Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Фикърәт ТАБЕЕВ: “Милләтнең дә, Татарстанның да киләчәге бездән тора. Моны онытмаска иде”

    Автордан. Мин үземнең 49 еллык хезмәтемнең күп өлешен журналистикага багышладым. Аеруча Казан, Чаллы телевидениеләрендә эшләгән чор җаваплылык һәм һөнәри осталык таләп итте. Миңа тарихи вакыйгаларны күрергә һәм аларны зәңгәр экраннар аша халыкка җиткерергә насыйп булды. 1992-95, 2001-2010 елларда Чаллы телерадиокомпаниясен оештырып кына калмадым, ә күп кенә иҗат проектларының авторы да...

    Автордан. Мин үземнең 49 еллык хезмәтемнең күп өлешен журналистикага багышладым. Аеруча Казан, Чаллы телевидениеләрендә эшләгән чор җаваплылык һәм һөнәри осталык таләп итте. Миңа тарихи вакыйгаларны күрергә һәм аларны зәңгәр экраннар аша халыкка җиткерергә насыйп булды. 1992-95, 2001-2010 елларда Чаллы телерадиокомпаниясен оештырып кына калмадым, ә күп кенә иҗат проектларының авторы да идем. Кызыклы шәхесләр белән очрашып, тапшырулар да әзерләдем. Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев, Россия Президенты Б.Н.Ельцин, данлыклы спорт комментаторы Н.Н.Озеров, партия һәм дәүләт эшлеклесе Ф.Ә.Табеев, КамАЗның беренче генераль директоры Л.Б.Васильев, халкыбызның данлыклы улы Т.А.Миңнуллин, татар халык шагыйре Р.М.Миңнуллин һәм башка бик күп шәхесләр белән үткәргән әңгәмәләр минем өчен кадерле иҗат үрнәкләре булып саклана. Вакыт үтүгә карамастан, аларның әһәмияте югалмый. Аларның кайберләрен беренче мәртәбә газета укучыларга тәкъдим итәргә булдым. Хөрмәт белән, Рахман Шәфигуллин.

    Фикърәт Әхмәтҗанович, 60нчы елларда ук ТАССР Союзда иң көчле аграр төбәк булудан тыш, нефть химиясе, сәнәгать, энергетика өлкәләре буенча да алдынгылар сафында барды. Ни өчен КамАЗ төзү ихтыяҗы барлыкка килде?

    - Әйе, ул вакытта республика бар яктан көчле иде. Ә менә Чаллы гади бер район үзәге булып кала бирде. Шуңа да карамастан, шәһәр коммуникацияләр челтәрендә аерым бер урын алып торды. Без Түбән Камага кадәр тимер юл суздык. Аннары мин әлеге юлны Чаллыдан Әгерҗегә кадәр озынайтырга кирәк иде дигән үтенеч белән чыктым. Шул рәвешле, без Татарстанны төньяк юнәлештә тоташтырдык. Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелә башлагач, төбәкнең абруе тагын да артты. Якында гына Кама елгасы булу да йөк ташу мәсьәләсен уңай хәл итте. Коммуникацияләрнең көчле булуы Чаллыны киләчәктә илебезнең машина төзү үзәге итәргә мөмкинлекләр ачты. Аннан соң авыл хуҗалыгын электрификацияләү, нефть һәм нефть эшкәртү өлкәсенә яңа технологияләр кертү меңәрләгән кешене эштән азат итте. Ә бит халыкны акчалата да, торак белән дә тәэмин итәргә кирәк. Боларның барысын да җентекләп тикшергәч, без зур йөк күтәрешле автомобильләр җитештерү комплексын фәкать Чаллыда гына төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Безне СССРның дәүләт планы, аннары махсус комиссия дә хуплап чыкты. Ләкин автомобиль заводын Красноярск краеның Белый Яр шәһәрендә төзергә дигән карар да чыгарга өлгерде. Мин КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев белән очрашып, аңа "Завод фәкать Татарстанда, Чаллыда төзелергә тиеш", дидем. Аңа үзебезнең мөмкинлекләр хакында сөйләдем. Ул мине дикъкать белән тыңлады, ләкин берни дә әйтмәде. Күп тә үтмәде, без аның белән Мәскәүдән Белоруссиягә юбилейга бардык. Поездда ике арада мөнәсәбәтләр тагы да яхшырды. Рәхәтләнеп домино суктык. Мин Брежневка кабат КамАЗ мәсьәләсен әйттем. Атна-ун көн узуга, КПСС Үзәк комитеты СССР Министрлар Советының карары дөнья күрде. Бу 1969 елның сентябрь ае иде. Һәм 5 ел эчендә без автогигантның беренче чиратын төзеп тә чыктык.

    - Бу катлаулы һәм үтә дә җаваплы эшне оештыруда төбәк һәм шәһәребезнең партия оешмасы роле нидән гыйбарәт булды.

    - Билгеле, бүгенге көндә элеккеге режимны шелтәләүчеләр күп. Ләкин ул чорда партия халыкка һәр яклап ярдәм итеп торды. Күз алдыгызга китерегез, автозавод мәйданнарында 80 меңгә якын эшче һәм 100 меңләп төзүче хезмәт куя. Аларның бит барысының да көнкүреш, социаль, торак мәсьәләләрен хәл итү мөһим иде. Бу эшләрнең барысы да тиз арада һәм уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, кешеләр дә ашка аш белән җавап биреп, үз хезмәтләрен намус белән башкарып чыкты.

    - Кадрлар барысын да хәл итә дигән әйтем бар. Җирлегебездә хезмәт куйган нинди талантлы белгечләрне атап үтәр идегез?

    - Иң элек Түбән Кама нефтехимкомбинатына тукталыр идем. Ул чакларда дөньяда тиңе булмаган әлеге предприятие һәм шәһәр белән Казанда райком секретаре булып эшләп киткән Илдус Садыйков кебек талантлы белгеч идарә итте. Беляев Рәис Кыямовичны шулай ук һәммәбез дә яхшы белә. Аны да үзем Казаннан Чаллыга партия секретаре итеп җибәрдем. Тукай районында лаеклы хезмәт куйган белгечләрне дә искә алмый мөмкин түгел. Йолдыз Кормашев әнә шундыйлардан. Әле ул үзенең хатирәләрен туплап, китап та язып чыкты. Менә шундый тәҗрибәле кадрлар белән бер- бөтен көч булып эшләдек без. Аларның барысы да гади халык арасыннан чыккан шәхесләр.

    - Мәскәү белән булган ике арадагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләп үтсәгез иде. Зур урыннарга кадрлар билгеләүне Үзәк хәл итә идеме?

    - Ул чакта моңа кагылышлы мәсьәләләр уңай һәм җиңел чишелә иде. Кадрлар сәясәтендә бернинди көчләп тагу дигән сүз булмады. Без КПСС Үзәк комитеты белән һәрвакыт килешеп, бер-беребезнең фикеренә колак салып эшләдек. 20 ел эчендә мин сайлаган кадрларның берсен дә кире какмадылар. Гомумән, Союз министрлары беркайчан да Өлкә партия комитеты секретареннан башка гына карар кабул итмәде.

    - Мәгълүм булганча, автогигантның беренче генераль директоры итеп СССР Автомобиль сәнәгатенең министр урынбасары Лев Васильев билгеләнә. Аның белән уртак тел табуы авыр булмадымы?

    - Әйтергә кирәк, кеше укымышлырак, гыйлемлерәк булган саен, аның белән эшләве дә авырлаша. Фикерләр дә гел тәңгәл килеп бетми. Ләкин һәрвакыт алтын урталыкны саклый белергә кирәк. Завод җитәкчесе буларак, Лев Борисович төзүчеләрне күбрәк җитештерү корпусларына җәлеп итү ягында булса, Өлкә комитеты секретаре буларак, мин социаль объектлар турында онытмаска кирәклеген искәртеп тордым. Шул рәвешле, Чаллыда әле күп кенә өлкә башкалаларында да булмаган ит комбинаты, кош фабрикасы, 30 гектар мәйданда теплицалар сафка басты. Һәр кешене көненә ярты литр яңа савылган сөт белән тәэмин итеп торган совхозлар оештырылды. Гомумән, бер төзелеш мәйданында гына ул чакта көненә 1,5-2 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарыла иде. Безнең казанышларыбызга Калифорния сенаторы Мондейль җитәкчелегендәге Америка делегациясе дә таң калып китте. Әнә шулай без күпләргә үрнәк булып, аңлашып, кирәк чакта бер-беребезгә юл куеп, максатларыбызга ирештек. Шәһәр дә, КамАЗ да төзелде.

    - Автогигантны җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ничек хәл иттегез? Мәгълүм булганча, моның белән бәйле проблемалар да булмый калмагандыр?

    - Баштарак әлеге мәсьәлә буенча безгә Генри Форд ярдәмгә килер дип планлаштырган идек. Ул безгә Америка Кушма Штатларыннан ук килде. Мин дә аның белән шәхсән очраштым. Биредә күргәннәреннән соң ул: "Америка кадәр Америкада да мондый завод төзегәннәре булмады әле, сезне бик күләмле эшләр көтә", - дип, үз бәясен бирде. Һәм соңрак ул әллә дәүләт департаментының рөхсәте булмау сәбәпле, әллә башкарасы эшләрнең күләменнән куркып, безнең белән эшләүдән баш тартты. Җентекләп уйлашканнан соң, без бу проблеманы өлешләп хәл итәргә булдык. Мисал өчен, кою заводын безгә тулысынча Пульман компаниясе проектлаштырып бирде, җиһазлар белән тәэмин итүне дә алар үз өстенә алдылар. Франция исә двигательләр җыю заводына үз өлешен кертте. Японлылардан заказ белән терсәкле вал линиясен кайтарттык. Менә шулай өлешләп-өлешләп мәсьәлә тулысынча хәл ителде.

    - Билгеле булганча, КамАЗ төзелеше белән берьюлы 4 генподрядчы шөгыльләнде. Аларның эшчәнлеген ничек контрольдә тотып бетерә алдыгыз?

    - Эшнең юл башында тәҗрибәле, үз вазифаларын биш бармагы кебек яхшы белгән белгечләр торганда, берни дә куркыныч түгел ул. Сүзем - СССРның энергетика һәм электрификация министры Петр Степанович Непорожний хакында. Андый укымышлы, гыйлемле шәхесләр ул чакта дөньяда бары берничә генә иде. Ул җитәкләгән министрлык КамАЗ төзү өчен төп подрядчы итеп билгеләнде. Һәрдаим очрашып, аралашып, кайда нинди җитешсезлекләр барлыгын ачыклап тора идек. Шуңа да бернинди өзеклекләр булмады. Һәркем белән уртак тел табып эшләдек.

    - Эш барышында ниндидер гадәттән тыш хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар булганын хәтерләмисезме?

    - Билгеле, андый очраклар бик күп була. Аларның бит барысы да халыкка чыгарылмый. Хәтерлим, кою заводын төзегәндә бинаның нигезенә бәйле проблемалар килеп чыккан иде. Анда бит фундамент конструкцияләрен кагып кертмәделәр, ә бөтенләй яңа ысул белән ясадылар. Кыш якынлашуга да карамастан, эшчеләр бетонны җылытып капларга онытканнар. Нәтиҗәдә бары да катты һәм аны җимереп, янәдән ясарга туры килде.

    Төзелеш башлыгын хәтта судка да бирмәдек, КПСС Үзәк комитеты да, ил җитәкчеләре дә бу хакта хәбәрдар булса да, минем эшне тирәнгә җибәрәсем килмәде. Әлеге белгечне Ленинградка дамбалар салырга җибәрдек. Чөнки ул бик тә талантлы төзүче иде. Тулаем алганда, беркемне дә югалтырга, үзебезгә гөнаһ алырга теләмәдек.

    - Фикърәт Әхмәтҗанович, шөкер, Чаллыбызны төзедек, бер-бер артлы яңа йортлар калыкты, социаль-мәдәни объектлар эшли. Әмма шулай да шәһәребезнең үзәге, үз йөзе юк шикелле. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

    - Билгеле, шундый зур, күләмле эшләр җитешсезлекләрсез генә булмый. Ул чакта йортлар бер-берсенә охшаш, бер типта гына була дип уйлап тору юк иде. КПСС Үзәк комитетының беренче карары буенча, иң мөһиме кешеләрне фатирлы итү мәсьәләсе торды. Без аны тулысынча башкарып чыктык. Аннары инде янә яңа карар кабул ителде. Һәм аның буенча инде без социаль-мәдәни объектлар, сәүдә, эшкәртү предприятиеләре төзеп тапшырырга тиеш идек. Заманына күрә безнең биналарга ил күләмендә тиңнәр булмады. Бассейнлы балалар бакчаларын карарга илнең төрле төбәкләреннән белгечләр килде. Гомумән, заманына күрә бездәге төзелешне ул чакта һәр төбәккә үрнәк итеп куярлык иде. Шуңа күрә Чаллының үзәген киләчәктә корырбыз дигән фикердә булдык.

    - КПСС Үзәк комитетының 25 съездында КамАЗның беренче чираты тапшырылу хакында хәбәр итүегезне әле дә яхшы хәтерлисездер. Ул тантаналы мизгелләрдә нинди хисләр кичердегез?

    - Әлбәттә, бу минем гомеремнең иң истәлекле, данлыклы мизгелләренең берсе булгандыр, мөгаен. Чөнки без нибары 5 ел эчендә кеше ышанмаслык күләмле эш башкарып чыктык. Монда, әлбәттә, талантлы җитәкчеләребезнең, халкыбызның, илебезнең төрле почмакларыннан җыелган энтузиаст яшьләрнең көче түгелгән. Әнә шулай бергәләп, бербөтен булып, без илебез башлыкларына гына түгел, ә бар дөньяга үзебезнең көчебезне, сәләтебезне күрсәттек һәм исбатладык. "Камаз" бит ул уникаль машина. Авыл хуҗалыгында да, төзелеш эшләрендә дә, кайда гына файдаланмыйлар аннан. Әле дә урамда каршыма "Камаз" килеп чыкса, тәннәремә ниндидер бер рәхәтлек йөгерә.

    - 1993 елда двигательләр заводында чыккан янгынны камазлылар гына түгел, ә шәһәр, республика халкы да зур фаҗига буларак кабул итте. Сез дә әлеге вакыйганы бик авыр кичергәнсездер...

    - Әлбәттә, күпме хезмәт бер мизгелдә күккә очты. Барысы да проектлау эшләрендә җибәрелгән җитешсезлекләр аркасында. Янгын башланган энергоблок бина эчендә урнаштырылмаган булса, бу бәхетсезлек килеп тә чыкмаган булыр иде. Өстәвенә, заводның түбәсе дә янгынга каршы торучан булмаган. Миңа эшлекле визит белән Италиядә булырга туры килгән иде. Анда мине сәнәгать оешмаларына түбә материаллары җитештерүче предприятиегә алып килделәр. Биредә минем өчен махсус шартлы янгын чыгарып, үз материалларының утка бирешмәүчәнлеген күрсәттеләр. Бу хакта мин үзебезгә кайткач, бәйнә-бәйнә сөйләдем. Әмма моңа артык игътибар итүче булмады. Әгәр тыңласалар, бу фаҗига килеп чыкмаган да булыр иде.

    - Фикърәт Әхмәтҗанович, әлеге вакытлардан инде күп еллар үтте, сезнең мисалда яңа талантлы кадрлар тәрбияләнеп үсте. КамАЗның элеккеге директор урынбасары Илдар Халиков әнә шундыйлардан. Аның хакында ниләр әйтер идегез?

    - Ул КамАЗ кысаларында чын мәгънәсендә талантлы икътисадчы булып җитлекте. Илдар Шәфкатович хокук мәсьәләләрен дә бик яхшы белә, сәяси сизгерлеге, оештыру сәләте белән дә башкалардан аерылып тора. Киләчәктә дә әлеге сыйфатларын югалтмый халкыбызга намуслы хезмәт итсен иде.

    - Тиздән без истәлекле дата - гигант КамАЗ төзелә башлауга 35 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан армый-талмый тир түгүче заводчыларыбызга нинди теләкләрегезне ирештерер идегез?

    - Шөкер, күп авырлыкларга очрасак та, без, җитәкчеләр дә, гади эшче халык та сынмадык, сыналмадык. Җирлегебезнең имин киләчәге өчен тырышып хезмәт иттек. Хәзер инде бар да кырыс базар шартларына корылган. Шуңа да шушы шартларда көндәшлеккә сәләтле булып, элеккеге еллардагы энтузиазм белән җитештерү эшен дәвам итик. "Камаз"ларыбызны дөнья базарына чыгарып, яңадан-яңа илләр белән уртак эшчәнлек алып барыйк. Ә моның өчен автогигантта бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Техник яктан да, кадрлар ягыннан да җитешсезлекләр юк. Иң мөһиме - эшләргә дә эшләргә кирәк.

    - Фикърәт Әхмәтҗанович, әңгәмәбезнең соңында булса да, Сезгә бер сорау бирми кала алмыйм. Җирлегебездә шундый зур мөмкинлекләр була торып, авторитетыгызны да исәпкә алып, ни өчен без союздаш республика дәрәҗәсен ала алмадык? Бу безнең халкыбыз, милләтебез өчен күпкә отышлырак булыр иде.

    - Мин дә нәкъ шул фикердә идем. Чөнки ул чорда Татарстаныбыз күп кенә союздаш республикалардан икътисадый яктан да, сәнәгать тармаклары ягыннан да алда бара иде. Без мөмкинлекләребез белән хәтта Белоруссия белән бер дәрәҗәдә идек. Ә мәйданыбыз буенча өч Балтыйк буе республикасыннан да зуррак булдык. Әмма югарыдагылар безгә әле вакыт түгел, дип кырт кисте. Сездән соң башкалар да аерылып чыгарга теләсә, бу бит илнең таркалуына китерәчәк, дип белдерделәр. Гомумән, икътисадый яктан союздаш республика дәрәҗәсе ул бернинди өстенлекләр дә бирмәс иде. Ә инде суверен хокукыбыз, үз сәясәтебез, икътисадыбыз, мәдәниятебез, милли карашларыбызны үстерергә безгә берәү дә каршы килмәде. Язучыларыбыз белән бер очрашу хәтердә калган. Болар миннән тегесен, монысын таләп итә. "Фатирларыгыз бар, алган гонорарыгыз эшләмичә дә яшәргә җитә. Алай булгач, Чыңгыз Айтматов кебек дөньякүләм танылган әсәрләр иҗат итәргә кем комачаулый?" - дидем. Соравыма җавап бирүче булмады.

    ...Еллар үтсә дә, мин Чаллы, Татарстан белән тыгыз элемтәдә яшим. Милләтнең дә, Татарстанның да киләчәге бездән тора - шуны онытмаска иде.

    Әңгәмәдәш - Рахман

    Шәфигуллин.

    (Мәскәү. Октябрь, 2004 ел.)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: