Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев халык яратсын өчен ни эшләргә кирәклеген әйтте

17 май конне Фирдус Тямаев Чаллы тамашачысына, чыннан да, язлар алып килде. Аның концертына килгән шәһәрдәшләр барлык мәшәкатьләре турында онытып, җыр дәрьясына чумды. Җырчының гадилеге йөзенә чыккан. Аның фикеренчә, шул сыйфаты аркасында халык аны ярата да инде. Залның тулы булуы бер дә аптырашта калдырмый, чөнки тамаша дәверендә халыкның йөзеннән елмаю...

17 май конне Фирдус Тямаев Чаллы тамашачысына, чыннан да, язлар алып килде. Аның концертына килгән шәһәрдәшләр барлык мәшәкатьләре турында онытып, җыр дәрьясына чумды. Җырчының гадилеге йөзенә чыккан. Аның фикеренчә, шул сыйфаты аркасында халык аны ярата да инде. Залның тулы булуы бер дә аптырашта калдырмый, чөнки тамаша дәверендә халыкның йөзеннән елмаю төшмәде. Әлбәттә, уйландыра торган җырлар да булмады түгел. Кайбер шәһәрдәшләребез күзләрендә хәтта күз яшьләре күренде. Быел аның юбилей - сәхнәдә булуына 5 ел. Тамашачыны гел үзеңә тартып торырга бик авыр. Халык туймасын өчен, яңа җырлар язып торырга, үзеңне яңа яктан гел ачып торырга кирәк, ди үзе Фирдүс. Чаллы тамашачысына чиксез хөрмәтен һәм рәхмәтен белдереп, Фирдүс әйләнеп кире кайтырга сүз бирде. tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев