Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Файдалы үләннәр җыеп калыгыз

Нинди генә дарулар уйлап чыгармасыннар, әле бүген дә без үләннәрдән башка тормышыбызны күзалдына да китерә алмыйбыз. Хәзерге вакытта илебездә 500дән артык дару үләне үсә,

Яз - бар табигатькә җан өргән гүзәл бер мизгел. Елның әлеге фасылында кабатланган бу хозурлыклар беркемне дә битараф калдырмый. Тирә-юньнән ниндидер илаһи серлелек, нур, хуш ис бөркелә. Яңа гына баш калкыткан үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр исе. Һава да башкача. Сулаган саен туймаслык җан һәм тән азыгы. Ә бит алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел дәваланырга да булыша.

Тарихка күз салсак, медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне дару итеп кулланган. Безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина да 900 гә якын үләннең файдасы хакында язып калдырган.

Безнең җирлекләрдә дә элек-электән дару үләннәренә зур әһәмият биргәннәр.  Мисал өчен, 1581 елда илебездә даруханә палатасы ачыла, беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр I  заманында даруханәләр бакчасында шифалы үләннәр әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар.

Әйе, нинди генә дарулар уйлап чыгармасыннар, әле бүген дә без үләннәрдән башка тормышыбызны күзалдына да китерә алмыйбыз. Хәзерге вакытта илебездә 500дән артык дару үләне үсә. Яз-җәй айларында күпләребез аларны җыеп, шифасын күреп калырга ашыга. Газета укучыларыбыз да бу уңайдан үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Хания Имамова: Ел да яшь кычыткан җыеп аш пешерәм. Анда бик күп витаминнар бар. Ул итле шулпага да, ухага да яхшы. Хәтта итсез аш итеп тә (вегетариан ашы) пешерергә була. Без быел уха итеп пешердек. Иң элек, кәстрүлгә су салып кайнатырга куям. Аннары бәрәңге, суган, кишер салам. Бераздан балык башлары, койрыкларын салып җибәрәм. Иң мөһиме балыкны таралганчы шулпадан алып өлгерергә кирәк. Алай шулпа үтә күренмәле була. Аннары яшь кычытканны юып, турап салып җибәрәм. Тәменчә тоз, борыч, әлбәттә. Азактан йомырка сытып салсаң тагын да тәмле була.

Әлфия Ситдыйкова: Май аенда күп итеп яшь карлыган яфрагын җыеп киптерәм. Аны ел буе чәйгә кушып эчәбез. Шулай ук кура һәм җир җиләге яфракларын да җыям. Билгеле, кычыткан хакында да онытмыйм. Аның төнәтмәсен чәч юганда кулланам. Тузганак чәчәген җыеп бал ясыйм. Аның  өчен 400 баш тузганак чәчәге, 1 лимон, 1 кг шикәр комы, ярты литр су  кирәк.

Лилия Сатдарова: Кычыткан төнәтмәсенең чәчкә файдасын күрәм. Әрем җыеп, мунчада төнәтмәсенең парын сулыйбыз. Ул сулыш юлларын чистарта, тәннәрне сафландыра. Тагын бер киңәш: әрем төнәтмәсе агач идәннәрне бик яхшы агарта. Өстәвенә өйдәге тискәре энергияне дә юкка чыгара. Борынгылар әремне бозым-сихердән саклау чарасы итеп тә кулланганнар.

Әсләхетдин Имамов: Яңа чыккан әрекмәнне яфрак-тамырлары белән бергә җыям. Бердән, бакча булачак тигәнәкләрдән чистара, икенчедән, яшь әрекмән бик файдалы. Аны онкология чирләренә каршы кулланалар. Яфракларын сызлаган буыннарга, беләкләргә куеп бинт белән бәйлим. Шул рәвешле төнгә калдырсам, иртән сызлауларның әсәре дә калмый.

Шунысын да белү шарт: дару үләннәрен дөрес итеп әзерләү мөһим. Автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Белмәгән үсемлекләргә бөтенләй якын бармавың яхшы. Чөнки алар агулы булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасыз икән, чәчәк  аткан чорда җыегыз, яфракларын гына кулланасыз икән -  чәчәк атыр вакытны сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать экология

2
X