Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев нинди 5 тонна йөк сөйрәп йөри?

Түбəн Новгород Тимерюлчылар мəдəният йортында үзенең кабатланмас чыгышлары белəн күп еллар дəвамында тамашачы күңелен яулаган, матур җырлары белəн тыңлаучысын сокландырган сəлəтле композитор, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев матур концерт бирде. «Мин сезне просто люблю» дигəн өч сəгатьлек тамашада ул җыр аша туганлык, гаилə мəсьəлəлəрен күтəрде

Əти-əнисенə, туганнарына, дусларына, кече ватанына булган мəхəббəте турында да матур эчтəлекле җырлар башкарды. Чын күңелдəн җырлавы, очып торган дəртле биюлəре, «чəнечкеле» шаярулары - барысы да урын-лы, килешүле иде. Концерт алдыннан, вакыты шактый тыгыз булуга карамастан, җырчы “Туган як” газетасы журналистлары белəн очрашып, берничə сорауга җавап кайтарды, истəлеккə фотога төште һəм газета укучыларга бəхет телəп, автографын бирде. «Татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадəтлəребезне, милли мəдəниятебезне саклау буенча нижгар өлкəсендə бердəнбер татар басмасы булган «Туган як» газетасы мөһим эш башкара», - диде Фирдүс. Без, үз чиратыбызда, аңа газетабызның берничə экземплярын һəм яңа 2019 елга махсус календарь бүлəк иттек.

  - Фирдүс, безнең нижгар җиренə беренче килүегез түгел дип белəбез...

  - Əйе, дистə ел сəхнəдə булу дəверендə нижгар җирлегендə байтак туйлар алып барырга туры килде. Моннан берничə ел элек Анды сабан туенда чыгыш ясадык, аннары Сафаҗай авылында матур концерт биргəн идек. Гомумəн, Түбəн Новгородның үзенə концерт белəн беренче тапкыр килүебез. Өлкə үзəгендə концерт бирү – авыл сəхнəсендə генə чыгыш ясау түгел инде ул. “Нижгарлылар авыр халык, концертларга йөрми”, - дип куркыту- чылар булса да, без бернигə дə карамый, “ни булганы булыр инде” дип, əзерлəнеп, унбиш кеше юлга чыктык. Концертның сыйфаты югары булуы минем өчен бик мөһим. Шуңа күрə бүген махсус экраннар, яктылык эффектлары, музыкаль аппаратуралар алып килдек, авырлыклары якынча биш тонна.

  - Безнең төбəк тамашачысы сезне ничек кабул итə?

  - Дөресен əйткəндə, безне бер генə өлкəдə дə, бер генə районда да, хəтта бер генə авылда да начар каршы алганнары юк. Концертларыма минем кебек яшисе килеп торган, актив тамашачы килə, алар безне ярата, җырларыбызга кушылып җырлый. Мəскəүдə концертлар биргəндə дə, тамашачыларның жиде дистə процентын нижгар татар-мишəрлəре тəшкил итə дип əйтер идем.  

- Миллəт бердəмлеге хакында Сез нинди фикердə?  

- Без мишəрлəр, бердəм халык. Бу аеруча Түбəн Новгород, Пенза, Мəскəү, Самара, Ульян якларында нык сизелə. Сергач мишəрлəренə тукталсак, аларны шук, туры сүзле, “пробивнойлар” дип əйтер идем. Бу якларда татар-мишəрлəрнең гореф-гадəтлəре, йолалары бүгенгəчə сакланып килə, шуңа да мин сезнең белəн мактана алам. Русчалаштырып сөйлəшəбез хəзер, инде чукынасы гына калды. Балалар да, яшьтəшлəрем дə хəзер татарча җырлар тыңламыйлар, яше-карты гаджетлардан башка яши алмый.     Телебезне, мəдəниятебезне, гореф-гадəтлəребезне саклап калу юлында “Туган як” газетасы редакциясе, сез, журналистлар, тагын бер кабат əйтəм – мөһим эш башкарасыз. Юкка гына эшлəнə торган эш түгел бу, чөнки тел проблемасы киң таралды бүген. Бу биредə генə түгел, безнең Татарстанда да шулай ук. Без, үз чиратыбызда, барлык концертларыбызда бу теманы күтəреп чыгарга тырышабыз. Тик аны ничек тə хəл итəр өчен, барлык Россия, Татарстан татарларына берлəшеп эшлəргə кирəк. Тел беттеме, миллəт бетте дигəн сүз.

  Румия ХАМЗИНА Туган як 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев