Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фельдшер – табиб

Шәһәрдәшебез Миләүшә Фәрдиева белән моннан 5-6 ел элек танышкан идем. Тукай районының ул чактагы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова: «Чаллыда яшәп, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүче шәфкать туташы гына түгел, ә тугры дус, сүзе эшеннән аерылмый торган фидакарь зат та әле ул», – дип таныштырган иде.

Быел җәй Миләүшә Хәйдәр кызы белән янә очраштык. Редакциягә килеп, үзенең Куады авылы фельдшеры булып эшләвен сөйләде ул. «Авыл халкын бик яратам. Җирлегебезнең хөрмәтле 10 кешесенә «Шәһри Чаллы» бүләк итим әле дип, өлкәннәрне ярты елга татар газетасына яздырды. 
Эше никадәр генә катлаулы булса да аның кәефсез, ачулы чагын күрмәссең. Һава торышы нинди генә булмасын, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыга.  «Әнием Гөлҗиһаннан  – сабырлык, тырышлык, әтием Хәйдәрдән җитезлек күчкән миңа», – ди Миләүшә ханым. 
Мәктәпне тәмамлагач, Миләүшә сыйныфташлары белән авылда калып бер ел терлекчелектә эшли. Аннары Минзәләдә фельдшерлыкка укып кайта һәм 7 ел Саклаубашта авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә. 20 елдан артык Тукай районы хакимиятендә медицина саклау хезмәткәре булып эшли. Биредә хезмәт куйганда балаларны төрле шәһәрләргә экскурсияләргә, районның иҗат коллективларын  төбәкләр Сабантуйларына, фестиваль, бәйгеләргә озатып йөри. Куадыда фельдшер булып эшләвенә дә 3 ел тулган. 
– Беренче эш көнемдә каршыма бизәлгән җигүле атка төялеп, гармунга кушылып җырлаучы милли киемдәге егет-кызлар очрады. Артларыннан бала-чага чаба. Шуны тәэсирләнеп карап барганда мине туктаттылар да: «Сабантуйга бүләк җыеп йөрибез. Бүгеннән башлап син безнең кеше бит инде», – диделәр. Мин дә аларга кушылдым – бүләгемне бирдем. Менә шунан бирле шатлыкларны бүлешеп, борчуларны уртаклашып яшибез. Монда халык яхшы, гел ярдәм итәсе килеп кенә тора. Авылда үрнәк алырдай олпат кешеләр байтак. Мөнәвир абый, мәсәлән, параличланган карчыгын зарланмыйча озак еллар кадерләп тәрбияләде. Район социаль яклау бүлегенә шалтыратып, олы яшьтәге кешегә ярдәм кирәклеген җиткердем. Гаиләгә ярдәм итү өчен социаль хезмәткәр билгеләделәр. Кешегә файдам тисә, көнем заяга узмый дип бәялим, – ди Миләүшә ханым. 
Язмам герое коронавирус дигән афәт барлыкка килгәннән бирле Тукай районы үзәк хастаханәсендә «кызыл зона»да да эшләде. «Кешене дару гына дәваламый, якты йөз, җылы сүз яшәтә. Миләүшә ханым кулы астында дәваланып кына таҗлы вирустан исән калдым», – ди шәһәрдәшебез Ләйсән Корбанова. 
– Ул ак халатлы фәрештәбез. Көне-төне безнең белән. Миләүшә ханымның куллары да шифалы бит. Укол, системаларны бик оста куя. Һәр процедураны җиренә җиткереп башкара. Игелекле, җаваплы. Кирәк икән, авыруларны үз машинасына утыртып, район һәм Чаллы хастаханәләренә дә алып бара. Табиблардан рецептлар яздыра, даруларны да алып кайтып бирә. «Кызыл зона»да эшләгәндә дә хәлебезне белеп торды, килеп уколлар, системалар куеп китте. Тар белгечләрне авылга алып килеп, диспансеризация үткәрде. Коронавируска каршы вакцина ясатуны да бик оста оештырды. Аллаһка шөкер, Миләүшәбездән уңдык. Хезмәтен аңлаган ире Салаватка, улы Наилгә рәхмәт, – ди лаеклы ялдагы укытучы Тәнзилә Хафизова. 
– Эше тавык чүпләп бетерә алмаслык күп булса да, «юк» дип әйтә белми ул. Кайвакыт Куады белән Чаллы арасын икешәр тапкыр уза. Аны иртәнге җидедә дә, кичтән дә ФАПта очратырга була. Авылда, районда уздырылган һәр чарада актив катнаша. Моңлы итеп җырлавын да яратып тыңлыйбыз», – ди мәдәният хезмәткәре Лилия Гайсина. 
Чираттагы туган көнен ул кадерле бала, бәхетле хатын, яраткан әни, хезмәтенә тугры фельдшер булып каршы ала. «Мин бик бәхетле кеше: зур байлыгым – үземне аңлый торган ирем Салават, улым Наил янымда. Кадерле әти-әнием, каенанам белән каенатам исән-саулар, апам, абыем, яраткан эшем бар. Аксакалларыбыз әйтүенчә, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелекне Аллаһ яраткан кешесенә генә бирә икән. Шул байлыкны кешеләргә өләшә алуым да зур бәхет» – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб