Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Федераль стандартлар һәм дәреслекләр

Казанда "Мәгариф" журналы редакциясе дәреслекләр язучы татар галимнәре катнашында федераль стандартлар турында "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" темасына "түгәрәк өстәл" оештырды. Утырышта әдәбият дәреслекләре буенча яңа укыту программасының эчтәлеге, шул программаларны тормышка ашыру шартлары һәм укучылар алган белем нәтиҗәләре хакында сүз булды....

Казанда "Мәгариф" журналы редакциясе дәреслекләр язучы татар галимнәре катнашында федераль стандартлар турында "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" темасына "түгәрәк өстәл" оештырды.

Утырышта әдәбият дәреслекләре буенча яңа укыту программасының эчтәлеге, шул программаларны тормышка ашыру шартлары һәм укучылар алган белем нәтиҗәләре хакында сүз булды. "Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу бик авыр булды, чөнки моңа кадәр язылган дәреслекләр юк. Рус мохитендә тәрбияләнгән баланы кызыксындыру бик җиңелләрдән дип булмый", - диде рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина.

Шулай ук дәреслекләр авторы булган Фәридә Хәсәнова исә, татарлар русларга ияреп бара һәм рус галимнәре бу өлкәдә алгарак киткән, дип саный. Ул, шулай ук, татар дәреслекләренең рус дәреслекләре формасын алуын, әмма эчтәлекнең, барыбер, татар мохитенә якынайтып эшләнүен билгеләп узды.

Дәреслекләр авторы Флера Ганиева, яңа стандартлар мәктәпне баштанаяк үзгәртмәде, дип саный. "Яңа федераль стандартлар мәктәптә ниндидер зур үзгәрешләр кертмәде. Төп яңалык белем эчтәлегенә кагыла. Элек әдәбият фәненнән белем бирү укып чыккан әсәрнең эчтәлеген истә калдырудан гыйбарәт иде, төп басым шуңа ясалды. Яңа стандарт нигезендә куелган таләп буенча, әдәбият белеме теориясе һәм әдәбият тарихы белән бергә үрелеп өйрәнелә, - диде ул. - Икенче яңалык исә - программаны укучының мөстәкыйль өйрәнүенә басым ясауда".

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы консультанты Кадрия Фәйзрахманова: "Бу дәреслекләр барысы да үрнәк программалар нигезендә төзелде. Укытучы 5нче сыйныфта дәүләт стандартында каралган минимумны үтмәгән икән, киләсе уку елында ул укучыларга бу әсәрләрне бирергә тиеш. Чөнки барлык тестлар, алдагы сыйныфларның укыту программасы шул минимумнарга нигезләнеп ясалган", - дип өстәде.

Утырышта дәреслек язу тәртибе, авторларны билгеләү, нинди дәреслекләр булырга тиешлеге хакында да сөйләшү булды. "Татар әдәбиятын укытканда, без аны дөнья күләмендәге зурлыкта күрсәтеп өйрәтми идек, ә бит әдәбият кына дип, бер ноктага төртелеп калырга ярамый. Без дәреслекләр аша татар әдәбиятын гына түгел, башка милләт әдәбияты, татарларның башка сәнгать юнәлешләрен дә өйрәтергә тиеш", - дип саный рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы Рамил Ханнанов.

"Түгәрәк өстәл" барышында Фәридә Хәсәнова әдәбиятны атнага бер генә сәгать укыту аз булуын искәртеп, сәгатьләр санын арттырырга кирәклеге хакында фикерләрен җиткерде.

Яңа дәреслекләрдә сүзлекләр, фразеологик әйтемнәр дә урын алган. Дәреслекләрнең укыту процессында нинди файдасы булуын, аның нәтиҗәләрен алдагы 3-4 елда күрергә мөмкин булачак, ди галимнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев