрше авылдан концлагерьгә озатканнар, аңа ул вакытта нибары 2 ай булган. Әнисе, сөргеннән котылыр өчен, башта балаларын көрткә ташлый, аннары үзе дә поезд тәрәзәсеннән сикерә. Бәхеткә, алар исән кала, Урта Азиягә барып урнашалар. Рөстәм мәктәпне уңышлы тәмамлап Ленинград авиация җиһазларын төзү институтын тәмамлый. Баш конструктор буларак, беренче совет космонавтлары, шул исәптән Юрий Гагаринның тренажер, сынау, очу аппаратларын әзерләгән. Шушы якташыма кереп хәлне аңлаттым, ул миңа шәхси юллама җибәрде.
– Ул юллама белән кайда укыдыгыз?
– Мәскәүдә, профессор, медицина фәннәре докторы, ул чагында Советлар Союзының баш психотерапевты Владимир Рожновта укырга насыйп булды.
– Уку авыр бирелдеме?
– Авыр түгел. Төркемебездә бөтен Советлар Союзыннан 17 кеше идек. Профессор Владимир Евгеньевич 4 ай җентекләп аңлатты, гипноз ысулларын күрсәтте. Беренче партада утыра идем, мине белемнәремне күрсәтергә чакырды. Өстемә салкын су койдылармыни! Татар бит мин, русча сөйләргә дә кирәк. «Ничә ел йөрдең, Фарис, әйдә монда сынатма инде» дип үземне үгетләп чыгардым. Өйрәнгән алымнарны кулландым, пациент катып калды, ягъни сомнамбулизмга керде, аннан уяттым. Профессор сорый, җырлыйсызмы ди. Әйе, дим. Сездән менә дигән психотерапевт чыгачак, ди. Бу сүзләр миңа бик нык тәэсир итте, канат куйды. Әле һаман шуның белән очып йөрим.
– Аннан гипноз белән дәвалый башладыгызмы?
– Бөгелмәгә, аннары Түбән Камага кайттым. Эшкә алмыйлар. Югыйсә хезмәт дисциплинасын бозганым юк. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләдем. 1986 елны кооператив медицина учреждениеләре ачарга рөхсәт биргән закон чыкты. Мин патент алып фатирда пациентлар кабул итә башладым. Индивидуаль, төркемләп терапия үткәрдем. 3-4 елдан зур залларда сеанслар оештырдым. 33 мең кеше кул куйган хат язып, мине Чаллыга чакырдылар. Рәфкать Алтынбаев 3 бүлмәле фатир бирде 17нче комплекста. Аннан җир дә бирделәр һәм шәһәр читендә өй салдым.
– Шуңа игътибар иттем, кызыл кирпечтән салган өегез стенасына ак кирпечләр белән бизәк ясалган. Ул нәрсәне аңлата?
– Анда: «Лә иләһе иллалаһы Мөхәммәде рәсүлүлаһ», – дип язылган.
– Ни өчен шулай эшләргә булдыгыз?
– Аллаһы Тәгалә барлыгына, берлегенә кечкенәдән ышанып яшим мин. Әлегә намазда гына түгел. Стресслар үтеп, хәлем җиңеләйсә, басам мин.
– Ә гипноз, сезнең эшегез дингә каршы килмиме?
– Юк, берничек тә. Ә менә телевизордан сеанслар үткәрергә тәкъдим итсәләр дә баш тарттым, чөнки Кашпировский хатасын кабатлыйсым килмәде. Аннан соң күп кешеләр транстан чыга алмый интекте. Миңа килгәннәрен чыгардым чыгаруын, тик соңга калучылар, үлүчеләр дә булды. Шуңа залда гына үткәреп, бөтен кешене дә үз халәтенә кайтара идем, ахырга шабыр тиргә батсам да. Моны экран аша эшләп булмый, кешенең янында торырга кирәк. Аннары Кашпировский кешеләрне транс халәтендә стадионда өеп куя башлады. Ник кирәк бу? Ул бит табиб. Шуңа бу эфирларны туктатып дөрес эшләделәр. Мин дә баштагы мәлдә кешеләрне гипнозлап, сәхнәдә җырлата, биетә, аннары дәвалауга күчә идем. Тик соңыннан эстрададан баш тарттым. Кеше бит ярдәм сорап килә сиңа.
– Үз методикагызны ничек булдырдыгыз?
– Укып кайтканннан соң икешәр сәгать кенә йоклый идем. Калган вакытта бик күп санда экспериментлар үткәрдем – төрледән-төрле диагнозларны алып, дәвалап карыйм – сүзләремне, сеанс вакытын үзгәртәм, хатын-кызлар яки ир-атларга ничек тәэсир итә, кешенең яшенә бәйлеме икәнлеген ачыклыйм.
– Дәвалану процессы ничек бара?
– Мин кешене гипнозга кертәм. Шул халәттә кешенең үз күзәнәкләре организмын тикшереп, үзенә диагноз куя, дарулар эшләп чыгара. Һәр организм бу боерыкны көтә.
– Кеше гипноздан башка да бу халәткә керә аламы?
– Медитация, аутоген тренировкалар вакытында шундый ук тәэсиргә ирешергә мөмкин. Ихластан дога укып та үз-үзеңне дәваларга була. Мәскәү галимнәре дә сезнең кебек кызыксынган иде, минем эшемне өйрәнергә килергә җыенгач, кызганычка каршы пандемия башланды. Хәзер методикамны тануларын сорап Нобель премиясенә гариза язар идем.
– Белемнәрегезне тапшырыр кеше, шәкертегез бармы?
– Әлегә юк. Шулай да дәүләт дәрәҗәсендәге укыту үзәге ачар идем мин. Тик моның өчен лицензия кирәк.
– Сезне шарлатан диючеләргә ничек карыйсыз?
– Гадәти хәл дип карыйм. Бөтен кешегә дә ярап булмый бит. Хәтта Аллаһы Тәгаләгә сүз әйтүчеләр дә бар.
– Балаларыгыз сезнең юлдан китмәдеме?
– Юк. Беренче гаиләмнән кызым медицинаны сайламады. Икенче тормыш иптәшем Зөһрә белән, Аллаһка шөкер, 33 ел яшибез, уртак балаларыбыз булмады, аның улы да бу һөнәргә укымады.
– Зур стресслар кичердем, дидегез..
– Йортыбызны яндырырга маташтылар, тормышыма янаулар булды.
– Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Акчам күп дип уйлыйлар. 90нчы елларда чыннан да, күп акча эшләдем. Шуны эзләп, сейфларымны актардылар, салым түләмәде дип өстемнән шикаять яздылар, тикшерү эшләре башланды. Ә акча янды бит – башта банк үзе янды, аннары реформа вакытында нульләрне кисеп аттылар, бер әйбер калмады.
– Авырлыкларга карамастан юлыгызны дәвам итәргә нәрсә ярдәм итте?
– Аллаһы Тәгалә. Мин сизеп тордым, нәрсәдер йөртте мине. Документлар юллап йөргәндә күп ябык ишекләр, эшемдә каршылыклар очрады. Кайтам да уйлым, ник йөрим инде мин, дип. Эшем бар, хезмәт хакым бар. Тик вакыт үткәч, ә ник әле мин үземне шулай кимсетергә тиеш, дип тагын юлларын эзләдем.
– Ә акча эшләргә кирәк булмаса нишләр идегез?
– Акчасыз торып булмый инде ул. Шулай да чит илгә, әйтик Гарәп Әмирлекләренә барып кайтыр идем.
– Туганнар, дуларыгыз белән аралашасызмы?
– Әлбәттә. Мин дә шундый ук кеше бит. Менә ике сәгать ярым эшләдем дә аннары мин ирекле. Классташларым белән очрашабыз, яшь вакытларны искә алабыз.
– Сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?
– 5 еллап бәрәңге ашамыйм, чөнки бөтенесе корттан агулый башлады. 1991 елдан бирле көн саен мунча керәм. Тирлим. Бөтен кешегә дә кирәк бу. Чөнки бик күп зыянлы ризык ашыйбыз, машина газлары тулган һаваны сулыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев