30 июнь 2021 яңалыклары
-
Путин белән туры элемтә вакытында Татарстан хөкүмәтен социаль челтәрләрдә халык белән аралашалар дип, мактау сүзләре әйттеләр
Россия Президенты регионнар башлыкларына гражданнар белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.
-
Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак»
Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның мәҗбүри вакцинация турындагы фикерен хуплавын белдерде.
-
Рамны яңа линиядә җитештерәләр
“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең пресс-рам заводында яңача рам җитештерелә башлады.
-
Федераль салым хезмәте идарәсе чаллылыларга бердәм салым түләүе турында аңлата
Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.
-
Табиблар “Энергетик” бакчачылык ширкатендә чыккан янгында исән калган кызның гомере өчен көрәшәләр
“Энергетик” бакчачылык ширкатенең бер өендә чыккан янгын эченнән 7 яшьлек кыз бала чыгып котыла ала. Бүген ул бик авыр хәлдә.
-
Чаллыда электромобильләр өчен зарядка җыю станциясе барлыкка киләчәк
Яр Чаллыда электромобильләр зарядкасы өчен станция урнаштырылачак. Ул Open city отеле территориясендә урнашачак.
-
Корбан гаете Татарстанда ничек узачак?
20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
-
Әтисе белән кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты
Яр Чаллының бакчачылык ширкатендә килеп чыккан янгын вакытында әтисе белән 12 яшьлек кызы янып үлгән куркыныч янгыннан соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
-
Кояшта артык кызынсагыз, нишләргә?
Җәйге эссе көннәрдә spf кремнар сезнең иң тугры дусларыгызга әйләнергә тиеш. Кояш инде артык кыздырмый, кремнарның да кирәге юк дип уйлау – бер дә дөрес түгел. Кояш болытлар арасына кереп китсә дә, аның кеше тәненә йогынтысы булмыйча калмас. Пигментлар – бер бәла булса, кояшта пешү – анысы тагын бер куркыныч афәт.
-
Татарстанда яшь белгечләрнең һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту процессын гадиләштерәләр
28 июнь көнне #ЖильёМолодымРТ дип аталган икенче республикакүләм туры эфир үтте. Анда төрле онлайн-мәйданчыклардан кушылган меңләгән катнашучы булды.
-
“Ал җилкәннәр” төзекләндерелә
ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков киләсе елда Чаллы янындагы ”Ал җилкәннәр” лагерен төзекләндерәчәкләрен хәбәр итте.
-
Чаллы Картиналар галереясендә Георгий Иванов башкарган эшләр күргәзмәсе оештырылды
Картиналар галереясенең кече залында 1970-90 елларда Кама буеның әйдәп баручы проектлаучы-рәссамнарның берсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ивановның (1946-2012 еллар) тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
-
Күрсәткечләрне онлайн рәвештә
“Татэнергосбыт”та счетчик күрсәткечләрен телефон аша һәм тартмаларга салып тапшыру туктатыла.
-
Шәһәрдәшләр өлкән буын арасында уздырылган Бөтенроссия компьютер чемпионатын онлайн карый алалар
1 июль көнне өлкән буын арасында ел саен үткәрелә торган компьютер чемпионаты узачак. 2020 елга кадәр ул көндезге форматта үткәрелде. Быел чемпионат дистанцион онлайн вариантта узачак.
-
30 июньгә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы
30 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә.