Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Файдалы да, зарарлы да!

Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. * Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз би­релүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз. Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвеф­сезрәк. * Телефоннан сөйләш­кән­дә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш,...

Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. * Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз би­релүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз. Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвеф­сезрәк. * Телефоннан сөйләш­кән­дә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш, нурланыш дәрәҗәсен дә көчәйтәсез. * Сөйләшү озакка сузылса, 5 минут саен телефонны бер колактан икен­­чесенә күчерергә кирәк. ∨m Метрода, җир асты ки­чүендә телефонны сүн­дерегез. Тоннельдә аппарат туктаусыз бәйләнеш эзли, нурланыш көчәя. Өстәвенә, аккумулятор да утыра. * Бәйләнеш начар булган­да кесә телефоны, шулай ук, максималь куәтенә эшли. Бу ва­кытта, элемтә яхшырак булган урынга күчегез, я булмаса, сөйләшүне мөмкин кадәр кыска тотыгыз. * Йоклаганда телефонны башыгызга якын куймагыз. Бәлки, башка будильник сайлау хәер­лерәктер? * Тикшеренүчеләр фи­ке­рен­чә, кесә телефоны белән файдалану бигрәк тә йөкле ха­тыннарга һәм 16 яше тулмаган балаларга зыянлы. Шулай ук, эпилепсия, нерв системасы чирләре белән авыручылар, акыл һәм физик активлыгы түбән булганнар кәрәзле телефон куллануны чикләргә тиеш. ///kiziltan.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев