Шəhри Чаллы

“Фән төне”нә рәхим итегез!

14 июнь көнне автокаланың КФУ каршындагы Инжиниринг үзәгендә "Фән төне" дип исемләнгән үзенчәлекле кичә узачак. Анда балаларны һәм аларның әти-әниләрен катнашырга чакыралар. Мондый үзенчәлекле чара шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелә.

Ике сәгать буена балалар төрле фәнни тәҗрибәләр ясарга, компьютердагы график программаларда открытка ясарга, арт-терапия алырга, компьютер уеннарында уйнарга чакыралар. Моннан тыш кичәдә танылган хоккейчы Данис Зарипов белән үләндә хоккей уйнау һәм "Кванториум" мәйданчыгын да карау мөмкинчелеге тудырылачак. Шулай ук ул көнне "Мәгълүмати кафе" һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. "Фән төне" кичке сәгать алтыда үз эшен башлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: