Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Федераль салым хезмәте идарәсе чаллылыларга бердәм салым түләүе турында аңлата

Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.

Салым белдерү кәгазе алганчы, физик затлар өчен милек салымнарын һәм физик затлар кеременә салымны түләүнең өстәмә ысулы барлыкка килде – бердәм салым түләү (ЕНП).
ЕНП электрон «аванс янчыгы»ның аналогы булып тора, анда гражданин милек, җир һәм транспорт, физик затлар кеременә салымнарын түләүгә үз теләге белән һәм алдан ук акча күчерә ала. Салым исәпләнгән, әмма салым агенты тарафыннан тотылмаган булырга тиеш.
Взносны ел дәвамында теләсә кайсы вакытта эшләргә була. Шулай итеп, салым түләүче акча кертү вакытын һәм авансларның конкрет суммасын мөстәкыйль билгели.
«Акча янчыгын» үзеңдә генә түгел, ә өченче затларда да тулыландырырга мөмкин. Салым органы җыелган акчаларны башта бурыч хисабына(әгәр ул булса) җибәрә, аннары, кечерәк салым суммасыннан башлап, булачак түләүләр счетына кертә.
Бердәм салым түләвен башкарганда реквизитлар тутыру барышында була торган хаталар булмый, түләү сроклары турында да борчылырга кирәкми.Салымны Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.gov.ru «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы яки турыдан-туры «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» (акча янчыгы функциясе) аша түләргә мөмкин.
Булачак түләүләр счетына акчаны кертү салым органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә түбәндәгечә башкарыла:
- салым түләүчегә салым хәбәрнамәсен җибәргәннән соң ун көннән дә соңга калмыйча;
- яки салым хәбәрнамәсе җибәрелгәч, бердәм салым түләве бюджетка кергән көннән соң, әмма, кечкенәрәк суммадагы салымнан башлап, салым түләүнең билгеләнгән срокларыннан да соңга калмыйча, эзлекле рәвештә башкарыла.
Салым йөкләмәләре хисабына китмәгән акчаларны граждан, тиешле гариза биреп, кире кайтарырга, я булачак түләүләр счетына калдырырга хокуклы.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча