Шəhри Чаллы

Фидан Гафаровның никахтан тыш кызы бар икән…

Рәсми булмаган чыганактан атаклы артист һәм җырчы Фидан Гафаровның никахтан тыш кызы булуы билгеле булды.

Бусы бер хәл, язучы-драмматург Халисә Мөдәрисова Фиданның автобиографиясенә нигезләп "Бәхет хакы" исемле драма әсәре иҗат иткән. Анда артистның барлык тормышта күргәннәре сүрәтләнә. Мәҗит Гафури исемендәге театр инде бу тамашаны сәхнәгә куеп Татарстанга алып килә. Шунысы кызыклы төп ролне Фидан Гафаров үзе башкарачак. Тамашачы бу спектакльдә Нурия Ирсаева кебек танылган артистларны һәм танылып килүче тетрның яшь талантларын да күрәчәк. Тамашада бик матур җырлар күп. "Бәхет хакы" Яр Чаллыда нибары бер көн-22 сентябрьдә Сара Садыйкова исемендәге тамашалар залында күрсәтелә. Бу спектакльнең әле премьерасы Уфаның үзендә дә күрсәтелмәгән. Халык аны көз көне күрсәтүләрен зарыгып көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: