Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • ФИРАЯ Әхмәдуллина: “Инвалид бала аеруча яклауга мохтаҗ”

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дару препаратларына даими ихтыяҗы булган гражданнарга түләүсез дарулардан баш тартыр алдыннан бик җитди уйланырга киңәш итә. Ә инде сүз даруларсыз бер генә көн дә яши алмаучы инвалид сабыйлар турында барганда, җаваплылык бермә-бер артырга тиеш, дип искәртә белгечләр. Чынлыкта әлеге мәсьәлә ничегрәк хәл ителә соң? Бу хакта...

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дару препаратларына даими ихтыяҗы булган гражданнарга түләүсез дарулардан баш тартыр алдыннан бик җитди уйланырга киңәш итә. Ә инде сүз даруларсыз бер генә көн дә яши алмаучы инвалид сабыйлар турында барганда, җаваплылык бермә-бер артырга тиеш, дип искәртә белгечләр. Чынлыкта әлеге мәсьәлә ничегрәк хәл ителә соң? Бу хакта 2нче балалар шифаханәсе баш табиб урынбасары, югары категорияле педиатр Фирая Фәнис кызы Әхмәдуллина белән сөйләшәбез.

    - Фирая Фәнисовна, яшерен-батырын түгел, бу проблема елның-елында кабатлана. Һәрдаим аңлату эшләре алып баруга карамастан, үз баласының сәламәтлегенә битараф әти-әниләр барыбер табыла. Сезнең шифаханә хезмәт күрсәтә торган территориядә ничә инвалид бала ташламалы даруларга мохтаҗ? Шуларның күпмесе быел социаль яклау җыелмасыннан файдалана?

    - Белгәнегезчә, дәвалануга авыр бирелә торган хроник авырулы гражданнарны, шул исәптән, балаларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү - Россия хөкүмәте тарафыннан гарантияләнә торган иң мөһим социаль чараларның берсе. Безнең шифаханәнең махсус исәбенә бүген 348 инвалид бала теркәлгән. Нигездә, шикәр авыруыннан, вируслы гепатиттан, эпилепсиядән, церебраль параличтан, шулай ук генетик төркемгә керә торган муковисцидоз, фенилкетонурия авыруларыннан җәфа чигә әлеге балалар. Бүгенге көнгә шуларның 174енең әти-әнисе ташламалы дарулардан баш тартты.

    - Сәбәбен нәрсә белән аңлаталар? Гомумән, кайсы очракларда гаилә баласына тиешле социаль яклау җыелмасын акчага алмаштыра?

    - Кызганычка каршы, хөкүмәт бирә торган ташламалы ярдәмнең әһәмиятен бөтен кеше дә аңлап бетерми. Күпләр баласының сәламәтлеген какшатучы хроник авыруның мәкерле үзенчәлеген хәтта кабул итәргә дә теләми. Әйтик, көн дә бер көнне чирнең вакытлыча "чигенүен" сихәтләнү белән бутап, ялгыш адым ясыйлар. Ягъни ташламалы дарулардан баш тарталар. Ә бит авыруның кайчан, ни дәрәҗәдә кабат кискенәясен беркем дә фаразлый алмый. Шуңа күрә кабатлап искәртәсе килә: инвалид баласының авыруы ни дәрәҗәдә катлаулы икәне турында ата-ана хәбәрдар булырга һәм теләсә кайсы вакытта кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер булырга тиеш. Ташламалы дарулар бу очракта бәлагә тарган һәр гаилә өчен ышанычлы гарант булып тора да инде.

    - Фирая Фәнисовна, 15 ел дәвамында инвалид балаларны дәвалаучы табибә буларак, аларның әти-әниләрен ялгыш адым ясаудан нинди киңәшләр белән туктатасыз, нинди дәлилләр белән инандырасыз?

    - Дөресен әйткәндә, ахырын уйлап җиткермичә, балага бирелгән социаль яклау хокукыннан баш тартуны бик зур җавапсызлыкка саныйм. Минемчә, андый гаризага имзасын куйганчы, әти-әни, иң беренче чиратта, "болай эшләсәм, авыру балама кыенлык килмәсме", дип уйланырга тиеш. Бәла килгәч, ягъни баланың хәле авыраеп киткәч кенә соң булуы да мөмкин. Хәер, нәкъ шундый ситуациядә үзенең ялгышын бөтен тирәнлеге белән аңлый да инде гаилә. Чөнки баланы кичекмәстән, шушы сәгатьтә дәвалый башларга кирәк, ә препаратлар берсеннән-берсе кыйммәт. Ә инде баланы үлем тырнагыннан алып калу өчен көрәш атналарга, айларга сузылган очракта, гаилә бюджетындагы акча җитмәскә дә мөмкин. Әйтик, муковисцедозга каршы препаратның бер айлык дозасы 48 мең сум тора. Әлеге дару белән бер баланы ел дәвамында дәвалау 500 мең сумга төшә. Фенилкетонуриядән һәм вируслы хроник гепатиттан тернәкләндерү препаратларының бәясе дә якынча шул суммага җыела. Мондый чыгымнарны урта керемле гаилә бюджеты ничек күтәрә алсын! Аннан, ташламалы дарулардан баш тартсаң, бер елдан соң гына гариза язып, әлеге мөмкинлекне кайтарып була. Бу Россия Федерациясе законына нигезләнеп эшләнә. Иң аянычы, тиешле даруларны вакытында кабул итмәгән очракта, иммунитеты зәгыйфьләнгән бала организмында башка авырулар (яман шеш, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит) "баш калкытырга" мөмкин. Ә бит алары да кыйммәтле препаратлардан башка үзләреннән-үзләре үтми. Әйтик, санап үтелгән авырулардан баланы тернәкләндерү бәясе 25 мең сумнан алып, 2,5 млн сумга кадәр җитә. Менә шушы мәгълүматларның барысын да кечкенә пациентларымның әти-әниләренә җиткерәм.

    - Белүемчә, 2009 елның 1 гыйнварыннан әлеге мәсьәләгә кагылышлы закон тагын да катгыйланды. Шул хакта берничә сүз.

    - Әйе, ташламалы дарулардан бер тапкыр баш тартсаң, социаль яклау җыелмасын алу хокукы хәзер Пенсия фондына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткәннән соң гына кайтарыла. Бу нисбәттән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кабатлап искәртә: 2015 елда инвалид баласы ташламалы дарулар белән тәэмин ителсен өчен, һәр гаилә, агымдагы елның 1 октябреннән дә калмыйча, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ташламалы дарулардан баш тарту турында гариза быел бирелгән очракта, әлеге ялгышны 2014 елның 1 октябренә кадәр төзәтү мөмкинлеге бар.

    Ә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, тагын шуны искәртәсем килә: ташламалы дарулардан баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Компенсациягә алданып, ялгыш адым ясамагыз. Балагызның сәламәтлеге, матур киләчәге, иртәгәге көнгә өмете бары тик сездән, сезнең җаваплылыктан тора.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Игелекле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: