Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирүзә Сибгатуллина: “Язмышым турында җырлыйм”

1990 елларда халык арасында "Кичер димим", "Сандугач" һәм башка җырлары белән популярлык казанган җырчы Фирүзә Сибгатуллина ел саен тамашачыларга үзенең яңа программасын күрсәтә. Быелгысын ул "Җиде язмыш" дип атаган. Ни өчен? Бу сорауга җырчы түбәндәгечә җавап бирде:

- Үземнең язмышым турында күптәннән җырлыйсым килә иде инде. Бервакыт иҗатташ дустым, Тукай районында яшәүче шагыйрә Рәзинә Әхмәтгәрәевага үземнең тормышымны сөйләдем. Озак та үтмәде ул шигырь иҗат итте. Шигырьгә музыкант, күп җырлар авторы Альфред Якшембетов көй азды. Шулай итеп "Җиде язмыш" дигән бик матур җыр барлыкка килде. Аны тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр: "Син бит безнең язмышны җырлыйсың... Каян белдең", - диләр. "Алар белән телефоннан сөйләшеп, эчләребезне бушатабыз. Безнең кебек яшьләй әнидән ятим калган кешеләр күп икән", - диде ул.

Әнисеннән ятим калган җиде ятим арасында Фирүзә төпчеге була. Шуңадыр да инде ул моңлы бала була, җырларга ярата, сәхнәгә тартыла.

1990 елларда композитор Ганс Сәйфуллин, Марсель Иванов белән берлектә "Җыен" концертларын оештырып җибәрә. Шул концертларда Фирүзә кебек җырларга яратучылар тәүге тапкыр чыгыш ясап, эстрадага кереп киттеләр. Һәм сәхнә дигән сихри дөньяда үз урыннарын табарга тырышып, халкыбызга мәдәният хезмәте күрсәтәләр.

Чүпрәле районында туып үскән, күренекле җырчылар Габдулла Рәхимкулов, Илсур Сафиннарның якташы Фирүзә Сибгатуллина да үз йөзен булдырырга омтыла.

Күптән түгел аның репертуарында үзенчәлекле җыр барлыкка килде. "Кулларымда кош итәрмен" дигән җыр ул. «Аның тарихы болайрак. "Аксу" студиясендә композитор Җәүдәт Гыйльманов мишәрчә җыр тәкъдим итте. Аның сүзләрен Чаллыда яшәүче шагыйрь Рәис Гыймадиев язган. Мин бу җырны тыңлап карадым да, ошады. Хәзер аны үзебезенең як мишәрләре телендә җырлап йөрим. Тамашачылар сүзләрен аңлап бетермәсәләрдә, җыр тәмамланганнан соң, бик озак кул чабалар. Чөнки бу яңалык - мишәрчә беренче җыр", - ди әлеге җыр турында.

Фирүзә Сибгатуллинаның "Җиде язмыш" дип аталган яңа концерты 7 декабрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда була. Анда Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, виртуоз музыкант Ринат Вәлиев, музыкант һәм җырчы Сергей Тихонов катнаша. "Хөрмәтле тамашачылар, килегез, үкенмәссез! Концерт бик матур булачак", - ди Фирүзә Сибгатуллина.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев