Фәннәр сайланды
Унберенче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын нинди фәннәрдән тапшырачаклары быел бер ай иртәрәк, 1 февральгә билгеле булды. 2016 елның чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри саналган математика һәм рус теленнән тыш җәмгыять белемен сайлаган. Шуңа күрә бу имтихан өчен аерым көн бирелә, аны башка фәннәр белән бер көнгә куймыйлар. Техник вузга керергә...
Унберенче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын нинди фәннәрдән тапшырачаклары быел бер ай иртәрәк, 1 февральгә билгеле булды.
2016 елның чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри саналган математика һәм рус теленнән тыш җәмгыять белемен сайлаган. Шуңа күрә бу имтихан өчен аерым көн бирелә, аны башка фәннәр белән бер көнгә куймыйлар. Техник вузга керергә теләүчеләргә физикадан имтихан тотарга кирәк. Бюджет урыннары да техник вузларда күбрәк була.
Чаллы укучыларының да күбесе җәмгыять белем сайлаган. Андыйлар - 869 кеше. тапшыра. Физиканы исә 551 укучы тапшырачак. Химиядән - 361,биологиядән 359 укучы сынау бирергәҗыена. Тарих, информатика фәннәрен сайлаучылар күп түгел, берсен - 248, икенчесен 177 кеше сайлаган.
Һәр елдагыча, география фәненнән имтихан тотучылар быел да бик аз - 17 кеше. Чөнки географиядән имтихан нәтиҗәсе геология факультетына керергә теләүчеләргә һәм булачак география укытучыларына гына кирәк.
Чит телләрдән имтихан тотарга теләүчеләр дә күп түгел: инглиз телен - 252кеше, француз телен - 9, немец телен нибары 5 кеше сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев