Шəhри Чаллы

Фатир алучыларга дәүләт ярдәме арта

Шу­шы көн­нәр­дә фа­тир алыр­га те­лә­гән яшь га­и­лә­ләр­гә дәү­ләт яр­дә­ме­нең кү­лә­ме ар­туы мәгъ­лүм бул­ды. Элек Та­тар­стан­да яшь га­и­лә­ләр­гә фа­тир ал­ган­да про­цент­сыз дәү­ләт яр­дә­ме 400 мең сум иде, хә­зер ул фа­тир бә­я­се­нең 60%ын тәш­кил итә­чәк.

Яр­дәм га­и­лә­нең сос­та­вы­на һәм Рос­сия тө­бәк­ләр үсе­ше ми­нис­тр­лы­гы­ның Та­тар­стан өчен квар­тал са­ен бил­ге­ли тор­ган квад­рат метр­ның ур­та­ча бә­я­сен­нән чы­гып са­на­ла. Хә­зер квад­рат метр­ның бә­я­се 35289 сум, ди­мәк, 2 ке­ше­лек га­и­лә - 890 мең сум­га ка­дәр, 3 ке­ше­лек га­и­лә - 1 мил­ли­он 140 мең сум­га ка­дәр, 4 ке­ше­лек 1 мил­ли­он 525 мең сум­га ка­дәр яр­дәм ала­чак. Чал­лы­да әле­ге яр­дәм 2018 ел­дан баш­лап га­мәл­гә ке­рә­чәк.

"Фа­тир тө­зе­леш ва­кы­тын­да ук бү­ле­нә. Агым­да­гы ел­ның ав­гус­тын­да яшь­ләр прог­рам­ма­сы бу­ен­ча 64/1 йор­ты фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­лыр­га ти­еш. Ан­да фа­тир­лар бү­ле­неп бет­кән. Би­ре­дә яңа­ча дәү­ләт яр­дә­мен кул­ла­нып бул­мый. Шу­лай ук 64/2 йор­тын­да да фа­тир­лар бү­лен­гән. Шу­ңа кү­рә ки­лә­се ел­да фа­тир алу­чы­лар­га гы­на дәү­ләт яр­дә­ме яңа­ча би­ре­лә баш­лый. 64/3 йор­тын­да­гы фа­тир­лар ТР Ка­ну­нын­да­гы яңа үз­гә­реш­ләр ни­ге­зен­дә бү­ле­нер дип кө­те­лә. Без­дә 2000 ел­дан бир­ле то­рак мәсь­ә­лә­сен хәл итә ал­ма­ган 10 лап га­и­лә бар. Алар­га бу яр­дәм бе­рен­че чи­рат­та тәкъ­дим ите­лә­чәк", - ди "ТР Яшь­ләр тө­зе­ле­ше бер­ле­ге"­нең Чал­лы бү­ле­ге җи­тәк­че­се Па­вел Те­те­рин.

Бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да фа­тир өчен 400гә якын яшь га­и­лә чи­рат­та то­ра. "Ка­нун­га яңа үз­гә­реш­ләр кер­тел­гәч, ке­ше­ләр яшь га­и­лә­ләр­гә то­рак ал­ган­да яр­дәм прог­рам­ма­сы бу­ен­ча фа­тир өчен чи­рат­ка ак­тив­рак ба­сар­лар. Про­цент­сыз дәү­ләт яр­дә­ме­нең мон­дый зур кү­ләм­дә би­ре­лүе - кы­зык­сын­ды­ра тор­ган алым. Га­и­лә банк кре­ди­тын­нан баш­ка да фа­тир алыр­га мөм­кин", - ди Па­вел Те­те­рин.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, ка­нун­ның икен­че өле­ше үз­гә­реш­сез кал­ган. Прог­рам­ма­да кат­на­шу­чы­лар фа­тир бә­я­сен­нән 20%тан да ким бул­ма­ган кү­ләм­дә бе­рен­чел взнос кер­тер­гә ти­еш­ләр.

Та­тар­стан­да яшь га­и­лә­ләр­гә фа­тир ал­ган­да дәү­ләт яр­дә­ме прог­рам­ма­сы 1999 ел­дан га­мәл­гә кер­де. Әле­ге прог­рам­ма­да 1700 Чал­лы га­и­лә­се кат­наш­ты ин­де. Прог­рам­ма­ның ки­лә­чәк­тә уңыш­лы эш­лә­ве шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре­нә дә бәй­ле. Шә­һәр бюд­же­тын­нан әле­ге прог­рам­ма өчен соң­гы тап­кыр 2013 ел­да 1 мил­ли­он сум ак­ча кү­че­рел­гән. Бу өл­кә­дә рес­пуб­ли­ка­ның яңа тәкъ­ди­мен тор­мыш­ка ашы­ру­да җи­тәк­че­лә­ре­без ак­тив­лык күр­сә­тер­ләр дип ыша­на­сы ки­лә.

Зөл­фия ИС­ЛӘЙ­ЛЕ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: