Башкорт-татар халкының күңелендә бары тик җыр-моң бит. Шул рух байлыгы аркасында матур итеп гомер итәбез. Безнең милләт - ул фәрештәгә тиң: саф, әдәпле. Начар кешеләр бит бармак белән генә санарлык. Аллага шөкер, яшьләребез хәмерсез туйлар уздыра, мәчеткә йөрүчеләр арта. Халкыбыз яхшылыкка омтыла.
Татарстанга еш киләм. 30 декабрь көнне Чаллыга бер зур оешманың эшчеләрен Яңа ел белән котларга барачакмын. 31е - Уфада булырмынмы, Казандамы, әлегә билгеле түгел. 7 яшьлек кызым Самира фигуралы шуу белән шөгыльләнә, декабрь ахрында ул Казанда узачак ярышларда катнаша. Шуңа күрә Яңа елны бәлки Казанда каршы алырбыз. Самирага әлеге спорт төре бик ошый. Аңарда булачак Олимпиада чемпионын күрәм.
Тиздән 2017 елга аяк басабыз. Яңа елдан нәрсә өмет итәм дисезме? Бары тик - сәламәтлек. Кызым өчен дә Кыш бабайның иң зур бүләге - минем исән-сау булуым. Матди әйбер сорамый ул, чөнки кирәк бар әйбере дә бар.
Чыганак :Шәһри Казан
Нет комментариев