Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдәвес Халиуллина: «Бухгалтер булырга теләсәм дә, 30 ел инде кар көрим»

Берьюлы 10 подъездны тәртиптә тотучы шәһәрдәшебез белән әңгәмә кордык.

29нчы бистәнең йолдызы ул дияр идем мин бүгенге әңгәмәдәшем Фирдәвес Халиуллина хакында. Юк, ерактан ук балкып, күзләрне камаштырып торган кызгылт сары камзулы өчен түгел, ә тырыш һәм намуслы хезмәте белән биредә яшәүчеләрнең хөрмәтен казанган шәхес булганы өчен. Инде 30 елдан артык ул биредәге йорт яннарын үз ихатасыдай карап, чистартып, җыештырып тора. Аның эш сөючәнлеге бәрабәренә 29/09, 29/10, 29/11 йорты яннары ел әйләнәсе шәһәрнең иң үрнәк, иң чиста ишегаллары булып балкып тора. «Тынгы белмәс җан ул, эшен сөеп, бирелеп башкара», – диләр аның хакында. Әйе, хезмәтен яратмаса шулкадәр гомер биредә көч куймас та иде шул. Быелгы карлы-буранлы кыш та сабырлыгын сындыра алмаган аның? Үзе белән сөйләшүне дә нәкъ менә шуннан башладым.

– Фирдәвес ханым, соңгы көннәрдә бигрәк авырга туры килгәндер. Кар бертуктаусыз яуды бит. Ничекләр көрәп бетердегез?
– Мин бит инде чыныккан кеше, 30 ел эш дәверендә әллә нинди һава шартларын күрергә туры килде. Шулай да, быелгы кыш хактан да бик карлы булды. Берүзем көн дә диярлек 10 подъезд алдын, тротуарларны чистарттым. Өлгерер өчен кайчак иртә таңнан төнгә кадәр эшләргә дә туры килде. Шөкер, әлегә сынатмадык кебек. 

– Ә, гомумән, сезнең эш сәгатегез ничәдән башлана?
– Без инде иртәнге алтыдан аяк өстендә. Җитешер өчен кайчак бишенче яртыларда да чыгабыз. Шәһәрдәшләребезгә артык комачаулыйсы килми бит. Иң элек чүп савытларындагы көнкүреш калдыкларын җыеп, савытларга төяп куябыз. Аннары инде чистарту эшенә керешәбез. Кирәк икән ял көннәрендә дә чыгып эшлибез. Территорияң – синең йөзең бит ул, аны карап, тәрбияләп торырга кирәк. 

– Хезмәт хакыгыз канәгатьләнерлекме соң?
– Кемгә ничектер инде, мин зарланмыйм. Билгеле, ир-атлар өчен ул күп тә түгелдер. Шуңа да бераз эшләп карыйлар да китәләр. Ә мин холкым буенча тегендә-монда йөрергә яратмыйм. Булганына шөкер итеп яшим.

– Эш аеруча күп булганда йортта яшәүчеләр дә чыгып ярдәм итмиме? Узган ялларда бит бик күпләр кулларына көрәк алды?
– Юк, мин моңа өметләнмим дә. Йортта яшәүчеләр бит ишегалларын тәртиптә тоту өчен акча түлиләр. Бу аларның эше түгел, ә миңа йөкләнгән бурыч. Кем белә, бәлкем аларның да кырык якта кырык эше ярылып ятадыр. Мин бит алар янына барып, әйдә, ярдәм итим әле дип йөрмим. Иң мөһиме, Аллаһ саулыктан аермасын инде. 

– Яшерен-батырын түгел, атнасына бер авылга кайтып, кар көрәп килү дә көч-хәлне ала. Ә сез көн дә шул хезмәттә. Артык көч куеп, өзлеккәнегез юкмы? 
– Билгеле, кайвакыт көн ахырына билләр, аяк-куллар сызлаштыра башлый. Ләкин иртәнгә, бераз күнегүләр ясап алгач, тагын язылып китәләр инде үзләре. Шөкер, шуннан ары хасталанып ятканым юк. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләрдер инде ул. Һәм, гомумән, мин бит авыл кызы. Яшьли Балык Бистәсе районының Мәм-Каз Чаллы авылы кырларында хезмәт чыныгуы алып үстем. Печән чабып, утын кисеп, кул көче генә түгел, ә рухи егәрлек тә тупладым.

– Ә ни өчен сез башка һөнәрне сайламадыгыз һәм, гомумән, ни рәвешле ишегалды җыештыручы булып киттегез?
– Көчем ташып торса да, мин бераз оялчанрак шул. Әнә шул сыйфатым балачак хыялыма – бухгалтер булу теләгенә киртә куйды. Гәрчә мәктәпне тәмамлагач та Чаллыга килеп техникумга документлар да тапшырган идем. Тик русча яхшылап сөйләшә белмәвемнән көләрләр дип уйлап, кыенсынып кире кайтып киттем. Фермага сыер савучы булып урнаштым. Әмма язмыш барыбер үзенекен итте – кияүгә чыккач янә бирегә китерде. Һәм мин пресс-рама заводында эре штамповка цехында эшли башладым. Аннары бер-бер артлы ике балабыз туды. Эш сменалы булгач, аларны карау авырлашты, игътибар җитми башлады. Шуларны уйладым да, вакытлыча гына дип 29нчы комплекска урам җыештыручы булып килдем. Әнә шул вакытлыча диюем 30 елга сузылды (көлә).

– Чагыштырып карасак, ул чакта эшләве авыр идеме, әллә хәзерме? 
– Юк, элек җиңелрәк иде. Чөнки ул чорда дворниклар күп иде. Эшли башлаганда мин ике участокны тәртиптә тотсам, хәзер инде ун участок өчен җаваплы. Җәйгә әле ул 14кә әйләнә. Өстәвенә, әле ике подъездның идәнен дә юам. Шөкер, минем карамактагы йортта яшәүчеләр тәрбияле, үзләре дә тәртип яраталар. 

– Фирдәвес апа, җәй дип тә телгә алдыгыз, шулай да кайсы ел фасылында эшләве авыррак?
– Көзге салкын, яңгырлы чорны яратмыйм инде мин. Ишегаллары ярфак белән тула. Аларны көн дә диярлек өем-өем җыясың, аннары капчыкларга тутырып машинага төйисең. Буй кыска булгач, билгеле, авыргарак туры килә. Юеш яфрак таш кебек авыр да була бит әле ул. Менә шул чорны үткәреп җибәргәч җиңел сулап куям. Җәйләрен инде безнең ишегалдыбыз гөлбакчага әверелә. Йортта яшәүчеләр участокларда үзләре теләп төрледән-төрле чәчәкләр үстерәләр. Аларны күрергә дип хәтта башка комплекслардан да киләләр. «Юлыбыз шушы яктан булса, махсус сезнең ишегалды аша үтәбез», – дип тә канатландырып китәләр. 

– Хезмәтегез гаять авыр, зур сабырлык, тырышлык сорый. Булды җитәр, китәргә кирәк инде дигән чакларыгыз да булдымы? 
– Эшнең җиңеле юк инде аның. 60ны тутырсам да әле бер генә дә китәсем килми. Бу бит инде минем үз йортымның ишегалды кебек. Биредә яшәүчеләрне дә мин туганнарымдай якын күрәм. Аларның бар тормышлары минем күз алдымда үтте дияргә була. Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак безнең. Очрашкан саен хәл белешәбез, проблемалар белән уртаклашабыз. Бер-беребезгә киңәшләр дә бирәбез. Алга таба да шулай, дус һәм үзара аңлашып яшәргә язсын инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев