Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фаш итүчегә премия

Ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучыларны, шулай ук алкоголь продукциясе әйләнешендә сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелның 1нче гыйнварыннан башлап премияләр бирелә. Министрлар Кабинеты моңа бер миллион сум акча билгеләп куйган инде. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт...

Ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучыларны, шулай ук алкоголь продукциясе әйләнешендә сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелның 1нче гыйнварыннан башлап премияләр бирелә. Министрлар Кабинеты моңа бер миллион сум акча билгеләп куйган инде. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетыңны булдырып, теркәлү зарур. Шуннан соң закон бозучылар турында дәлилле хәбәреңне урнаштырасың. Фоторәсем белән дәлилләү - төп таләпләрнең берсе. Бу, гадәттә, алкоголь продукциясенә кагылышлы законнар бозыла, дип шикләнелгән кибет яки башка корылманың тышкы күренеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев