Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филадельфиядә Сабантуй бәйрәме үтте

Икенче тапкыр үткәрелгән Сабантуйга якын һәм ерак штатлардан да килгән иделәр. АКШның Пенсивальния штатында Филадельфия каласында татарларның оешма төзүләренә берничә генә ел. Монда икенче тапкыр үткән Сабантуйга якын-тирә һәм ерактагы штаталардан да килгән иделәр. 20 майда узган бәйрәмгә 80ләп кеше җыелган. "Нью Йорктан, Бостоннан, Вашингтоннан, хәтта Сан-Францискодан кунаклар булды", дип...

Икенче тапкыр үткәрелгән Сабантуйга якын һәм ерак штатлардан да килгән иделәр.

АКШның Пенсивальния штатында Филадельфия каласында татарларның оешма төзүләренә берничә генә ел. Монда икенче тапкыр үткән Сабантуйга якын-тирә һәм ерактагы штаталардан да килгән иделәр.

20 майда узган бәйрәмгә 80ләп кеше җыелган. "Нью Йорктан, Бостоннан, Вашингтоннан, хәтта Сан-Францискодан кунаклар булды", дип хәбәр итте Азатлыкка Филадельфия татар оешмасы җитәкчесе Диләрә Кашаева.

Аның сүзләренчә, бәйрәмдә милли ярышлар оештырылган. Йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату да булган.

"Капчык белән узышу өчен интернеттан киндер капчыклар сатып алдым. Махсус киеп сикерү өчен дип язылган" дип сөйләде ул.

Сабантуй кунакларын шунда ук учакта пешерелгән плау белән сыйлаганнар. Уңган хуҗабикәләр кыстыйбый, мантый, өчпочмаклар пешереп килгән.

Филадельфия татарлары бәйрәмне Ураза аена кадәр үткәреп калырга тырышкан. Татарларның киләсе зур очрашуы уразадан соң Вашингтон һәм Нью Йорк Сабантуенда балачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев