Фигурист Евгений Плющенко Чаллы гаиләләре өчен чыгыш ясаячак
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика көне уңаеннан зур бәйрәм оештыра.
30 август - Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татнефть Арена" спорт сараенда бәйрәм оештыра. Бирегә бозда шуу буенча олимпия чемпионы Евгений Плющенко киләчәк. Ул командасы белән ике шоу күрсәтәчәк.
Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атлар гаиләләре чакырулы. Чаллыда 316 кеше барачак. Аларның 190ы - балалар, калганнары - зурлар.
Фото - Евгений Плющенконың Вконтакте рәсми сайтындагы видеодан скрин итеп алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев