Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Forbes исемлегендә-Чаллы кызы

Исемлектә 30 яшькә кадәр булган бөтендөнья күләмендә иң өметле яшьләрне ачыклаганнар. Алар арасында дизайнер Диләрә Миңрахманова һәм дөнья чемпионы Алинә Заһитова да бар.

Әлеге исемлектә Русиядән нибары 30 кеше теркәлгән. Алар 10 категориягә бүленгән.
Алинә Заһитова укучыларның тавыш бирү юлы белән "Спорт" категориясендә дөньяда иң өметле яшьләр исемлегендә. Һәм бу аңлашыла да: ул фигуралы шуу буенча мөмкин булган барлык дәрәҗәләргә дә иреште.
Ә кем соң ул Диләрә Миңрахманова?
Яр Чаллыда туып-үскән туташ "Мода һәм Дизайн" категориясенә кертелгән, ул "Outlaw Moscow" стритвир-брендына нигез салган. Ул иҗат иткән "Outlaw" киемнәре чит илләрдә дә сатыла. Ә узган елда бу марка "Puma" спорт киемнәре гиганты партнеры булуга иреште, компания аның ике коллекциясен җитештерде.
"Күз өстендә каш" бу кызлар! Алар янында шундый ук егетләребез дә булсын иде!

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/yashlek/forbes-isemlegend-tatar-kyzlary/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев